Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбиттән Петр Семенов “Ел хәйриячесе-2014” бәйгесендә җиңү яулады

    25 мартта Казанда «2014 ел хәйриячесе» республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Бүләкләү тантанасы "Корстон" күңел ачу үзәгендә узды. Анда вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, Республиканың Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

    Республика лидеры 2007 елда «Ел хәйриячесе» республика конкурсын үткәрү инициативасын күтәреп чыкты. Әлеге конкурс ел саен үткәрелә, аның номинантлары - республиканың яисә үзләре яшәгән районның икътисади һәм сәяси яктан үсешенә саллы өлеш кертүчеләр. 2007 елдан башлап, 2014кә кадәр конкурста катнашучыларның социаль өлкәдәге проблемаларны хәл итү өчен керткән акчасы 22 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Алар катнашында 1500дән артык проект гамәлгә ашырылды. Республикада 250ләп хәйрия оешмасы һәм социаль юнәлештәге 450 берләшмә бар. Бәйгедә Иске Тәрбиттән Петр Семенов «Ел хәйриячесе-2014» дип танылды һәм диплом белән бүләкләнде.

    Безнең белешмә:

    Петр Семенов 1957 елда Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында туган. 1974 елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керү максаты белән Мәскәүгә китә. Ләкин ул елны укырга керергә өлгерми, армия хезмәтенә чакырылып, Севастопольдә хәрби корабльдә хезмәт итә. Аннан кайткач, Мәскәү шәһәренең эчке эшләр идарәсенә эшкә керә. Читтән торып юридик институт тәмамлаганнан соң, участок инспекторы, аннан - паспорт хезмәтендә, соңрак, яңадан үзгәртелгәннән соң, федераль миграция хезмәте идарәсенең паспорт-виза хезмәтендә бүлек начальнигы булып эшли. Эчке эшләр системасында 37 ел хезмәт иткәннән соң, 2012 елда лаеклы ялга чыга.

    Мәскәү -

    Иске Тәрбит

    Петр Семенов белән мин узган җәйдә Иске Тәрбиткә гыйбадәт йорты ачылу тантанасына баргач таныштым. Аны Мәскәүдән кайткан, шушы гыйбадәтханәне салдыручы кеше дип әйттеләр. Ул минем белән әллә кайчан белгән кешесе кебек сөйләште. Үзен бик гади тотып, һәрчак елмаеп-көлеп аралашучы Петр Иванович белән аннан соң да берничә мәртәбә очрашырга туры килде.

    Озак еллар читтә яшәсә дә, Петр Семенов туган авылы белән элемтәне өзми, ел саен кайтып йөри. 2000 елда туган нигезендә йорт төзергә керешә. Җиде ел эчендә ике катлы зур йорт тулысынча төзелеп бетә һәм, лаеклы ялга чыккач, Петр Семенов хатыны Тамара белән бирегә күченеп кайта. Авылга кергән җирдәрәк урнашкан бу йорт башкаларыннан нык аерылып тора. Йорт үзе дә, зәвык белән эшләнгән капка-коймалар да, ишегалдындагы каралты-куралар да үзгә төрле, заманча.

    Мондый зур йортларда яшәүчеләрнең күбесе бозау кадәрле эт асраса, Семеновлар моны кирәк дип тапмый..

    Һәрбер ир-егет бу җирдә йорт салырга, агач утыртырга, ир бала үстерергә тиеш, диләр. Петр Иванович санап киткән әлеге эшләрнең барын да эшләгән. Хатыны Тамара шушы авыл кызы. Бер авылда туып, бер мәктәптә укысалар да, ул чакта балалар күп булгач, бар-берсен алай якыннан белмәгәннәр. Петр Иванович чибәр Тамараны армиядән кайткач кына күреп ала. Бер ел чамасы очрашып йөргәч, өйләнешәләр һәм Мәскәүгә китеп баралар. Уллары һәм кызлары туа. Китапханәче белгечлеге алган Тамарага хөкүмәт эшендә булудан бигрәк, күбрәк балалар белән утырырга туры килә. Чөнки әтиләре иртәдән кичкә кадәр хезмәттә була. Инде хәзер ул чаклар күптән узган. Семеновларның улы Иван һәм кызлары Евгения, үзләре тормыш корып, мөстәкыйль яшиләр.

    Туган авыл - бер генә

    Туып-үскән авылын яратмаган кеше бармы икән?! Юктыр, мөгаен. Барыбыз да яратабыз. Тик ярату белән ярату арасында аерма шулкадәр зур. Җәйге ялларда, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрдә матур итеп киенеп, затлы машиналарда кайтып төшүчеләр дә, Петр Иванович кебек, авылны яшәтү, яшәртү өчен акчасын-вакытын, көчен кызганмаучылар да, бер караңгыдан икенче караңгыгача кырларда һәм фермаларда бил бөгүчеләр дә авылын ярата. Петр Иванович исә авылны яратуын эш белән раслый. Бирегә кайтып яши башлауга, иң беренче эш итеп, үзенең урамына таш юл сала. Аннан рәшәткә белән зиратны тота, буа будырып, анда балык җибәрә. Әлеге буа хәзер авыл халкының, кунакка кайтучыларның яраткан урыны. Болардан тыш, Петр Семенов Сабантуй һәм башка төрле күмәк чаралар үткәрүдә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Һәм инде, авылдашы Анфиса Семенова тәкъдиме буенча, авылда гыйбадәтханә төзергә карар кыла. Бу инициативаны авылдашлар да күтәреп ала һәм булдыра алганча ярдәм итәләр. Семеновларның туганы, шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә яшәүче Виталий Евграфов бик нык ярдәм итә.

    2014 елның җәендә гыйбадәт йорты ачылу Иске Тәрбит халкы өчен әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык зур вакыйга булды. Бу йорт авыл халкына олы бүләк. Тик ул әле соңгысы түгел, Иске Тәрбиттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына сугыш кырларында Ватан азатлыгы өчен көрәшкән батырлар истәлегенә һәйкәл салырга җыеналар. Петр Иванович һәйкәлнең эскизын Мәскәүдә ясатып кайткан. Бу эшкә шулай ук акчалата ярдәмне шушы авыл егетләре Юрий Степанов һәм Виталий Евграфов күрсәтә. Авыл халкы арасында шулай акчалата да, эш белән дә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр күп.

    Петр Семенов - үзе укып чыккан мәктәптә дә еш кунак. Ләкин ул үзе турында да, эшләгән эшләре турында да сөйләргә атлыгып тормый. Тик аны авылдашлар күрә, белә, бәяли.

    Башкалар да үрнәк алсын

    Петр Семенов бүләкләү тантанасыннан соң безнең үтенеч буенча редакциягә дә сугылып чыкты.

    -Тантана миңа бик ошады. Республика буенча төрле тармакта хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне бүләкләделәр. Мондый бәйгеләр киләчәктә дә үткәрелеп, хәйриячеләребезнең игелекле эшләрен янәшәбездәге хәлле кешеләр дә үрнәк итеп алсын иде. Бөтен дөньяны колачлап, бөтен акчаны эшләп бетереп булмый. Булганга шөкер итеп, кешенекенә кызыкмыйча, көнләшмичә, йөрәк кушканча яшәргә кирәк, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: