Качмануда Турминскийдагы яңа купельда су коендылар

Гадәттә качману (крещение) салкыннары белән дан тотса да, быел бу көнне җылы булды, җепшетте. Ләкин салкыннар качмануга бераз тоткарланган булып чыкты, синоптиклар инде бу атнадан суыклар вәгъдә итә. Әмма православ динен тотучылар өчен бу көн салкын булды ни дә, җылы булды ни: күбесе барыбер изгеләндерелгән суда коенып, җаннарын, тәннәрен сихәтләндерә.
Мөрәле авыл җирлегендә узган җыелыштан соң, кичке сәгать алтыларда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Турминскийга юл тоттык. Анда Качману уза бит. Су коену урынында халыкның күплеген күрсәгез иде сез! Изге чишмә янына җыелган бар халыкка котлауларын җиткерде район башлыгы.
Турминскийдагы Изге Троицк чиркәвендә 18 гыйнвар кичендә башланып киткән бәйрәм чаралары икенче көнне дә дәвам иткән. Николай атакай авыл мәктәбеннән ерак булмаган изгеләр чишмәсендәге суны изгеләндергәннән соң, махсус эшләнгән купельда су коена башлаганнар. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әйтүенчә, сап-сары бүрәнәдән салынган әлеге коену урыны 2014 елда Хуҗа Хәсән авыл җирлеге откан грант акчасына төзелгән. Турминскийда яшәүче балта остасы Алексей Королевка рәхмәтләрен әйттеләр.
- Бу купель чыннан да яхшы килеп чыккан. Анда иң мөһиме куркыныч түгел, суга төшү өчен махсус баскычлар да куелган, киемнәрне кую өчен дә урын бар. Башка елларны да коену җаен таба идем, хәзер ел саен киләчәкмен, - диде коенучыларның берсе Сергей.
- Монда кичә, бүген алты йөзләп кеше тәнен аруландырып чыкты инде. Күрәсез, әле дә халык өзелми, күпләр гаиләләре белән килә. Узган ел кеше алай күп җыелмаган иде. Яңа купель да үзләренә тарта аларны. Иң мөһиме - дингә ышану чын йөрәктән булсын, - диде Николай атакай.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?3200
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.29800
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.28600
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.30100
-
3 апрель 2021 - 07:52Хуҗан Хәсән авылының оста куллы кызлары Асыл җепләр белән чигү чигә кызлар.32200
-
2 апрель 2021 - 11:16Кайбыч сәхнәсендә- Түбән Кама артистлары Кайбыч сәхнәсендә – Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары.14200
-
1 апрель 2021 - 11:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.50200
-
1 апрель 2021 - 09:50Чүтидән Щукиннар гаиләсе Казанда фермерлар өчен уздырылган тантанада катнашты Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуга утыз ел тулды.29700
-
1 апрель 2021 - 09:43“Кайбыч таңнары”на ташламалы бәядән язылабыз! "Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 5-15 апрель көннәрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе – 712 сум 62 тиен.9300
-
31 март 2021 - 15:49”Никах” китабы Кайбычта сатыла ”Никах”- “Казан утлары” сериясендә “ТАТМЕДИА” ярдәме белән чыккан өченче китап.22300
-
31 март 2021 - 09:25Яшь каратэчылар Чаллы шәһәрендә чыгыш ясады “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Владислав Васильев җитәкчелегендә эшләп килүче каратэ секциясенә егермеләп бала йөри.16400
-
29 март 2021 - 11:20Кайбычлылар, хәрби хезмәт буенча сорауларыгыз бармы? Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачыла.16700
-
27 март 2021 - 15:58Кайбычта туган як тарихын өйрәнүчеләр Уфага барды Без кемнәр? Тамырларыбызда кайсы кавем-ыру каны ага?28200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
6 апрель 2021 - 09:42Кайбычта санитар- экологик икеайлыкка старт бирелдеБар җиһанны ап-ак карга төргән салкын кышлар да узып китте.14000
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика