Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Каравон” бәйрәмендә Индия кунагы Кайбыч имәнлекләрен карарга кайтырга вәгъдә бирде

    Татарның Сабантуе, керәшен татарларының Питрауы, русларның "Каравон" бәйрәмендә уртаклыклар күп. Узган ел Мамадышка Питрау бәйрәменә, быел Лаешның Рус Никольское авылына "Каравон"га баргач, әнә шундый фикргә килдем. Өчесе дә ерак гасырларга барып тоташучы, халыкның гореф-гадәтләрен үз эченә алучы бәйрәм. Борынгы әби-бабайларыбызның яшәү рәвеше ачык чагыла анда, күңел түренннән ургылып чыккан җырлары,...

    Рус фольклорының традицион бәйрәме" Каравон" быел егерме беренче тапкыр үткәрелсә дә, безнекеләрнең анда әле икенче генә тапкыр катнашуы. Бәли авылының "Ра­дуга" фольклор ансамбле белән бы­ел да иртә­дән юлга чыктык. Рус Никольскоена барып җиткәнче автобуста җырлар тынып тормады. Әле "Ой мороз, мороз", "Вишня", "Малиновка", әле "Виновата ли я" яңгырый. Барысы да без белгән, кечкенәдән ишетеп үскән, үзебез дә җырлаган җырлар. Ансамбль җитәкчесе Наталия Развалова әйтеп узганча, авылда башта ун еллап элек "Вдовушки" ансамбле оештырганнар, анда йөрүче әбиләр картайгач, ансамбльне яшәрт­кәннәр, исемен дә алыштырганнар. Анда хәзер ур­та яшьтәгеләр дә, пенсионерлар да бар. Ираида Козлова, мәсә­лән, Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесенең, ә Валентина Төхвә­туллина авыл җирлегенең бухгалтеры, Валентина Полякова - ветераннар Советы рәисе, Татьяна Фәттахова - хуҗабикә, Любовь Клишева лаеклы ялда, Фәния Гаянова - җыештыручы, Светлана Маркова - пешекче. Төр­ле һөнәр ияләре булсалар да, аларны рус халык җырларына, сәнгатькә мә­хәббәт берләштерә. Югыйсә, эш сә­гатьләрен­нән соң репетицияләргә йөреп, әледән-әле район сәхнәсендә, милли бәй­рәм­нәрдә чыгыш ясап йө­рерләр иде мени алар?! Җитмәсә, клублары да юк. Быел Пре­зидентыбызның "Авыл клублары" программасы нигезендә тө­зе­лүче мәдәният йортының тизрәк өлгерүен тү­земсезлек белән көтә алар. "Каравон"га дүрт җыр сайлаганнар, ирләр тавышы да кирәк булгач, район мәдәният йорты хезмәткәре Муса Хисаметдиновка тукталганнар.

    Халык җаны җырдан яратылган

    Рус Никольское авылы чиркәве янындагы зур мәйданда узды бәйрәм. Анда керә-керешкә ике яклап сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Матрешкалар, кәрҗиннәр, төрле бизәк­ләр төшерелгән куна такталар, сыбызгылар, агач кашыклар сатучы абыйдан бу матурлыкны кем­нәр тудыруы турында сорыйм.

    - Суздаль осталары, - дип җавап бирде ул. - Ел саен киләбез бу бәй­рәм­гә. Татарстандагы "Каравон"нан алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел.

    Аның янәшәсендә элмәк белән бәйләнгән эскәтер, ашъяулыклар, җәйге береткалар, икенчесендә агач урындыклар, картиналар, бераз баргач, бал, беләзек, алка кебек бизәнү әйберләре саталар. Бәяләрне арзан дип әйтмәс идем. Хәер, бу аңлашыла да, барысы да кулдан ясалган, эксклюзив бит, ягъни, бер-берсен кабатламый. Озак та үтмәде, фольклор ансамбльләрне бергә тезеп бастырдылар. Ә алар шулкадәр күп, анда, Татарстанны да кертеп, Россиянең җиде төбәгеннән 150ләп коллектив килгән иде. Әйтерсең лә, салават күпере: барысы да күз явын алырдай матур милли киемнәрдән. Бәй­рәмдә катнашучы 12 мең­нән артык халыкны республика Президенты Рөс­тәм Миңнеханов котлады:

    - "Каравон"ның асылы - милли мәдәният, тарихны саклап калуда. Мондый бәйрәмнәр рус, татар, чуваш һәм башка халыкларның милли үзенчәлеген ачык күрсәтә һәм шуңа да без аларны оештыруда ярдәм итәргә тиеш. Күрә­сезме, монда күпме кеше җыелган, аларның барысы да бирегә, ерак араларны якын итеп, үзе кил­гән. Димәк, халкыбызга мондый бәйрәмнәр бик кирәк.

    Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сә­лам­ләү чыгышында:

    - Бу фольклор фестивале мәдәни брэндка әй­ләнде, ул чикләрне ки­ңәйтә, дуслыкны ныгыта, - диде.

    Тәбрикләүләрдән соң концерт башланды. Безнең "Радуга" кызларын да яраттылар, алар диплом һәм бүләккә лаек булды.

    Газета логотибы төшерелгән ручка Индиягә китте

    Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина Зур Урсак авылы килене булып чыкты. Кайбыч башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән Казанда җыелышларда еш очрашкач, әллә каян күреп алды. Шулкадәр зур чара вакытында бер минут та буш вакыты булмаса да, барыбер җай тапты аралашырга. Кадерле якташлары итеп, безне мәк­тәптә Татарстан Халыклар дуслыгы йортыннан килүчеләр өчен әзерлән­гән кунак бүлмәсенә җи­бәрде. Шунда таныштык та инде без Татарстан белән Индия арасындагы багланышларны үстерү үзәге директоры Иштиак Әхмәт Гилькар белән. Озатучылары - Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлирам Абдрахманова, Лаеш районы вәкилләре. Бик җанлы әңгәмә килеп чыкты алар белән. "Без кечкенә чакта Индия кинолары карап, егетләренә гашыйк була идек",- дигәч, Иштиак әфәнде: "Ә безгә рус кызлары ошый иде, хатыным да рус милләтеннән", - дип елмаеп җавап бирде. Рус телендә яхшы сөйләшә икән. Киевта укуы, 16 ел инде Казанда яшәве, баштагы елларны кышкы салкыннарга ия­ләшә алмавы, бертуган апасының Мәс­кәүдә укып, хәзер үз илендә врач булып эшләве турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Татарстанның 16 районында булганы бар. Максаты - ту­ризм­ны үстерү, шул районнарга туристларны җә­леп итү икән. Кайбыч турында беренче генә тапкыр ишетүе. "Ул кай ягы бе­лән үзенчәлекле соң?", - дигәч, мин аңа халыкара дәрәҗәдәге "Кайбыч имәнлекләре" проекты, йөзь­яшәр имәннәребез, Петр патша вакытында ул имәннәрне кораблар төзү өчен файдаланулары турында сөй­ләдем. Кайбыч бик кызыксындырды аны, бер килеп чы­гарга вәгъдә бирде. Район сайты турында сорагач, мин аңа "Кайбыч таңнары"газетасының сайты язылган ручка бү­ләк иттем. Район белән таныша торсын. Матур эшләребез күп бит безнең.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: