Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч басуларында эш кайный

    Районыбыз басуларында игенчеләр мул итеп үстерелгән уңышны җыеп алуда зур тырышлык куеп эшли.

    Кырларда эшнең торышы белән танышу максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Юрий Осипов хуҗалыкларда булдылар.
    - Район буенча бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар 26 мең 600 гектар мәйданны били. 4 августка шуларның 5380 гектарында уңышы җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 20,2 проценты дигән сүз. Урак башыннан барлыгы 18 мең 200 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 33,8 центнер уңыш чыга. Көзге бодайның әлегә 3250 гектарыннан 12 мең 400 тонна ашлык суктырып алынды. Уңдырышлылыгы 38,3 центнер тәшкил итә. Арышның 150 гектарыннан 500 тоннага якын бөртек җыеп алынды, уңдырышлылык 32 центнерга туры килә. Арпа, борчак культураларын урып- җыю дәвам итә, - диде Радик Мәҗитович.
    Иген басуларын карауны “Дубрава” агрофирмасының Кошман бүлекчәсеннән башладылар. Биредә өч комбайн арпа суктыра. Мөрәле авылы янындагы кырда җиде комбайн көзге бодай ура. Агрофирма директоры Александр Тутаев әйтүенчә, бу кырда һәр гектардан 42 центнер уңыш чыга.
    Юлыбыз Колаңгы ашлык кабул итү пунктына таба юнәлде. Биредә безне директор Рәис Газизов каршы алды. Альберт Илгизәрович монда хуҗалыклардан китерелгән игеннең сыйфаты белән кызыксынды. Лаборатория эшчәнлеге белән аның мөдире Наҗия Сибгатуллина таныштырды.
    - Без хуҗалыклардан килгән ашлыкның дымлылыгын, чүплелеген, җилемсәлелеген тикшереп, бөртекнең классын билгелибез. Урып-җыю башланганнан бирле әлегә без кабул иткән ашлык 4- 5нче класска туры килә. Соңгы вакытта яуган яңгырлардан соң ашлык дымлырак килә, - диде ул.
    Рәис Газизов әйтүенчә, соңгы вакытта көненә 800 тонна, көннәр коры торганда 1 мең тоннага кадәр ашлык кабул иткәннәр. Кабул ителгән ашлык киптерү агрегатлары аша үткәрелеп чистартыла. Хәзерге вакытка 5500 тонна ашлык кабул иткәннәр инде.
    “Туган як – Агро” хуҗалыгы кырында яңа кайткан “Нова” комбайнында Илсур Вәлиев, “Акрос” комбайнында Фәнис Бикбов арпа суктыра иде. Алар суккан ашлыкны “КамАЗ” автомобилендә Фәһим Халиков, “МТЗ-82” тракторында Рамил Каюмов ындыр табагына ташый. Хуҗалык агрономы Финар Насыйров әйтүенчә, арпа барлыгы 166 гектарда игелгән, бу кырда һәр гектардан 30 центнер уңыш чыга.
    “Алтын кырлар” аргофирмасының Надеждино янындагы көзге бодай кырында директор Ринат Мотыйгуллин каршы алды. Аның сүзләренә караганда, биредә 10 комбайн эшли, “КамАЗ”лар комбайннардан игенне ташып өлгертеп торалар. Шушы көннәрдә борчакның уңышын җыюны төгәлләгәннәр.
    Күргәнебезчә, кайбер хуҗалыкларда эш комплекслы оештырылган. Комбайннар артыннан ук саламын рулонга төрәләр, саламнан арынган басуларны сөрә баралар.
    - Быел барлык хуҗалыкларда да көзге культуралар мул уңыш бирә. Хәзер игеннәрнең язмышы комбайнчыларга бәйле. Аларның кайберләре гектар артыннан куып, сыйфатлы эш турында оныта. Бу билгеле, шактый чыгымнар, тир түгеп үстерелгән икмәкне югалтуларга китерә. Күбесе үз эшен сыйфатлы башкара. Шундый намуслы механизаторлар күбрәк булсын иде, - диде район башлыгы бүгенге сәяхәткә йомгак ясап.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: