Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч флагы Европаның иң биек ноктасы-Эльбрус тавында!

    Иске Чәчкаб авылында яшәүче Дамир Хәйретдинов Европаның иң югары ноктасы – 5642 метр биеклектәге Эльбрус тавына менгән.

    Ул анда Кайбыч районының флагын кадап куйган. Балачак хыялын Җиңү көнендә – 9 Майда тормышка ашырса да, ул бу хакта сөйләп йөрмәде. Без дә аның әлеге адымы турында социаль челтәр аша гына белдек һәм шунда ук аның белән элемтәгә кердек.  


    – Дамир Илфатович, Эльбрус тавына менү турында уй кайчан башыгызга килде? Шулкадәр биек тауга менәргә ничек батырчылык иттегез?  
    – Беләсезме, бу уй миңа мәктәптә укыган чакта ук килгән иде инде. География дәресендә таулар темасын үткәндә , дөньядагы иң биек тау башына менәсе иде дип хыялландым. Без бит авыл малайлары, кечкенәдән чыныгу алып, эшләп үскән. Спорт белән дус идем, футбол, хоккей уйнарга, йөгерергә, чаңгыда йөрергә ярата идем. Мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзән шәһәрендә ДОСААФта автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштердем. Аннан кайткач, “Правда” колхозында, ә инде Кайбыч район булып оешкач, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсендә шофер булып эшләдем. Казан шәһәренә китеп, юллар төзү- ремонтлау оешмасында шофер, тракторчы булдым. Бераздан КамАЗ машинасы сатып алып, үзем өчен эшли башладым. Еллар үтсә дә, балачак хыялым тынгы бирмәде. Эльбрус тавына менәсем килү теләгем арта гына барды. Таулар, альпинистлар турында киноларны яратып карыйм. “Скалолаз” фильмы да шул турыда, аны берничә тапкыр карадым. Интернеттан бик күп мәгълүмат табып укыдым, инстаграмнан бу юнәлеш белән кызыксынучы фикердәшләр таптым. Алар белән даими элемтәдә тордым. Берсендә  шулай инстаграмда язышканда очрашырга, бергәләп кофе эчәргә сүз куештык. Ләкин кайда очрашырга? Без бит Россиянең төрле шәһәрләрендә яшибез. Шунда арадан берсе шаяртып: “Кофены Эльбрус тавында эчәрбез”, диде. Менә шул сөйләшү ерак юлга чыгарга этәргеч булды да инде. Бу сәяхәткә бер ел әзерләндек. Спорт белән даими шөгыльләнә башладым, ихтыяр көчемне ныгыттым. Чөнки физик әзерлексез  мондый биек тауга менеп булмый.
    – Төркемегездә ничә кеше идегез? Тауга нинди максат белән мендегез?
    – Сөйләшә, языша торгач, 9 Май көнендә Эльбрус тавы түбәсендә булырга тиешбез, дигән максат куйдык. Сәяхәтебезне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, сугышта катнашкан бабаларыбызның якты рухына, безгә Җиңү алып кайткан ветераннарга багышладык. Ялгызың гына биек тауга менү бик куркыныч. Тауга дүрт кеше мендек. Эльбрус тавы буенча гид Михаил, Мәскәү шәһәрендә яшәүче теш табибы Максим, Волгоград шәһәреннән җиңел атлетика белән шөгыльләнүче спортчы кыз Рамилә һәм мин. Әлеге сәяхәттә милләтләр дуслыгы ачык күренде.
    – Бу сәфәр  өчен  рөхсәт кирәкме?
    – Әйе, кирәк. Алдан сөйләшенгәнчә,без Волгоград шәһәрендә очраштык һәм Роспотребсоюздан белешеп, рөхсәт алдык. Волгоградтан Кисловодск шәһәренә юл тоттык. Анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлегенә 1 майдан 9 майга кадәр тауга менү ниятебез булуы турында гариза яздык. Чөнки тауда һава шартлары еш алышына, берәр хәл булса, МЧСта безнең тауда икәнлекне беләләр, коткарачаклар.
    –  Тауга биегрәк менгән саен атмосфера басымы арта. Сез моңа ничек күнектегез?
    – Әйе, шулай. Шуңа да көн дәвамында ничә чакрым менсәң, төн кунарга биш йөз метр аскарак төшәсең. Бу организмны яңа шартларга күнектерү өчен кирәк. Гадәттә, Эльбрус тавына көньяк тау битеннән менәләр. Коронавирус авыруы сәбәпле, анда сак куелган, берәүне дә тауга җибәрмиләр. Шуңа күрә без төньяк тау битеннән менәргә мәҗбүр булдык. Анда сукмак-лар да, аны саклаучы да юк. Кар да күбрәк, чөнки җил аны көньяктан куып китерә. Берничә көнлек юлга кузгалгач, үзеңә кирәк-яракны да алып менәсең. Безнең һәрберебездә 20шәр килограммлы йөк иде. Тауга менгәндә, ул йөкне икегә бүлеп, башта бер өлешен билгеле биеклеккә менгереп куясың, аннан соң икенчесе артыннан аска төшәсең. Бу кадәр йөкне берьюлы алып менеп булмый. Тауга югарырак менгән саен, температура төшә бара. Без юлга кузгалган көнне тау астында 22 градус җылы булса, тау түбәсендә 35 градус салкын иде. Шуңа күрә  үзебез белән дүртәр җылы куртка алдык. Өскә менгән саен, куртка өстеннән икенчесен киябез. Менгән саен тын алуы да авырая, кислород җитмәве үзен сиздерә. Тауга ашыгып менәргә ярамый, кислород җитмәүдән кеше аңын югалтырга мөмкин. Һава шартлары да еш үзгәрә, көннең беренче яртысында тыныч булса, кичкә таба буран чыгарга мөмкин.
    – Чыннан да, ихтыяр көче дә, түземлек тә бик кирәк икән.
    – Хыялыңны тормышка ашыру өчен түзәргә кирәк, билгеле. Берничә көн авыр юл үткәч, Михаил да миннән сорап куйды: “Син үзеңне спортчы түгел, гади шофер гына дисең, бу кадәр нагрузкага ничек түзәсең?” Мин әйтәм, без бит авыл малае,  бала чактан чыныгып үскән. Өйләргә газ кергәнче, утын хәзерләп, аны кисеп, яруыбыз, су ташуыбыз, печән чабуыбыз, аны ташуыбыз турында сөйләгәннәремне бик кызыксынып тыңлыйлар иде.
    – Эльбрус тавына менеп җиткән көнне  шатлыгыгыз зур булгандыр инде.
    – Әлбәттә! Соңгы көн алдыннан безгә һава шартлары бозылуын хәбәр иттеләр. Шуңа да икенче көнне көндезге сәгать 12ләргә тау башында булырга кирәк дигән фикергә килдек.Тауны штурмлау өчен төнге сәгать бердә юлга кузгалдык. Көч хәл белән көндезге сәгать икеләргә тау башына менеп җиттек. Дөресен әйтәм, физик яктан авыр булды. Күтәрелгән саен, тау авыруы көчәя барды. Тау башына менеп җиткәч, хәлсезлектән бернәрсә дә тоймадым. Шулкадәр арыган идем. Бераз хәл кергәч кенә 5642 метр биеклектән ачылган илаһи матурлыкны, ап-ак дөньяны күрдем. Кайбыч районы флагын куенымнан алып, зур горурлык белән тау башына кадап куйдым. Максатыма ирештем, булдырдым, дигән уй миңа  яңа көч өстәде. Алдан уйлаганча, дүртәү бергә кофе эчтек.
    – Кайбыч флагы тау башында калдымы?


    – Юк, мин аны кире алып төштем. Флагны Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис абый Сафиннан алган идем. Шунысын да әйтергә кирәк, тау башына менгәндә дә, төшкәндә дә бернинди чүп-чар әсәре күрмәдем. Оештыручылар безне дә, үзегездән соң чүп калдырырга ярамый, дип  алдан кисәтеп куйган иде. Иң гаҗәпләндергәне шул булды, тау башына менеп җиткәндәрәк, штанга күреп алдык.  Аны кем, нинди максат белән алып менгән, белмәдек, сер булып калды.
    – Таудан төшүе   җиңелрәк булгандыр инде?
    –Юк, бу фикерегез белән килешмәс идем. Чөнки таудагы бозларда берәр метр киңлектәге тирән ярыклар хасил булган. Кар шул чокырларны күмеп китә. Вакытында күреп калмасаң, чокырда һәлак булуың да бар. Шуңа күрә, төшкәндә, ара калдырып, бер-беребезне ныклы бау белән бәйләдек. Тау текә булганлыктан, бер ычкынып китсәң, туктап булмый. Тиз төшеп, үпкәгә күпләп кергән кислородтан аңыңны да җуярга мөмкин. Шуңа без ашыкмыйча, организмны күнектереп кенә төштек. Саклык чаралары күрмәсәң, сәфәр аяныч тәмамланырга да мөмкин. Бу трассада узган ел дүрт поляк һәлак булган. Тау итәгенә төшеп җиткәч, кочаклашып, бер-беребезне котладык. Кавказдагы гына түгел, Европадагы иң биек тауга менгән өчен безгә сертификатлар да бирделәр.  Михаилның цифрлы камерасындагы барлык фотолар, видеоларның юкка чыгуы гына үкенечле булды. Мин үземдә кәрәзле телефонга төшергән фотолар, видеолар гына сакланган. Аска төшкәч, нарзанлы күлдә рәхәтләнеп коендык. Әлеге сәяхәттән алган кичерешләр әйтеп-бетергесез. Хыялларның тормышка ашуы үзебездән тора. Алдыгызга максат куйгансыз икән, аны үтәү өчен барысын да эшләргә тырышыгыз.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: