Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч механизаторлары яшел уракка төшәргә әзер

    Кайбычның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үсемлекчелек тармагы белән терлекчелек тармагының аерылгысыз булуын аңлап эшлиләр.

    Механизаторлар җәй айларында күпьеллык, берьеллык печән чабып, көзен силос, сенаж салып, малларга терлек азыгы әзерлиләр. Азык күп булганда гына сыерлар сөтне мул бирә, терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеш күрсәткече арта, ит җитештерү күрсәткече дә югары була. Азык кышлату чорына җитәрлек булсын өчен азык запасының мул булуы мөһим. Механизаторлар сынатмасы анысы, терлек азыгы урып- җыю техникасы гына сәгать кебек туктаусыз эшләсен. Шуңа да аларның яшел уракка әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы дәрәҗәсендә бәя бирелә. Министрлык боерыгы белән махсус төзелгән комиссия бүген район хуҗалыкларындагы терлек азыгы хәзерләү эшендә катнашачак техниканың ни дәрәҗәдә әзерлеген тикшерде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров рәислегендәге комиссия үз эшен “Туган як - Агро” җәмгыятеннән башлады һәм “Дубрава”, “Алтын кырлар”, “Гөбенә” агрофирмаларында, “Подберезье” хуҗалыгында дәвам итте. Алар техниканың яшел уракка әзерлеген, сенаж базларының төзеклеген, уҗым культураларының торышын карады. Алар Турминскийда терлекчелек белән шөгыльләнүче фермер Андрей Ермолаев фермасында да булды. Ул быел «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү бәйгесендә грант та отты. Комиссия Чүти авылындагы фермер Рафаил Щукин эшчәнлеге белән дә танышты.
    Марсель Таһиров Кайбычта яшел уракка төшәргә әзер булуларын әйтте, киңәшләрен бирде.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин “Гөбенә” агрофирмасында комиссия әгъзалары, механизаторлар белән әңгәмә корды.
    - Терлек азыгы хәзерләү – авыл хуҗалыгында иң җаваплы чорларның берсе. Чөнки кышлату чорында мул продукция җитештерү өчен ныклы азык базасына нигез хәзер салына. Шуңа күрә хәзерге вакытта җиң сызганып эшләргә кирәк була, - диде Альберт Илгизәрович механизаторларга мөрәҗәгать итеп.
    Барлык хуҗалыкларда техниканың әзерлеген карап чыкканнан соң, комиссия түбәндәге нәтиҗәгә килде: 90 мөмкинлектән 88 балл туплап, “Алтын кырлар” агрофирмасы беренче урынны яулады. 87 шәр балл туплаган “Гөбенә” һәм “Дубрава” агрофирмалары икенче урында. “Подберезье” (76 балл) хуҗалыгына өченче урын бирелде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: