Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилей уңаеннан фикерләрен җиткерде
Кайбычның 30 еллык юбилеена да килеп җиттек.
Район тарихында мәгълүм бер чор тәмамлана һәм яңасы башлана. Үткәннәргә йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә яңа үрләр билгелибез.Кайбыч районына яңадан мөстәкыйльлек бирү турындагы фәрман бик урынлы булган. Чөнки ул чактагы авырлыклар халыкның үзәгенә үткән. Бүгенге 30 яшьлек Кайбыч ул инде бөтен инфра-структурасы булган һәм үзенә тартып торучы төзек район. Элеккеге белән бүгенгене чагыштырсаң, җир белән күк аермасы. Район үзәге Олы Кайбыч гап-гади авылдан матур җирлеккә әйләнде. Төбәгебезнең ныклап аяк басуы кай-бычлыларның берничә буыны күз алдында булды. Төрле милләт вәкилләре дус-тату яшәүче район халкы, тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, үз тради-цияләрен, телен, мәдәниятен саклап гомер кичерә.
30 елда барлык
авыллар да сакланды
Авыл хуҗалыгы – безнең яшәү рәвеше. Промышленностьны үстерү өлкәсендә башкарасы эшләребез күп әле. Төп максатыбыз – халыкның яшәү шартларын яхшырту, эш урыннары булдыру. М-12 трассасының Кайбычтан узуы да игъти-барга лаек. Безнең Казан янындагы район булуыбыз, күршедәге Югары Осландагы кебек, киләчәктә инвесторларны кызыктырачак әле. Халык та бу якка тартылыр, дип ышанып калам. Иң мөһиме – безнең хезмәт сөючән, үз сүзендә нык торучы, авырлыклар алдында каушап калмаучы халкыбыз бар.
Кайбычның икътисади, мәдәни, рухи тормышын тотып торучы авыл җирлек-ләре үсештә. Район оешкан елны 57 авыл булса, бүгенге көнгә кадәр без алар-ның барысын да саклап калдык. Юлсыз идек, юллы булдык. Авыл халкы ты-рышып эшли. Кайбычның 30 еллык юбилеен да күтәренке кәеф белән каршы-лыйлар.
Матур эшләребез бар
Авылларның йөзен үзгәртүдә республика һәм федераль программаларның, үзара салымның ярдәме зур. Бу программалар нигезендә яңа йортлар, мәга-риф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт объектлары төзелде, капиталь төзекләндерелде. 36 клубтан тагын алтысын гына яңартасы калды. Район үзәгенә парклар ямь биреп тора. Боз мәйданы янындагы сазлыклы җирне нин-ди матур ял итү урынына әйләндердек. Хыялларны тормышка ашырырга ТР Президентының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы ярдәм итте. Уңышлы проект булып чыкты ул. Кайбыч кебек кечкенә районга ел саен 500-600 миллион сум инвестиция кертелүе мактауга лаек. Мин эшли башлаган бе-ренче елларда бу сан миллиардка кадәр җитә иде әле.
Бар теләгем: яшьләр авылдан китмәсен иде
Мине иң борчыганы – демография. Үлем очраклары күбрәк, туу күрсәткече азрак. Уңайлыклар тудырылуга да карамастан, яшьләрнең авылда каласы килми. Бу безнең районга гына түгел, бөтен иленә хас проблема. Авыллар югалса, гореф-гадәтләр, милләт, тел юкка чыга. Безнең күршедә генә Чуваш-станның меңәр йортлы, җиде меңгә якын халкы булган Шыгырдан кебек авыллар бар. Анда яшәүчеләр Казанга да, Чабаксарга да китәргә атлыгып тор-мый, авылда кала. Бу як халкының менталитеты, уй-фикерләре башка, кенде-кләре белән туган җирләренә береккәннәр. Үз бизнеслары бар, абзар туты-рып терлек асрыйлар, андагыларга җир җитми. Бездә дә бар андый уңганнар. Әмма авыл халкының активлыгын арттыру юнәлешендә башкарсы эшләребез байтак әле. Олы Кайбычка Кече Кайбычтан керү ягын, үзәк урамны матурлый-сы бар. Шифер түбәле, хуҗасыз иске йортлардан арынасы иде.
Бүләкләргә бай юбилей
Бу юбилей – район күләмендәге зур чара, тарихка кереп калачак. Кайбыч-ның юбилеена әзерлек ел башыннан ук башланып китте. Оештыру комитеты да төзедек, аның утырышларында эш планын билгеләдек. Кайбыч үсешенә саллы өлеш кертүчеләрне бүләкләү өчен медальләр әзерләдек. Мөмкин булса, мин ул медальләрне бар кешегә дә бирер идем. Кайбычның мактаулы кешеләренең дә санын арттырасы иде. Казаннан журналист Альберт Шакиров районыбыз турында фильм әзерләде. Кайбычның туган көне уңаеннан авылларда узачак тантанада аны бар халыкка күрсәтәчәкләр. Фильм татар һәм рус телләрендә төшерелде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында рай-он туган көненә багышланган чаралар инде күптәннән башланып китте. Алар ел буена дәвам итәчәк.
Районыбыз тарихы китап булып чыга
Юбилей кысаларында тарихны барлау буенча да күләмле чаралар план-лаштырылды. Галимнәр катнашында фәнни-гамәли конференция үткәрү көтелә. Төрле җыелышларда, Хуҗа Хәсәндә Тау ягы керәшеннәре музеен ач-канда да галимнәрдән, Тау ягы тиешенчә өйрәнелмәгән ул, дигән фикерне еш ишетергә туры килде. Кайбычта республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрү уе да әнә шул җирлектә туды да инде. Безнең моңа мөмкинлегебез бар. Кайбыч турында саллы гына китап чыгару күздә тотыла. Һәр гаилә, һәр мил-ләт үзенең тарихын, шәҗәрәсен яхшы белергә тиеш. Кайбыч оешкач, Галия Кайбицкая исемендәге музей ачылган да, эш шуның белән туктап калган. Безгә Кайбыч, аның авылларының тарихын, төрле милләт кешеләренең тормыш-көнкүрешен, халкыбызның яшәү рәвешен чагылдырган, тирән эзле шәхесләрен, хезмәт кеше¬ләрен күрсәткән музей җитми иде. Кайбыч ягы музее шул максатта ачылды. Тарихи бинада урнашкан музейны Татарстан Президен-ты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачтык. Анда архив мәгълүматларына ни-гезләнгән документлар бик күп. Авыллар тарихы буенча калын китап чыга-рырлык байлыгыбыз бар. Бу китап тиздән дөнья күрәчәк. Ул район халкына, читтә яшәүче якташларга менә дигән бүләк булачак.
Мөстәкыйльлекнең өстенлеге күп
Кайбыч районы оешкан елда без әле 15 яшьлек үсмерләр генә. “Кайбыч кайткан, Кайбыч!” – диләр. Халык шатлана, бу сөенеч әти-әниләр белән бергә өйгә дә ияреп кайта. Ничек кайткан? Без әле тулысынча аңлап та бетерә ал-мыйбыз. Әмма районның Апастан аерылып чыгып, мөстәкыйль булып яши башлавының өстенлеген без, укучылар, үз мисалыбызда бик тиз сизеп алдык. Моның бик яхшы күренеш булуын аңладык. Авылда урта мәктәп юк иде. Тугызынчы классны тәмамлагач, ССПТУга керергә җыендым. Аның директоры Азат Җиһаншин безне үзенә чакыра, тракторчы, шофер булырга права аласыз, яз көне колхозда чәчүдә, җәен кырда эшлисез, әле сентябрьдә дә укулар бул-мый, эшләтәләр, ди. Җәйге каникуллар башланганчы ук, 15 майларда зоотех-никка, ферма мөдиренә, атлар көтәм, дип әйтеп куйган авыл малайлары өчен кызыктырырлык инде бу. Без, берничә дус малай, ел саен шулай я ат, я бозау көтүе көтә идек. Җәйге каникулда ял итеп ятканыбыз булмады. Ул вакытта тәрбия, яшәү рәвеше шундый булгандыр инде. Безнең авылны да үз эченә ал-ган Ильич исемендәге колхоз рәисе Фиргать Фәтхуллин киләчәккә карап фикер йөртүче бик көчле җитәкче иде. Алар үзләре Ябалак авылында яшәде. Кызы Ландыш безнең авылга йөреп укыды. Аннан безгә күчеп килделәр. Фәргать абый тырышлыгы белән авылыбызда унберьеллык мәктәп ачтылар. Без дә ССПТУга китмәдек. “Менә район кайтуның файдасы, Апаста булсак, бездә бу мәктәп мәңге ачылмас иде”, – дип сөйләшүләре дә колакка кереп калган. Менә шул вакытта инде без мөстәкыйльлекнең күп эшләргә юл ачарга мөмкинлек бирүен аңладык. Авылда хәл итәсе проблемалар күп, юлы, суы да юк ди-гәндәй. Дөресен әйтәм, безнең якка игътибар җитәрлек булмады. Колхоз ае-рылып тормый, җирләре дә уңдырышлы түгел. Гомер буе механизатор булып эшләгән әтием: "Улым, бездә гектарыннан 12-13 центнер гына уңыш алып бу-ла", дип әйтә иде. Борындык кырларында 25-30 центнерга кадәр уңыш алалар иде. Хәзер безнең яклар да матурланды.
Кайбыч озын гомерле район булсын, туган җиребездә матур яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев