Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошманда балалар бакчасы төзелеше белән танышты

Кошман авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлавы турында хәбәр иткән идек инде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, инфраструктура бүлеге начальнигы Булат Сәлахов белән берлектә, төзелеш барышы белән танышты. Аларны Кошманда мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин һәм төзелеш эшләрен башкаручы «Стройсервис» җәмгыяте директоры Рәфыйк Миңгалиев каршы алды. 


Балалар бакчасы “Мәгариф үсеше” федераль программасы ярдәмендә сафка баса. Моның өчен акчаның бер өлеше Татарстан Республикасы, икенче өлеше федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Кышкы салкыннар булуга карамастан, биредә эш тукталып тормый. Әле кайчан гына бинаның нигезе генә ясалган иде. Хәзерге вакытта төзүчеләр аның стеналарын өеп бетергән диярлек. Эш барышы белән танышканнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киңәш һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Ул Рәфыйк Миңгалиев белән грунт кайтарту, газ кертү мәсьәләләре хакында сөйләште. 
Балалар бакчасының стеналарын хәзергә ак төстәге кирпечтән өяләр. Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, аны махсус материал белән җылытачаклар. Аннары төрле төсләрдәге керамогранит плитка белән тышлаячаклар. Бина ерактан ук ачык төсләре белән үзенә тартып торачак. 
Альберт Рәхмәтуллин төзелеш эшләре барышыннан канәгать булуын белдерде, төзүчеләрнең тырышып эшләвен ассызыклады. 
- Әлеге балалар бакчасы - Кошман авылы халкы өчен зур бүләк, - диде ул. - Аны файдалануга тапшырганнан соң, биредә хәзерге вакытта әби-бабайлары белән өйдә утырган балаларга да, район үзәгендәге балалар бакчасына йөрүчеләргә дә урын булачак. 
Рәфыйк Миңгалиев ноябрьдә башланган төзелешне җәй ахырына тәмамлап, 1 сентябрьгә объектны файдалануга тапшырачакларын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев