Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы праймеризда катнашты

    Альберт Рәхмәтуллин Кече Кайбыч авылындагы хисап участогына тормыш иптәше Эльмира Рәшитовна белән бергә килде.

    -Бүгенге праймеризның әһәмияте зур, чөнки аның нәтиҗәсе буенча "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар исемлеге булдырылачак. Бу исемлекне республикабызда яшәүчеләр формалаштыра һәм тавыш бирүдә һәр сайлаучы катнаша ала, - диде Альберт Илгизәрович журналистларга биргән әңгәмәсендә.- "Бердәм Россия" партиясенең иң көчле партия икәнлеген Кайбыч халкы да яхшы белә. Чөнки партиянең реаль эшләре - төрле проектлары ярдәмендә бездә күп төрле төзелешләр алып барылды, социаль-мәдәни объектлар сафка басты, төзекләндерелде, юллар төзелде, авылга табиблар кайта. Бу эшләрнең барысы да дәвам итә, Президент программалары гамәлдә, алар Кайбычта да уңышлы тормышка ашырыла. 


    Альберт Рәхмәтуллин, депутат булу өчен кандидатлыкка кандидат буларак, Казанда узган дебатларда да ике тапкыр катнашты. Анда дискуссияләр авылның төп проблемалары һәм аны киләчәктә үстерү хакында барды. 
    -Бу аеруча мөһим тема, чөнки авыл- дәүләт нигезе. Бүген авылда хәл ителәсе мәсьәләләр күп әле. Авылның социаль йөзе үзгәрсә дә, яшьләр һаман да шәһәргә китеп урнашу ягын карый. Моңа чик кую өчен кече бизнесны тагын да үстереп, өстәмә эш урыннары булдырырга, авыл кешеләренә яхшы хезмәт хаклары түләргә, торак йорт белән тәэмин итәргә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга процентсыз кредитлар бирергә кирәк. 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайланачак депутатлар моңа игътибар итәр дип уйлыйм,- диде район башлыгы. 
    Ул әйтеп узганча, авыл гореф-гадәтләр саклана торган урын, аны мәңге яшәтергә тиешбез. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: