Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы укучылары яшьтән үк эшче һөнәрләрнең серенә төшенә

«Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Татарстанда узачак дөнья чемпионаты башланырга ярты ел вакыт калды. 22-27 августта ул 60 тан артык илдән яшь профессионалларны бергә җыячак. Узган пәнҗешәмбедә Казан шәһәрендәге Бауман урамында чемпионат башланырга күпме вакыт калганын күрсәтеп баручы сәгать урнаштырылган стеланы ачтылар. Аны тантаналы төстә эшләтеп җибәрүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашты.

Чемпионат һәр ике ел саен үткәрелә һәм анда 1600ләп кеше катнаша. Аны үзендә үткәрү хокукын республикабыз башкаласы, Париж (Франция) һәм Шарлеруаны (Бельгия) узып, 2015 елда ук алды. Чемпионатның төп миссиясе – эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, аларны популярлаштыру, икътисади үсешкә һәм шәхси уңышка китерүче һөнәри күнекмәләрнең кыйммәтен күрсәтү.
Чемпионатның безнең районга да турыдан-туры катнашы бар. Моның ачык мисалы – якташыбыз Вадим Поляков. Ул 2015 елда WorldSkills милли чемпионатында өченче урынны яулаган иде. Икенче елны ук Вадим Швециядә узган чемпионатта Европа чемпионы булды, «Суыту техникасы һәм җилләтү системасы» компетенциясендә Россия җыелмасына алтын медаль өстәде. Ә 2017 елда Абу-Дабида узган 44 нче WorIdSkills Competition – 2017 дөнья чемпионатында да шул ук компетенциядә алтын медаль иясе булды. Ул чагында 11 медаль алган Россия җыелмасы гомуми команда исәбендә беренче урынны яулады.
Якташыбыз, Морат авылы кызы Вероника Салатова узган җәйдә Көньяк Сахалинда үткән «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI милли чемпионатында «Визуаль мерчендайзинг» компетенциясендә Россия чемпионы булды.
Федоровскоедан Данил Романов белән Ярослав Романов Мәскәүдә JuniorSkills методикасы буенча үткәрелгән “Киләчәк профессионаллары” IV милли чемпионатында катнашып, “Калай белән түбә ябу” компетенциясендә көмеш призерлар булды. Алар икесе дә «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге аша оештырылган түгәрәктә шөгыльләнә. Әлеге үзәк директоры Наталья Баһавиева әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә төрле юнәлештәге 53 түгәрәктә 680 бала шөгыльләнә.
45нче чемпионат талисманнары булып Алмаз (Almaz) исемле малай һәм Алтын (Altyn) исемле кызның сайлануы гаҗәп түгел. Бу ике яшь профессионал, легенда буенча, фән, техника һәм сәнгатьнең барлык өлкәләрендә дә өлгерлек күрсәтә һәм уңышка ирешү өчен кирәкле барлык күнекмәләргә ия. Алар безнең Вадим, Вероника, Данил һәм Ярослав кебек кызыксынучан, максатчан кыз-егетләрнең гомумиләштерелгән образы.
Чемпионат көннәрендә Казанга Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 70 меңгә якын кеше килер дип көтелә. Алар өчен ярышлар үткәрелүче объектлар буйлап экскурсияләр оештырылачак, компетенциияләр белән таныштырачаклар. ТР Мәгариф һәм фән мини¬ст¬ры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, конкурста катнашучылар барлыгы 83 компетенциядә, шул исәптән 56 төп, 12 JuniorSkills и 15 FutureSkills компетенцияләрдә ярышачак. «Төп гомумбелем программасы алты тематик блокка берләштерелгән. Монда сәнәгать җитештерүе, хезмәтләр күрсәтү өлкәсе, информацион һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, төзелеш өлкәсе, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү керә», – диде министр.
Чемпионат “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә үтәчәк. «Казан» Халыкара аэропорты белән янәшә урнашкан мәйданчык дөнья чемпионатын уздыру өчен махсус төзелгән. Анда катнашучылар һәм экспертлар WorldSkills авылында (Универсиада авылы). Бик тиздән социаль челтәрләрдә чемпионатның рәсми хештегы (#будущеевтвоихруках) да булган «Киләчәк синең кулларда» (Skills For The Future) слоганы урын алачак.
Эшче һөнәрләргә кытлык Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда күзәтелә. WorldSkills чемпионаты урта һөнәри белем алыр¬га теләүче чыгарылыш класслар укучылары саны күбәюгә китерәчәк. Алар, һичшиксез, «Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе зур!» диячәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев