Кайбыч укучыларына тантаналы төстә паспорт тапшырылды
Паспорт кеше гомерендәге иң мөһим документларның берсе ул. Аннан башка син беркем түгел, чөнки ул шәхесне раслаучы документ.
Чыгарылыш класс укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да, пропискага, югары уку йортына укырга кергәндә, эшкә урнашканда, самолетка, поездга билет алганда, гаилә корганда да паспорт кирәк. Бу исемлекне алга таба да дәвам итәргә дә мөмкин, чөнки паспорт белән бәйле эшләрне болай гына санап бетерерлек түгел. Паспортны күз карасыдай сакларга кирәк, чөнки начар кешеләр кулына эләксә, аны начар нияттә кулланулары ихтимал, ә бусы инде синең файдага түгел.
Галия Кайбицкая исемендәге музейда 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшыру тантанасында да бу документның әһәмияте, аның кайчаннан бирелә башлавы турында бай мәгълүмат бирделәр. Музей хезмәткәре Әлфинур Баһавиева чыгышыннан күренгәнчә, шәхесне раслаучы беренче таныклыклар 18 гасырда барлыкка килгән. Петр патша 1721 елда ук инде даими яшәү урыннарыннан вакытлыча киткән крестьяннар өчен мәҗбүри рәвештә паспортлар бирүне гамәлгә керткән. Революциядән соң, 1917 елда паспортлар бирү туктатылган, чөнки большевиклар аны искелек калдыгы дип санаган. Кем булуыңны раслаучы төп документ урынына өяз башкарма комитеты белешмәсе, профсоюз билеты да яраган. Бары 1932 елның декабрендә генә бердәм паспорт системасы турындагы закон гамәлгә кергән. Районыбызның төрле авылларыннан җыелган укучылар бу хакта кызыксынып тыңладылар. Музей директоры Энҗе Мингалиева алып барган әлеге тантанага районыбызның төрле авылларыннан 14 укучы һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшүсмерләргә иң җылы теләкләрен җиткерде.
Беренче тапкыр паспорт алуны менә шулай тантаналы төстә үткәрү бездә матур традициягә әйләнә бара. Бу көн сезнең күңелегездә озак еллар буена сакланыр әле,- диде ул. -Ә менә мин үзем паспортны ничек бирүләрен хәтерләмим, тантаналы төстә булмагандыр инде. Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, кече Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, дусларыгыз күп булсын. Сезгә мәктәптә тырышып уку, көндәшлеккә сәләтле егет-кызлар булу өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Альберт Рәхмәтуллин паспортлар һәм истәлекле бүләкләрне Россия Эчке эшләр министрлыгы миграция бүлегенең Кайбычтагы пункты начальнигы Ильфир Яруллин белән берлектә тапшырды.
Укучылар Татарстан Республикасының яшь гражданнары антын бирде. «Без Татарстанның киләчәге нәкъ менә безнең буынга бәйле икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Россия гражданнары дигән мактаулы исемне горур йөртеп, укуыбыз, хезмәтебез, матур эшләребез белән Татарстанның абруен һәм данлы исемен тагын да ныгыту өчен ант бирәбез...»
«Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина шагыйрь Владимир Маяковскийның паспорт турындагы шигырен яттан сөйләп, укучыларны гаҗәпләндерде. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Кадрия Сөнгатуллина Чүти авылында яши.
- Бүген минем кызым Алинә паспорт алды. Аның кебек үк мин дә дулкынланам. Әле кайчан гына кечкенә иделәр, инде менә үсеп тә җиттеләр. Киләчәктә әлеге җиңел булмаган чорда үзегезнең лаеклы урыныгызны табуыгызны телим, - диде ул.
- Безгә паспортны шулай зурлап тапшырулары өчен барлык оештыручыларга да рәхмәтемне белдерәм. Чыннан да, онытылмаслык мизгелләргә бай булды бу очрашу, - диде Колаңгы мәктәбенең 8 классында укучы Энҗе Сибгатуллина.
- Әлеге көнне мин зарыгып көттем,- диде Хуҗа Хәсән мәктәбе укучысы Селина Ежова. - Паспортны район башлыгы кулыннан алу үзе бер горурлык булды. Әлеге документны кулыма алгач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Россия гражданы буларак җаваплылык хисе дә тойдым. Туган илемн өчне мин барысын да эшләячәкмен, бүген биргән антыбызга тугры калам.
Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Азалия Җәләлетдинова, Альбина Гобәева башкарган җырлар да туган илне ярату турында иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев