Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычка “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев килде

Алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә вертолетта басуларны карап әйләнделәр.

- Район басулары чиста, матур күренә. Игенчеләргә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгулары өчен рәхмәт. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, ел уңышлы булачак. Уҗым, сабан культуралары әйбәт кенә үсеп килә. Хәзер аларны чүп үләннәренә, корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Болардан кала, барлык көчне күпьеллыкларны урып- җыюга юнәлдерү зарур, - диде Иван Михайлович.
Соңыннан алар Апас районына китте.
- Яңгырлар яшел уракка төшү вакытын суза килә. Шуңа карамастан, яңгыр тынып торган арада күпьеллыкларны уруга керешергә кирәк. Беренче катка уруны безгә 1 июльгә кадәр төгәлләргә кирәк. Әйткәнемчә, тузганак баскан, картайган күпьеллык үлән басуларын беренче катка уруга ук сөрергә кирәк, - диде Альберт Илгизәрович агрофирмалар директорларына мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев