Кайбычлылар Кама Тамагы районында узган зона киңәшмсендә катнашты
Идел елгасы буена урнашкан Кама Тамагы районы безне табигатьнең иң матур чагы – чияләр, алмагач, шомыртлар ап-ак чәчәккә төренгән, бар дөнья яшеллеккә күмелгән матур мәлдә каршы алды. Көн дәвамында: “Әй, гүзәл дә соң безнең Татарстан”, дигән уйлар йөгереп уза.
Чөнки шома юллардан республикабызның кайсы гына төбәгенә барып чыкма, безне берсеннән-берсе төзек авыллар, офыкларга кадәр сузылган иген басулары, иркен тугайлар, яшел урманнар озата бара. Ял итәргә чит илләргә барып торуның кирәге дә юк. Үзебездә дә саф һава, балыклы елгалар, табигать һәйкәлләре, истәлекле урыннар бар, яңа парклар, скверлар үзенә тартып тора.
Татарстанның ямьле, төзек булуына бездә төрле федераль һәм республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуы, авыл халкының активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән төрле ярдәм чараларының кулланылуы йогынты ясый. Әнә шул нигездә яңа социаль объектлар сафка баса, капиталь ремонт үткәрелә, юллар төзелә. Халыкны эш белән тәэмин итүдә крестьян-фермерлык хуҗалыклары, кооперативлар ачуның роле бәяләп бетергесез. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнеп, үз бизнесын ачып җибәрүчеләргә дәүләт тарафыннан төрле ярдәм чаралары күрсәтелә. Терлекчелек, үсемлекчелек, умартачылык, кошчылык һәм башкалар белән шөгыльләнергә теләүчеләргә мөмкинлекләр җитәрлек. Дәүләт программалары гамәлдә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярдәме зур.Эш башлап җибәрүчеләр арасында җитештергән продукцияләре белән танылу алган авыл эшмәкәрләре шактый.
Район башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләренең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар, фермерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары катнашында Кама Тамагы районында узган зона киңәшмәсе дә шундый уңганнар белән танышудан башланып китте. Бу үзенә күрә тәҗрибә мәктәбе дә булды. Монда күргәннәрне ник әле үз районыңда булдырмаска? Теләсә нинди эшкә алынырлык тәвәккәл кешеләрне таба белергә генә кирәк. Без беренче булып туктаган Кече Мәрәтхуҗа авылындагы кебек терлекчелек фермалары үзебездә дә бар. Ә менә “Кама виноград бакчасы” яңалык булды.
– Без виноград үсентеләрен 2016 елда утырттык, ике елдан соң беренче уңышны җыйдык. Анда төрле сортлы 600ләп куак үсә. Җылы якларда гына үсүче виноград Татарстан кырларын да үз итте.Теплицаларның саны арта бара. Анда бөрлегән, башка культуралар да үстерәбез. Виноград үстерү буенча бизнес-проектны гамәлгә ашыру өчен, 2018 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1,5 миллион сумлык грантын оттык, – диде фермер Азат Ялалетдинов.
Балалар һәм яшьләрнең ялын тәэмин итү учреждениеләрен төзү, капиталь ремонтлау буенча республика программасы нигезендә әле былтыр гына төзелгән «Аргамак» ны да күрсәттеләр. Анда, әлбәттә, Кайбычтан да ял итәчәкләр. Быел биредә «Сәләт-Кама» дигән җәйге смена ачыла.
Мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмәдә авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, фермерлар үз продукциясен тәкъдим итте.
Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы районнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәнең пленар утырышын ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов алып барды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты. Чыгыш ясаучыларның барысы да авылның үсешенә китерүче төп факторлар –илкүләм проектлар, “2020-2025 елларда авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру юлларына тукталды. Ул чыгышларда авылның социаль-мәдәни инфраструктурасын яхшырту, авыл халкын эш белән тәэмин итү, авылда югары керем алуга ирешү, терлекчелекне үстерү, авылга белгечләр җибәрү.
Районнар активы белән очрашу "кара-каршы сөйләшү" форматында узды. Һәр катнашучыга үзен борчыган сорауны бирү мөмкинлеге бар иде. Чөнки анда төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, банклар вәкилләре дә чакырылган иде.
Министр Марат Җәббаров авылда эшлекле активлыкка ярдәм итү буенча даими эш алып барылуы турында сөйләде. Хуҗалык итүнең кече формалары рейтингында безнең Кайбыч яшел зонада – 12 нче урында тора.
Әлеге киңәшмә «Иң яхшы авыл җирлеге, КФХ, кооператив җитәкчеләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Безнең районга дүрт бүләк кайтты. “Иң яхшы шәхси хуҗалык” номинациясендә Кече Урсактан Гөлия Хәйруллина, “Иң яхшы крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы»нда Кошманнан Рушан Сайранов һәм Турминскийдан Андрей Ермолаев, “Авыл хуҗалыгы тармагында хуҗалык итүнең яңа формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” буенча Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов бүләкләнде. Аларның барысына да йөз мең сумлык грантка сертификатлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев