Кайбычның терлекчелек тармагы ни хәлдә? Җиде айлык нәтиҗәләр
Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе табыш бирә торган тармак – терлекчелек.
Хәзерге вакытта терлекчелек тармагы ни хәлдә соң? “Гөбенә” агрофирмасының Олы Тәрбит, “Алтын кырлар”ның Надеждино, “Дубрава”ның Бәрлебашы авылындагы бүлекләрендә агымдагы елның җиде ае йомгаклары буенча үткәрелгән киңәшмәдә сүз шул хакта барды.
“Гөбенә” агрофирмасының баш зоотехнигы Валерий Томлеев әйтеп узганча, Олы Тәрбит авылындагы фермада терлекчелек тармагы нәтиҗәле эшли. Хезмәт күрсәткечләре дә югары, узган елгыдан артыграк. Биредә 879 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 534е- савым сыерлары. Быел җиде айда 10342 центнер сөт җитештергәннәр, бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 2495 килограммга күбрәк. Бер сыердан 1834 килограмм сөт савылган. Җиде айда 273 бозау алынган, бу да 74 башка артыграк. Ел башыннан 451 центнер ит (25 центнерга артык) җитештерелгән
- Хәзерге вакытта фермаларда ремонт бара. Бүгенге көнгә 198 тонна печән, 3189 тонна сенаж хәзерләдек. Күпьеллыкларны икенче катка урудан бу сан үзгәрәчәк. Хәзер кардаларга салам кайтарып өя башладык. Шулай ук, силос салачакбыз, - диде зотехник.
Киңәшмә үткән һәр бүлеккә агрофирма директорлары, терлекчелек белгечләре, управляющийлар, ферма мөдирләре җыелган иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин терлекчелек белгечләренә тәнкыйть сүзләрен дә җиткерде. Чөнки җитештерелгән продукция күләме азрак булган фермалар да бар.
- Җиде айлык нәтиҗәләр буенча кайбер фермаларда бер сыерга савылган сөт 2 мең килограммга да тулмый. Ел азагына кадәр бу күрсәткеч өч меңгә туламы, юкмы? Көненә 10- 15 килограмм да сөт бирмәгәч, ул сыерны асрап ятудан ни файда? Хуҗалыкларда кызу урак өсте барганда терлекчелек тармагына игътибар кимемәсен иде. Малларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчерергә кирәк. Чөнки үгезләр сыерлан арасында лейкоз авыруы тарата. Фермаларда терлекчелек белгечләре үз хезмәтләренә җаваплырак карасалар, хәл уңая якка үзгәрер иде, - диде ул белгечләргә мөрәҗәгать итеп.
Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов өч агрофирмада да һәр ферма буенча тулы анализ ясады.
“Гөбенә” агрофирмасы директоры Валерий Поляков фикерен дә тыңладык.
- Фермада семинар була дисәләр, бу минем өчен шатлык кына. Тәртип семинарлар вакытында гына түгел, ә көндәлек булырга тиеш. Бездзә терлек азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнде. 31 мең тонна сенаж гына салдык. Узган елгы запасыбыз да бар. Булган азыкны баланслап, тиешле катнашмалар белән баетып ашатканда, нәтиҗә булмый калмый, - диде ул.
“Алтын кырлар” агрофирмасы директоры Ринат Мотыйгуллин фермаларда эшне оештыруда үзгәрешләр кертү буенча планнары белән таныштырды. Район башлыгы аның бу инициативасын хуплады, Ульянково фермасындагы эш торышыннан канәгать булуын белдерде. Кайбер фермаларда савымчылар җитмәү проблемасы күтәрелде. Альберт Илгизәрович мондый фермалардан савым сыерларын башка фермаларга күчереп, боларында симертү группалары оештырырга киңәш итте.
Бәрлебашы фермасында узган сөйләшүдә агрофирма директоры Евгений Тутаев фермаларны лейкозлы сыерлардан арындыру турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев