Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта Халыкара балаларны яклау көне гөрләп үтте

Олы Кайбычтагы Сабан туе мәйданында 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне һәм Россиядә балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгы уңаеннан Татарстан варислары берлегенең “Кайбыч имәннәре” балалар оешмасының район слеты үткәрелде.

Анда район мәктәпләреннән иң актив, кызыксынучан, мәдәниятне, спортны яратучы балалар катнашты. 
Бәйрәм тантанасы Россия, Татарстан Республикасы гимннары яңгыравы белән башланды. Балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлануы белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгы уңаеннан “ЭКО” үзәге хезмәткәрләренә, мәктәпләрдә “Яшь армиячеләр” хәрәкәтен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен укытучыларга Рәхмәт хатлары, Олы Подберезье, Надеждино, Иске Тәрбит мәктәпләренең “Яшь армиячеләр” отрядларына таныклыклар, барлык отрядларга кызыл беретлар тапшырды. 
“Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе Илһам Хөснетдинов әлеге хәрәкәтне популярлаштырудагы өлеше өчен Татарстандагы “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең төбәк бүлеге штабы начальнигы, генерал-майор А. Бородин исеменнән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга “Яшь армия батырлыгының алтын билгесе” медален тапшырды. 
Җирле ДОСААФ бүлеге начальнигы Илдус Әхмәтҗанов “Яшь армиячеләр” Бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте үткәргән чараларда актив катнашулары өчен Гөлинә Габдрахмановага, Наталья Баһавиевага һәм Валерий Савиновка “Россия ДОСААФына 90 ел” медален тапшырды. 
Тантанада олимпиадалар, бәйге-фестивальләрдә, спорт ярышларында призлы урыннар яулаган укучыларга, аларның укытучыларына Мактау кәгазьләре бирелде. 
Мәйданда балалар Сабан туе гөрләде. Көннең салкынча булуына да карамастан, балалар халык, спорт уеннарында актив катнашты, бүләкләр отты, төрле аттракционнарда уйнады, концерт карады, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев