Кайбычта “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт бәйрәме үтте
Бүген Олы Кайбычтагы “Сабан туе” мәйданында урнашкан чаңгы базасында “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт бәйрәме үтте. Иртәдән үк чаңгы базасы янында дәртле музыка яңгырый, без килгәндә мәйдан кырмыска оясын хәтерләтә иде.
Ярышта катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде һәм һәр спортчыга уңышлар теләде.
Район балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллиа бәйге шартлары белән таныштырганнан соң, ир- егетләр стартка басты. Ярышларда район оешма, учреждение, предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Ир- егетләр арасында район янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимовка тиңнәр булмады. Ул көндәшләрен шактый артта калдырып, финиш сызыгына беренче булып килде. Бу аның әлеге ярышларда дүртенче ел рәттән җиңүе. Финишка икенчне булып район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин килде. Район янгын сүндерү часте хезмәткәре Альмир Биктаһиров өченче урында.
Ир- егетләрдән соң, хатын- кызлар стартка басты. Алар арасында шулай ук берничә ел рәттән Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Гөлинә Габдрахманова җиңүгә иреште. Быел Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасы хезмәткәрләре ярышка аеруча зур әзерлек белән килгән. Бакча тәрбиячесе Валентина Басыйрова икенче урынны яуласа, аның хезмәттәшләре Динә Тимершина белән Светлана Муклукова өченче- дүртенче урыннарда.
Алга таба пенсионерлар өчен старт бирелде. Ир- егетләр арасында Турминскийдан килгән Николай Бугульминский биредә берничә ел рәттән катнаша һәм җиңү яулый. Ярышларда катнашкан иң өлкән кеше – Альберт Ярхәмов быел икенче урында. Аннан беразга гына калышып Фаил Шаһивәлиев өенче булып килде. Хатын- кызлар да ирләрдән калышмады. Беренче булып финишка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова килде. Ройон мәгариф бүлеге бухгалтериясеннән Миләүшә Газизава белән район почта элемтәсе бүлеге начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрова икенче- өченче урыннарны бүлеште. Барлык призерларга Мактау кәгазьләрен һәм медальләрне Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
Алардан соң ярыш Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары арасында үтте. Ярышларда катнашкан һәркемне спонсорлар Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, шәхси эшмәкәр Азат Шәһдуллин ярдәме белән әзерләнгә кайнар чәй, ботка белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев