Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч аграрийлары саранчаларга каршы көрәшә

    Бу зарарлы корткычның үзен күргәнем булмаса да, "Саранча кебек килеп ябырылды", дип әйтүләрен ишеткәнем бар иде. Чыннан да, бик куркыныч бөҗәк икән ул, үсемлекләрне, иген кырларын, күпьеллыкларны, яшелчәләрне тамыры белән юк итәргә сәләтле, ди.

    Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров Зур Подберезьеда барлык хуҗалыкларның баш агрономнары катнашында саранча буенча үткәргән ки­ңәшмәдә сөйләде.

    Гадәттә, киңәшмә буласын алдан хәбәр итеп куй­салар, бу юлы ашыгыч рәвештә җыелдылар. Сәбәбе дә җитди - Татарстанның көнчыгышында урнашкан Ютазы, Бөгел­мә, Әлмәт кебек 20 районда саранча табылган. Өстәвенә, Италия саранчасы личинкаларына да тап булганнар. Алар көн саен үз авырлыкларыннан өч тапкырга артыграк үсемлек бе­лән туклана. Организмы ашаган ризыгының биш кенә процентын үзләш­терә, шуңа да ул гел ач икән. Корылыклы ел әнә шулай саранчасы белән дә сынарга булган безне. Алар җы­лы ярата, 2-3 ел рәт­тән ел яңгырсыз килсә, күпләп үрчиләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында шу­шы көнне узган видеокиңәшмәдә дә бөтен районнарда да саранчага каршы саклык чаралары күрү хакында сүз алып барылган. Районның баш аграрие агрономнарны видеоки­ңәшмәдә куелган таләп­ләр белән таныштырды. Бездә саранчаның таралуына юл куймау максатында башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров җитәкчелегендә оператив штаб төзелде. Мондый штаб һәр хуҗалыкта оештырыла. Басу-кыр­лар­ны көн саен тикшереп чыгуның көндәлек эшкә әйләнергә тиешлегенә кат-кат басым ясалды. Саранчага тап булган очракта тиз арада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсенә хәбәр итәргә кирәк. Саранчалы иген басуларын химик юл бе­лән эшкәртү өчен тотылган чыгымнарның зур өлешен министрлык күтә­рә. Авыл кешеләреннән дә игътибарлылык сорала. Печән чапканда, җи­ләк җыйганда саранчага тап булсагыз, авыл җирлеге­нә җиткерегез. Ул сазлыклы, камышлы урыннарны, эшкәртелми­чә калган кырларны ярата. Әлеге корткыч тышкы кыяфәте белән чикерткәгә дә охшаш: чикерткәнең мыегы гәүдәсеннән озынрак, саранчаныкы кыскарак. Агрономнарның саранча ту­рында ишеткәне бармы икән соң?

    - Казан аграр университетында укыганда авыл хуҗалыгы тармагына зыян китерүче корткыч бөҗәк­ләр турында лекцияләр тыңладык. Саранча - игенчелекнең дошманы ул. Кырларда иген өлгереп килә, безнең бурыч - алар­ны югалтуларсыз җыеп алу, - диде "Заволжье" җәмгыятеннән Илнур Сәлахов.

    - Мин үзем Тәтеш районыннан. Бездә Сөендек авылы янында инде күп­тән саранча булган, аларның өере юк ителгән урынның кайда икәнлеге дә мәгълүм, - дип сүзгә кушылды "Подберезье" агрофирмасыннан Алексей Абмаев.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Илһамия Нигъмәтҗанова, саранчаның хәзер иң актив үрчү чорында икәнлегенә тукталып, агрономнарга министрлыктан корт­кычка бәйле рәвештә җибәрелгән күрсәтмә­ләр­не таратып чыкты. Кыскасы, бу куркыныч бөҗәкне безнең җирлектә булдырмау - аграрийлар алдына куелган төп бурыч.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: