Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җиң сызганып печән әзерләргә кереште

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлекчелек тармагы белгечләре катнашында Хуҗа Хәсәндә узган киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга район порталы һәм "Кайбыч таңнары" газетасы сайты аша яңалыклар белән һәрдаим танышып барырга киңәш итте.

    Хәбәрдар кешегә эш оештырасы күпкә җиңелрәк бит ул. Башка төбәкләрдәге хезмәттәшләреңнең ничек эшләве, нинди уңышларга ирешүләре, күпме сөт, ит җитештерүләре турында бездән генә түгел, теләсә кайсы район сайтыннан карап белергә мөмин. Көн кадагындагы тема - терлек азыгы хәзерләү барышы да киң яктыртыла анда. Алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү беркайчан да артык булмый ул.

    - Алдагы көннәрдә һава шартларының нинди буласы билгеле түгел, - диде район башлыгы. - Шуңа күрә, 2010 елдагы кебек терлек азыгы эзләп чит төбәкләргә йөрмәс өчен, хәзер. Район терлек азыгы хәзерләү буенча республикада алдынгылар сафында атлый. Әмма тынычланырга иртәрәк әле, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

    Иске Чәчкабта күпьеллык үлән басулары 600 гектар мәйданны били. Шул кырдан дүртенче сенаж базын тутыралар. Димәк, үзләрен дә, җәмгыятьнең тагын бер-ике фермасын азык белән тәэмин итә алалар. "Подберезье" җәмгыятендә күпьеллыклар 800 гектарда үсә. Тиешле срокта беренче катка уруны төгәлләү өчен аларга эш темпларын икеләтә арттыру зарур.

    Киңәшмә барган вакытта барлык савымчылар, терлекчеләр, терлекчелек белгечләре катнашында сенаж базын яба иделәр. Монда яфраказык, дару үләннәре хәзерләү дә тиешенчә оештырыла.

    Күпчелек оешмалар яфраказык буенча үзләренә бирелгән планны үтәде инде. Мөмкинлек барда бу эшне дәвам итәргә кирәк. Терлек азыгы беркайчан да артык булмый ул. Фермаларда ремонт эшләрен дәвам итү хакында да сүз булды. Чөнки август башларында малларны җәйге лагерьлардан кайтара башлыйлар. Аңа кадәр ремонт төгәлләнгән булырга тиеш.

    Ферма мөдире Валентина Макарова әйтүенчә, Хуҗа Хәсән филиалында барлыгы 1278 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Биредә ай саен иллешәр баш бозау алалар, җәмгыятьтә җитештерелгән сөтнең күпчелеге алар өлешенә туры килә.

    Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Шәриф Гатауллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин бозаулату бүлекләрендә кизү торуны оештыру, вирус инфекциясенә каршы вакцина ясау мәсьәләләренә тукталды. Идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев ашлык урып-җыю техникасының әзерлеге, аларның комбайнчылар, комбайнчы ярдәмчеләре белән комплектлануына анализ ясады, ташламалы шартларда дизель ягулыгы алу тәртибе белән таныштырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: