Кайбыч балалар Сабантуенда мини-футбол буенча ярышта Олы Кайбыч мәктәбе беренче урынны яулады

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Олы Кайбычтагы ял паркында узган бәйрәм пионер галстуклы, быргы, барабанлы мәктәп елларын хәтерләтте миңа. Безнең кебек кызыл галстуклар таккан укучыларны күрү әнә шул балачак елларына кайтарды.
Татарстанда пионер оешмасы төзелүгә 90 ел вакыт узып киткән. Хәзер пионер оешмасы юк инде, аларны варислар дип йөртәләр. Һәр мәктәпнең дружина Советы рәисе район дружина Советы рәисе, "ЭКО" өстәмә белем бирү үзәге директоры Венера Сафиуллинага рапорт тапшырды. Пионер оешмалары ветераннарын да чакырганнар иде бәйрәмгә. Кече Мәмедә кырык елдан артык яшь буынга белем һәм тәрбия биргән Зинаида Федотова озак еллар буена пионервожатый булган. Борындыктан Тәнзилә Зарифуллина - 38 ел, Иске Тәрбиттән Вера Евграфова 20 ел буена пионерлар белән бергә эшләгән. Үзвакытында нинди генә чаралар уздырмаган алар. Ул елларны әле дә сагынып искә алалар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы линейкадан соң, укучылар өчен Сабантуй башланды. Чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә йөгерделәр, халык уеннарының барысында да катнаштылар, бүләкләр оттылар, концерт та куйдылар. Ә футбол мәйданында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар командалары арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрде. Анда җиңүгә ирешкән командалар финал уеннарында катнашты. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка, дипломга, медальләргә лаек булды. Чүти урта мәктәбе командасы икенче, Колаңгы төп мәктәбе командасы өченче урынны алды. Командаларга бүләкләрне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов тапшырды. Уен барышында оста уенчылар да ачыкланды: Олы Кайбыч мәктәбеннән Артем Николаев - иң яхшы капкачы, шул ук мәктәптән Рәсим Ильясов - иң яхшы һөҗүмче, Чүти мәктәбеннән Ирек Хәсәнов - иң яхшы сакчы буларак бүләкләнде.
Уеннар төгәлләнгәч, һәр дружина Бәрле елгасы буенда учак якты. Көлдә тәгәрәтеп бәрәңге пешерүләре дә безнең балачакны хәтерләтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз