Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч әбиләре Израиль белән скайп аша сөйләшә

    Өлкәннәр арасында да компьютер белән дус булучылар байтак. Өстәвенә, аларны яшьлекләрендә төшләренә дә кермәгән заман техникасына өйрәтүгә дә зур игътибар бирелә. Аның максаты - пенсионерларны бүгенгедәй тиз үзгәрүчән замана агышыннан артта калдырмау, яңа мәгълүмати технологияләр белән таныштыру, анда эшләргә өйрәтү. Казан шәһәрендә өлкән яшьтәгеләр арасында бишенче тапкыр үткәрелүче Россиякүләм олимпиада...

    Хәзер Кайбычтагы өлкән яшьтәгеләр дә шул олимпиада да катнашырга әзерләнә. Әле шушы көннәрдә генә алар Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең информатика кабинетына олимпиаданың район турына җыелды. Компьютер буенча белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Араларыннан иң-иңнәрен бөтен ил күләмендә узачак олимпиадага сайлаячаклар. Монда килүчеләр, без пенсиягә чыктык инде дип, өйдә генә утыручылардан түгел. Барысы да җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Әнә Мәлкидән, үз авылларында узучы чара булсынмы ул, район үзәгендәме, төрле чараларга тамашачы буларак килүче Владимир Моряковның кулында планшет. Олимпиада барышын планшетыннан фотога төшереп, монда сөйләгәннәрне игътибар белән язып барды ул.

    Кошманнан ветеран-укытучы Гүзәлия Саттарова да олимпиадага килгән.

    - Башлангыч классларда укытучы булып эшләгәч, мәктәп программасы буенча интернет челтәренә, сайтларга керергә кирәк булгач, аны үзлектән өйдә өйрәнгән идем, - диде Гүзәлия апа. - Хәзер мин лаеклы ялда, вакыт булган саен компьютер артына утырам. «Кайбыч таңнары» сайтын даими карап барам. Балаларым, Израильдә, Ташкентта яшәүче туганнарым белән гел кәрәзле телефон аша сөйләшеп булмый, кыйммәткә төшә, ә скайптан уңайлы.

    Озак еллар буена Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Станислав Кириллов та биредә.

    - Мин компьютерны 2004 елда, авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач, үзлектән өйрәндем. Менә ел ярым инде пенсиядә, өйдә буш вакытларымда даими компьютер артына утырам, "Одноклассники"да үз битем бар. Мин дә туганнар, балалар белән скайптан аралашам, - диде ул.

    Олимпиаданы мәгариф бүлегенең мәгълүмати технологияләр буенча методисты Нина Долматова үткәрде. Өлкәннәр компьютерны эшкә әзерләү, ворд, эксель программаларында эшләү, текст җыю буенча һәм башка биремнәрне үтәде. Ә тагын да мөһимрәге - Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, төрле хезмәтләр өчен түләү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

    - Өлкәннәр белән берничә ел шөгыльләнәбез инде. Ул вакыттагы белән бүгенге арасында җир белән күк аермасы. Компьютер клавишасына ничек басарга да белмәгән өлкән яшьтәгеләрнең кайберләренең кулында бүген, үзегез күрәсез, соңгы модель планшетлар. Бу мине cокландыра, - диде Нина Аверкиевна.

    Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, аларның компьютер технологияләрен өйрәнүләренә соклануын белдереп, киләчәктә Россия күләмендәге олимпиадада катнашу бурычы торуын әйтеп узды.

    Бу олимпиадада Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина, Ульянководан Нина Стерякова, Кошманнан Гүзәлия Саттарова яхшы гына җавап биреде. Шулай да төп җиңүчеләр Владимир Моряков белән Станислав Кириллов булды. Алар 26-27 гыйнварда Казанда узачак олимпидада да катнашачак. Ул 2013-2014 елда компьютер нигезләре буенча укыган пенсионерлар арасында уза.

    2012 елдан башлап, район мәктәпләрендә, Кайбыч һөнәр училищесында өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча махсус курслар эшли башлаган иде. Ул вакыттан бирле 150 гә якын кеше безнең курслар аша узды. Бездә пенсионерлар күп, шуңа да заман техникасын өйрәнергә теләге булган кешеләр хәзер дә үзләре яшәгән авыллардагы мәктәпләргә мөрәҗәгать итә алалар, аларга теләп ярдәм итәчәкләр.

    Мингазиз Сөнгатуллин,

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: