Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч, диләр, анда салкын, диләр

    Кайбыч, диләр, анда салкын, диләр, Салкын чагын бер дә хәтерләмим. Яшьлектәге кышлар яктысыннан Җылы алып яшим хәзер дә мин, - дип яза шагыйрь Шәүкәт Галиев үзенең Кайбыч ме­теорологларына багышлап язган шигырендә.

    Кайбычтагы метеостанция эшчәнлеге турында алай зурдан кубып сөй­ләгәннәре турында хәтерләмим мин. Һәнәри бәй­рәмнәрен гадәти эш режимында үткәрәләр, котлаулар да юк дәрәҗә­сен­дә. Моңа, бәлки, Россия Гидрометеорология хезмәткәрләре көненең РФ Президенты Указы нигезендә әле 2009 елдан гына үткәрелә башлавы сәбәпчедер. Метеорологлар - һава торышын билгеләүчеләр хезмәте ое­шуга инде 178 ел вакыт узып киткән. Кайбыч метеостанциясе начальнигы Рания Садриева (рә­сем­дә уңда) мине бик кыйммәтле документ - бездәге метеохезмәт ое­шуның тарихын чагылдырган язма белән таныштырды. Музейда урын алырга тиешле әлеге документта басма хәрефләр белән станциянең тарихы язылган. Аны, биредә 1984 елдан бирле техник-метеоролог булып эшләүче Фәридә Гыйсмәтуллина (сулда) әйтеп узганча, 1932 елдан сиксәненче елларга кадәр монда хез­мәт куйган Гаяз Низамов язып калдырган. Ул язмадан күренгәнчә, Олы Кайбыч станциясендә метеорологик күзәтүләр хезмәте ТАССР Гидрометцентр үзәк идарәсе тарафыннан 1932 елдан 1933 елның ноябренә кадәр эшләгән пост базасында 1933 елның ноябрендә оештырыла. Башта ул өченче разрядлы була, 1933 елдан бүгенге көнгә ка­дәр - икенче разрядлы. Беренче елларны станция үзе хәзерге универмаг тирәсендә була, ә күзә­тү­ләрне Олы Кайбычның иң югары ноктасыннан, метеостанция хәзер урнашкан урыннан алып барганнар.

    - Мин үзем Гаяз абый укучысы, бу һө­нәрнең асылына ул өйрәтеп калдырды, - ди Фәридә ханым. - Безнең метеостанция стратегик яктан мөһим объектлар рәтенә керә. Район оешкан елларны аны Апаска күчерәләр дигән сүзләр дә булды. Әмма һава линияләре - самолет юллары Кайбыч аша уза, шуңа да өстән күчерү турында сүз дә булырга мөмкин түгел, диделәр. Бөек Ватан сугышы елларында да берөзлексез эшләгән ул.

    Кайбыч метеостанциясенең җиде кешелек коллективы ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе карамагында эшли. Техник-метеорологлар - озак еллар биредә эшләүче Зәмзәмия Нигъмәтуллина, Фәридә Гыйсмәтуллина, шулай ук Александр Пашанин, Сергей Клишев, Равия Козлова, чиратлашып, тәүлек әйләнәсе эш­ли һәм һәр өч сәгать саен һава, җир температурасын үл­чәп, дымлылыкны, җил­нең тизлеген, юнәлешен билгеләп, атмосфера басымын үлчәп, Казанга хәбәр итә. Күз күреме начарланса, шторм-давыл булса, бу хакта шунда ук хәбәр җи­бәрәләр. Әлеге мәгълү­мат­лар синоптикларга һава торышын фаразларга мөмкинлек бирә. Җир йөзендәге барлык мәгълүматлар да билгеле сәгатьләрдә генә алына икән. Кайбычка вертолетлар төшәсе булса, көн томанлы булса да аэропорт диспетчерлары Кайбыч белән элемтәгә керә.

    Хәзер эшләре бераз җи­ңе­ләйгән - әле декабрь ахырында гына кайтартылган компьютер күр­сәт­кечләрне автомат рәвеш­тә терки, метеорологлар үз­ләре дә күзәтүләр алып бара. Агрометеоролог Ай­рат Насретдинов уҗымнарның, барлык авыл хуҗалыгы культураларының торышын тикшерә, туфрактагы дым запасын, кар катламын билгели. Метеостанциянең Борындык һәм Чүти авылларында аерым постлары бар. Галия Әхмәтшина Зөя, ә Рәхилә Галиева Гө­бенә елгасында кар, боз катламы, су күтәрелеше турында хәбәр бирә. Борындыктагы пост та 1932 елда ук оештырылган. Су­гыш елларында биредә күзәтүләр алып барылмаган, 1946 елда эш кабат башланган.

    Тагын шунысын да әйтик, метеорологлар сына­мыш­­ларга ышанмый, алар үз мәгълүматларына таяна. Мәкалә ахырында да Шәү­кәт Галиевкә мөрәҗәгать итик әле:

    Аяз һава буласын,

    Йә көннәр бозыласын,

    Барометрга карап,

    Алдан белеп торасың.

    Бабай аңа карамый,

    Алай да белеп әйтә,

    Үзе сорамаса да,

    Авыртып, биле әйтә...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: