Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч егетенә дөнья чемпионы исемен яулау җиңел булганмы?

Абу-Дабида 14-19 октябрь дә узган 44 нче WorIdSkills Competition - 2017 дөнья чемпионатында Татарстан егете, якташыбыз Вадим Поляков алтын медальгә лаек булды һәм дөнья чемпионы булып калды. Узган елның декабрендә Швециядә һөнәри осталык буенча үткәрелгән бишенче «ВорлдСкиллс- 2016» чемпионатында да алтын медаль яулаган һәм Европа чемпионы булган иде ул. Вадим...

Гарәп Әмирлекләрендә узган ярышларда «Суыткыч техникасы һәм җилләтү» компетенциясендә зур җиңү яулаган Вадим Поляков - Кайбыч районы егете. Олы Кайбыч мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлагач, Казан шәһәрендәге механика-технология техникумында «Суыту һәм компрессорлау җайланмаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча укыган Вадимның республика күләмендә генә түгел, ә Россия, Европа, дөнья буенча танылуы кайбычлылар өчен аеруча зур горурлык. Аның былтыр декабрьдә Европа чемпионы дәрәҗәсенә ирешүе нәтиҗәсендә Абу-Дабида катнашачагы алдан ук билгеле булганга, бу чемпионатны телевидение каналлары аша дулкынланып күзәттек. Дөньяның 76 иленнән җыелган 1200дән артык яшь профессионаллар катнашында узган чемионат җиңүчеләрен аны ябу тантасында игълан иттеләр. Комментатор тавышы яңгырый: «Суыткыч техникасы һәм җилләтү» номинациясе җиңүчесе Россия Федерациясеннән Вадим Поляков!» Шушы сүзләрне ишетүгә Вадимның ничек шатлануын гади сүзләр белән генә аңлатып булмый. Кулындагы байракны югарыга чөеп, уйната-уйната, пьедесталга очып диярлек менде ул. Үзебезнең ил, яшьләрнең шулай Россия өчен чыгыш ясаулары, аларның патриотизмы күңелдә горурлык хисләре уята. Шунда ук журналистлар сораулар да яудыра да башлады үзенә. «Алтын медальне яулау җиңел булдымы, моңа ничек ирештең? Вадимның җавабы кыска: «Җиңел түгел, барысы да авыр булды. Бу җиңү - производствода тренерларым белән өзлексез шөгыльләнүемнең нәтиҗәсе».
Татарстан егетенең дөнья чемпионатыннан алтын медаль белән кайтуы районыбызга яшен тизлегедәй таралды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә дә Вадим Поляковның уңышы өчен горурлануын белдерде.
- Безнең җирлектә туып-үскән егетнең, эшче һөнәрен сайлап, дөнья күләмендә үзен шулай танытуына, Россия данын чит илләргә кадәр барып яклавына, илебез Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәдә катнашуына, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуына сокланмый мөмкин түгел.Бу аның, чыннан да, алтын куллы, тирән белемле, сайлаган һөнәрен яхшы белүен күрсәтә, - диде ул. - Вадимның белеменә, талантына нигез безнең районда салынган. Ерак сәфәрдән туган авылына әйләнеп кайткач, чемпион белән очрашып, сөйләшүләр үткәрербез әле. Аның бу уңышларга ничек ирешүе турында тыңлау укучыларга да файдалы һәм кызыклы булыр. Бәлки ул Кайбычтагы яшьтәшләренә төрле проектларда катнашырга да тәкъдим итәр. Бездә талантлы үсмерләр күп, аларга дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк.
Вадим укып чыккан Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Алия Биккулова да әңгәмәгә кушылды:
- Узган ел Европада чемпион булып танылгач, без аны мәктәбебезгә өлкән класс укучылары белән очрашуга чакырган идек. Баш әйләнгеч зур җиңүләргә ирешсә дә, ул һаман да тыйнак булып калган, уңыш­лары турында сөйләде, мәктәптә укыган елларын искә төшерде. Чыннан да, бу юлы аның белән очрашуны районның барлык өлкән класс укучылары катнашында үткәрергә кирәк. Без Вадим үрнәгендә башка укучыларга да тәрбия сәгатьләре бирергә, үз көчең белән уңышларга ирешеп булуы турында сөйләргә тиешбез. Вадим гап-гади гаиләдә туып-үскән, 9 классны тәмамлагач, техникумга, аннан соң югары уку йортына укырга керде, максатчан, үз дигәненә ирешүчән. Аңа эшче һөнәрен сайлавы уңыш китергән һәм без моны пропагандаларга тиеш.
Шушы мәктәптә озак еллар дәвамында рус теле һәм әдәбияты укыткан ветеран-укытучы Мәүлиха Айзатуллина элеккеге укучысы Вадимның чираттагы җиңүе турында редакциягә кергәч ишетте.
- Мин Вадимны бер генә ел укыттым, җиденче класс­тамы, әллә сигезенчедәме, төгәл хәтерләмим. Әмма аның дәрестә төгәл җавап бирүе, кыска итеп, фактларга гына нигезләнеп сөйләве, логик фикерләве истә калган. Мин аңа күбрәк бишлеләр куя идем. Әнисе Татьянага да күргән саен, Вадим гади генә малай түгел, күреп торырсың, югары үрләр яулаяак әле ул, дип әйтә идем. Пенсиягә киткәч тә, әнисеннән ничек укуы белән гел кызыксынып тордым. Молодец, тырышлыгы әнә нинди зур җиңүгә китергән!
Кайбычта Вадим турында кем белән генә сөйләшмә, барысы да аңа соклануын белдерә. Бүген кемнәрдер еллар буена акча җыеп, чит илләргә сәяхәткә бара. Ә гап-гади авыл малае, белеме, уңганлыгы, тырышлыгы белән, күпләрнең хыялы булган Гарәп Әмирлекләрендә, башка чит илләрдә, Россия шәһәрләрендә кадерле кунак кебек йөри, үзен күрсәтә. Россиянең талантлы улына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч егетенә дөнья чемпионы исемен яулау җиңел булганмы?