Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен каршы алырга җыена

    Өйләребездә, эш урыннарында ут бетсә, без һәрвакыт югалып калабыз. Электр булмаса, тормыш туктап калган сыман тоела: радио һәм телевизор да дәшми, компьютер һәм замана казанышы булган башка күпсанлы техника да эшләми. Дөрестән дә, ут сүнсә, без ике кулсыз калгандай булабыз.

    Бүген без сезне һөнәри бәйрәмнәре - Энергетиклар көне алдыннан районыбызда яшәүчеләрнең йортларын электр белән тәэмин итеп, тормышыбызны яктырак, уңайлырак һәм җылырак итүче профессия ияләре белән таныштырыр­га булдык.
    - Гадәттә безне электр уты беткәч кенә искә төшерәләр, - диде елмаеп Кайбыч районы электр челтәре начальнигы Равил Вишняков, оешма территориясе буйлап экскурсия ясап йөргәндә. - Биредән, Кайбыч подстанциясеннән, ут Федоровское, Олы Подберезье һәм Мәлки авылларындагы подстанция­ләргә, ә аннан якындагы авылларга китә. Безнең оешмада 40 хезмәткәр бар, аларның унсигезе сменалап уникешәр сәгать эшли. Бригадалар тәүлек буе: көндез дә, төнлә дә вахтада. Электр тапшыру линияләрендә аварияләр күп очракта һава торышы бозылганда килеп чыга - көчле җил, бозлану нәтиҗәсендә электрүткәргечләр өзелә. Гадәттә без аларны үз көчебез белән җайга салабыз. Ә быел көз, районда көчле җил-давыл чыгып, электрүткәргечләр күпләп өзелгәч, Буадан ярдәмгә өч бригада чакыртырга туры килде. Ул чагында төзәтү эшләре тәүлектән артыкка сузылды.
    Энергетикларның хезмәте җиңелләрдән түгел. Аларга электр тапшыру линияләрендәге җитешсезлекләрне, һава торышы нинди булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җайларга туры килә. Моннан тыш, бу әле куркыныч профессия дә. Ул хезмәткәрләрдән зур игътибар һәм җаваплылык һәм, әлбәттә, ныклы белем таләп итә. Чөнки безнең эштәге кечкенә генә хата да зур фаҗигагә китерергә мөмкин.
    Районның баш энергетигы Колаңгы станциясе янындагы югары вольтлы линияләрне реконструци­я­­ләү нәтиҗәсендә авария очраклары кимүе турында сөйләде. Олы Колаңгыда электр тапшыру линияләренең 80 проценты ремонтланган. Хәзерге вакытта Чүтидә электр линиясе баганалары алыштырыла, ремонт эшләре тулы реконструкция белән 2016 елда дәвам итәчәк. Әлеге торак пункт электр энергия­сенең сыйфаты буенча да, авария очраклары буенча да проблемалы булды: әз генә җил иссә дә, кешеләр утсыз кала иде. Ульянково һәм Победа авылларындагы 2,5 чакрым озынлыктагы югары вольтлы линияләр ремонтланган, Корноуховода линия тулысынча реконструкцияләнгән, Арыслан һәм Колабирде авылларында ремонт ясалган. Болар барысы да электр энергиясе белән тәэмин итү­не яхшырт­кан. Киләсе елда район энергетиклары Имәнле Бортас, Малалла һәм Кече Мәме авылларын электр белән тәэмин итүче югары вольтлы линияләрне төзекләндерүне планлаштыра.
    Алга таба без иң мавык­тыр­гыч урынга - диспетчерлык кабинетына үтәбез. Биредә эш юнәлешләре билгеләнә. Стенада - безнең районның электр тапшыру линияләре схемасы. Өстәлдә - көне буена тынып тормау­чы күпсанлы телефон аппаратлары. Биредә көн саен, бер-берсен алыштырып, алты диспетчер эшли. Бүген пулть артында диспетчер Тәлгать Ясәвиев белән электромонтер Раил Сафин дежур тора иде.
    - Гадәти көннәрдә безгә унлап кеше шалтыратса, авария очраклары булганда алар йөзләп була, - ди диспетчер. - Хәзер челтәрле компаниядә контакт-үзәк эшли башлады (тәүлек буе эшләүче 8-800-2000-878 номерына кайбычлылар бушлай шалтырата ала). Ул шалтыратуларны эшкәртә һәм аннан безнең компетенциягә кагылышлы булган сораулар гына килә. Бу эшебезне шактый җиңеләйтте, хәзер без кирәкмәгән шалтыратуларга бүленмибез. Ләкин күп кеше әлегә контакт-үзәк булуын белми һәм элеккегечә гадәти номерга шалтыратуларын дәвам итә. Кайбер авыллардан урамнарда төнлә баганаларда ут янмый, дип шалтыраталар. Безнең халык баганалардагы утлар белән энергетиклар тәэмин итә дип ялгыш фикер йөртә.
    Техник Әлфиназ Гатауллина район электр челтәрендә 2003 елдан бирле эшли.
    - Хезмәтемне яратып башкарам. Бер урында гына эшләргә туры килмәде. Үткәннәргә карап, шуны әйтә алам: миңа биредә эшләү ошый. Безнең коллектив дус һәм тату, - диде ул.
    Бу чыннан да шулай. Хезмәтләренең җайлы баруының сере, мөгаен, эшли дә, ял да итә белүләрендәдер. Энергетиклар Буада үткәрелүче барлык спорт ярышларында да катнаша. Күптән түгел "Дан минуты" дип аталган үзешчән сәнгать смотрының барлык өч номинациясендә дә чыгыш ясап, бию буенча беренче урынны яулаганнар. Яңа елга санаулы көннәр калганда, традиция буенча, энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясый һәм киләчәккә планнар кора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: