Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч халкы Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевка рәхмәтле

    Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка - 80 яшь.

    Кайбыч халкы өчен аның исеме аеруча кадерле. Безнең район ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев фәрманы нигезендә кабат мөстәкыйльлеген яулаган иде бит. Кайбыч халкы фикерен күздә тотып, район оештыру турындагы Указы өчен без аңа тирән рәхмәтле. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Минтимер Шәймиевны олуг юбилее белән котлавында да моңа басым ясала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: