Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч игенчеләре алны-ялны белми басу-кырларда тырышып эшли

    Бүген районыбызның кайсы гына хуҗалыгына барып чыкма, иген кырлары тракторлар гөрелтесенә күмелгән. Кайбыч игенчеләре көне ел туйдырырга сәләтле язгы кыр эшләрен оешкан төстә башлап җибәрде.

    Олы Кайбычтан Афанасьевкага бара торган юлның уң ягында - яшь наратлар үсүче полоса артында басу икәнлеге күренми дә. Наратлык тирәсендә "Гөбенә" агрофирмасы директоры урынбасары Фердинанд Уткин, баш агроном Рәмис Хәкимов, Иске Чәчкабтагы управляющий Радик Миңнуллин машиналары туктаган. Димәк, бу тирәдә язгы чәчү бара. Без дә алар янына туктадык. Наратлык артында чыннан да киң басу җәйрәп ята. Ерактарак ике техника эшләгәне күренә. Ә якындагы трактор туктап калган, әллә ничә ир-ат шул тракторга тагылган чәчү агрегаты янында кайнаша. Журналист белән сөйләшү түгел, тын алырга да вакытлары юк. Исәнләшкәч, җитди кыяфәт белән башларын гына күтәреп карадылар да, тагын агрегатны кармалауларын дәвам иттеләр, димәк, ватылган. Ун-унбиш минут вакыт узгач, иркен сулап, елмаешып куйдылар. Хәзер инде бар да тәртиптә! Озаклап сөйләшеп торырга вакытлары юк икәнлеген турыдан-туры әйтмәсәләр дә, тракторчының тизрәк руль артына утырып эш башларга ашыгуы бөтен төс-кыяфәтеннән күренеп тора. Тукта, районның алдынгы комбайн­чыларының берсе Георгий Лазарев түгелме соң бу?
    - Әйе, нәкъ үзе, - диде Фердинанд Уткин. - Лаек­лы ялга чыкса да, бай эш тәҗрибәсен истә тотып, язгы чәчү вакытында эшкә чакырып караган идек. Каршы килмәде, ризалашты. Урып-җыю вакытында комбайнга утырырга да теләге барлыгын сиздерде. Без моңа шат кына. Ә механизаторларның кәефе яхшы. Шушы көннәрдә апрель өчен аванс бирделәр. Барысы да махсус эш киемнәре белән тәэмин ителде, кабиналарында аптечка, утсүндергечләр бар. Механизаторлар борчак, арпа, чөгендер чәчү белән мәшгуль.
    Георгий Лазаревның 45 елга якын механизаторлык стажы бар. Техниканы биш бармагыдай яхшы белүче игенче сүзгә саран, эшкә батыр. Үзе турындагы сорауларга "әйе", "юк" дип кенә җавап бирде, ә тракторга тагылган агрегатның ятрак булуы турындагы фикеремә шунда ук:
    - Чит илдә эшләнгән чөгендер чәчү агрегаты бу. Элеккегеләре 12 рәтле генә иде, ә бусы 18 рәтле. Эшне югары темпларда алып барырга мөмкинлек бирә.
    Баш агроном да аның сүзләрен куәтләгәндәй:
    - Безгә чәчүне туфракта дым булган чагында тизрәк алып барырга кирәк. Монда шикәр чөгендеренең "Әхәт" сортын чәчәбез. Орлыгы микроэлементлар белән баетылган. Орлыкны дымлы туфракка чәчмәсәң, тишелми. Агрофирма буенча быел чөгендерне 860 гектар мәйданда чәчәбез, былтыр 830 гектарда иде.
    Игенче-белгечләр янында йөрүче яшь егеткә дә игътибар иттем.
    - Казандагы аграр университетта агроном һөнәренә укучы Илфат Өметбаев булам мин. Практикага кайттым, - диде ул.
    Авыл хуҗалыгы тармагында да буыннар алмашы дәвам итә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: