Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч игенчеләре корылыкка каршы көрәшү ысулларын эзли

    Һава торышының айдан артык коры, эссе торуы иген культураларын куркыныч астына куя. Уңышны саклап калу, кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы запасы булдыру өчен районда ниләр эшләнә соң? Әлеге сорау белән без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйровка мөрәҗәгать иттек.

    - Яңгырлар булмау, челлә кызу уңыш файдасына эшләми, билгеле. Шуңа да игенчеләребез кул кушырып утырмый, уңышны саклап калу өчен барлык агротехник чараларны да эшкә җигәргә тырышалар. Мисал өчен, чүп үлән­нәренә каршы гербицид сиптер­гәндә үсемлекнең яфрагы аша тамырына үтеп кереп, дым саклауга этәргеч ясаучы препаратлар кушалар. Хәзерге вакытта район буенча барлык бөртекле культуралар тамырдан тыш тукландыру ысулы белән эшкәртелде һәм бу чара әле дә дәвам итә. Шул ук вакытта басулар чүп үләннәренә, төр­ле авыруларга, корткычларга каршы эшкәртелде. Кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләүгә килгәндә, 10 июньгә барлыгы 52 тонна яфраказык, 900 тонна печән, 7 мең тонна сенаж салырга өлгердек. Күпь­еллык үлән басуларының 3500 гектары беренче катка урылды. Бүгенге көндә район буенча 200 гә якын техника терлек азыгы хә­зерләүдә эшли. Бу атнада районның әле бер, әле икенче төбә­ген­дә яу­ган яңгырлар уңышны саклап калуга өмет уята. Синоптиклар алдагы көн­нәрдә дә яңгырлар вәгъдә итә. Ходай кушса, икмәкле дә, азыклы да булырбыз, - диде безгә районның баш аграрие.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: