Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч игенчеләре уракка төште

    "Яңа юл" хуҗалыгы, "Алтын кырлар", "Заволжье" җәмгыятьләрендә 15 июльдә уракка төштеләр. Бу хуҗалыкларда көзге бодайны урып-җыю башланды.

    -Һава шартларының игенче өчен бик үк уңай кил­мә­венә карамастан, иген­нәр бар җирдә дә өлгерде. Көз­ге бодайны контроль суктыру бөртеклеләрнең дымлылыгы нормада икәнлеген күр­сәтте. "Заволжье" җәмгыятенең "Кошман", "Зур Урсак" филиалларында дымлылык - 12,4-13, "Алтын кырлар" җәмгыятенең "Корноухово" филиалында - 15-16 процент. Игеннәр өлгерде, шуңа күрә барлык хуҗалыкларда да, алтынга тиң минутларны сарыф итмичә, уракны башлап җибәрергә тиешләр, - ди­де район баш­лыгы кырларны карап чыкканнан соң белгечләр һәм комбайнчыларга.

    Кырларның уңдырышлылыгы бар җирдә дә бер төр­ле түгел. Кошманда, мә­сә­лән, "Московская 39" сортлы уҗым бодае гектарыннан 25 центнер уңыш белән шатландыра, ә Зур Урсакта ул 31 центнер. Офыкларга кадәр җә­ел­гән алтындай иген кырларыннан комбайн бункерына тук бөр­текләр агыла. Бу кү­ренеш ел саен кабатлануга да карамастан, игенчеләр беренче эш көн­ен­дә һәрчак дулкынлану хисләре кичерә. Быелгы урак ничек узар? Көткән уңышны алып булырмы?

    - Мин дүртенче класстан әтием белән кырга чыга башладым. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, аннан соң үзем штурвал артына утырдым.

    Ике ел армиядә булганда гына эштән тукталып тордым. Урак - минем өчен җаваплы чор ул, - ди Айрат Сафиуллин.

    Айрат - комбайнчылар нә­селеннән. Аның әтисе Рәхимулла Сафиуллин да гомер буе комбайн иярләгән, хезмәт батырлыгы өчен икенче дәрә­җәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән. Айрат "Колос" комбайнында да, "Дон"да да эшләгән, ә хә­зер куәтле чит ил комбайнын иярли.

    - Аның җитештерүчәнлеге дә югары. Фәнис Зиннуров кебек ярдәмчең дә булгач, эш җиңел бара,- ди Айрат шат елмаю бе­лән.

    Андый комбайннар "Кошман"да да, "Зур Урсак" та да, "Алтын кырлар"да да дистәләрчә.

    - Кошман"да уҗым культуралары - 744, "Зур Урсак"та 808 гектар мәйдан били. Икесендә дә бишәр куәтле ашлык җыю техникасы эшли. Көннәр яңгырсыз торса, бу мәйданнардагы уңышны сигез көн эчендә җыеп алырбыз дип уйлыйм, - ди җәмгыять директоры Айрат Фатыйхов.

    Комбайнчылар эш­не тө­гәлләүгә, механизатор Радик Ярхәмов саламны җыйдырта башлый, аннан соң кырны сукалыйлар. Игеннәрне Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына озаталар.

    Без "Яңа юл" хуҗалыгында да булдык. Анда хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин һәм комбайнчы Хәмзә Юнысов белән очраштык. Монда да кыр техника гөрелтесенә кү­мелгән. Әле яңа гына суктырылган бодай исе борынны кытыклый, комбайн бункерыннан агучы көшелгә учны куеп, бөр­текләрне тоясы килә. Игеннәрне җыеп алу җа­ваплы хезмәт ул. Комбайнчылар да, шоферлар да гарәбәдәй бөртекләрнең әрәм-шәрәм булуына юл куярга тиеш түгел. Кырдан элеваторга ашлык ташучылар хезмәтенә дә күп нәрсә бәйле. Урып-җыюда катнашучыларның барысы да җит­ди, эшләреннән бүленеп, журналистлар белән сөй­ләшергә дә атлыгып тормыйлар.

    "Алтын кырлар" җәмгыятенең бар техника паркы, әйтерсеңә лә, "Корноухово" кырына күчкән. Комбайннар да, "КамАЗ"лар да, янгын сүндерү машинасы, ягулык ташучы машина да бер мәйданда.

    - Бер гектардан 23 центнер ашлык суктырабыз, посадка буенда туфрак дымлырак, уңдырышлылык та югарырак, - ди агроном Рәис Минһаҗев.

    - Кәефебез шәп, - ди шатлыгы йөзенә чыккан Николай Кузенков. - Яң­гырлар гына сирәк яуды, корылыклы ел өчен бу уңышны начар дип әйт­мәс идем.

    Без ел саен диярлек бу комбайнчы турында язабыз. Бер дә үзгәрми ул: җор сүзле, төз гәүдәле, күтәренке күңелле. Бар йөрәген биреп эшләүче­ләр­не Җир-Ана шулай яшәртә ул. Хәерле сә­гатьтә, Кайбыч игенчеләре!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: