Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч имәнлекләре чит ил белгечләрен кызыксындыра, әмма инновацион үзәк төзү тоткарлана әле

    Россиядә урманнарны, имәнлекләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган Халыкара фәнни-практик конференция июнь башларында Казанда узды.

    Россиядән генә түгел, БДБ һәм Европа илләре - Казахстан, Германия, Латвия, Швеция галимнәре һәм белгечләре катнашында үткән бу конференциядә Кайбыч имәнлекләре турында да зурдан кубып сөйләштеләр. Горурланырлык шул безнең Кайбыч. Ерак илләрдән килүчеләрне дә табигый байлыкларыбыз белән сокландыра алабыз! Урманчылар бездәге берничә гасырлык имәннәр белән танышып йөргәндә, әнә шундый горурлык хисләре кичердем мин. Һәрберсе үз телендә: "Искиткеч! Шәп!" дип кабатлый.

    Халыкара дәрәҗәдәге мондый очрашуның максаты - урманнарны, аерым алганда, имәнлекләрне үстерү буенча төрле илләр тәҗрибәсен өйрәнү, эшчәнлекне тагын да камилләштерү. Конференция Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институты, Россия Урманнарны саклау үзәге һәм Төньяк урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты инициативасы белән оештырылды. Анда мөһим проблемалар күтәрелде һәм Кайбыч районында "Россия имәнлекләре" урманчылык инновация үзәге төзелешенә стартның ни дәрәҗәдә тизрәк бирелүе шушы сөйләшү нәтиҗәләренә бәйле иде. Булачак инновация үзәгенең проекты инде күптән әзер. Кайбычта имән чикләвеге саклау урыннары төзелүенә бер Россия генә түгел, чит илләр дә кызыксыну күрсәтә. Ни өченме? Чөнки Европада экстремаль шартларда - коры җәйдә, көчле салкыннарда үсүче имәннәрнең соңгы границасы Кайбыч районына туры килә.

    Соңгы елларда имәнлекләрнең күпкә кимүе, агачларның сыйфаты начарлануы белгечләрне хафага сала. Моның сәбәпләре күп. Агачлар патшасы булган имәнгә климат үзгәрүе - глобаль җылыну да начар тәэсир итә, кешелекнең дә йогынтысы зур.

    Конференция өч көн дәвам итте. Беренче көнне докладлар тыңласалар, калган көннәрдә Саба һәм Кайбыч районнарында булдылар. Саба урманчылыгында кунакларны яңа селекция-орлыкчылык үзәгендә швед техникасы буенча агач үсентеләре үстерү технологиясе белән таныштырдылар. Ике ел эчендә бу үзәктә 24 миллионнан артык ылыс үсентеcе үстерелгән.

    Кайбыч урманчылыгында алар имән һәм юкә агачларының генетик резерватында булдылар. Без Петр патша заманнарында Кайбыч имәннәрен кораблар төзү өчен ташулары турында горурланып сөйлибез, әмма моның урманнарга нинди зур зыян салуы хакында онытып җибәрәбез.

    - Бүгенге көндә урманчылыкта 750 гектар мәйдан биләгән генетик резерватта без генофондны яхшырту буенча эш алып барабыз. Киң ябалдашлы биек агачларны, ягъни плюслыларын, күз карасыдай саклыйбыз. Алардан җыелган югары кыйммәткә ия имән чикләвекләрен сакларга махсус урын кирәк, - дип сөйләде Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин.

    Аның сүзләренә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кушылды. Төзелешне озакка сузмаска кирәклеге турында тагын бер кат җитди әңгәмә алып бардылар. Бу эштә вакытны кулдан ычкындырмау мөһим.

    Кайбыч районында төзеләчәк үзәкне заманча швед һәм немец җиһазлары белән җиһазландырырга җыеналар. Монда ДНК-маркировкалау лабораторияләре, 250 тонна сабакчалы имән чикләвеген криоконсервацияләү камералары, үсентеләрне ябык тамыр системасы буенча үстерү кырлары булачак.

    - Бу имәннәр өчен йөрәгем яна минем. Аларны саклыйсы һәм тагын да арттырасы иде, - диде имәннәрне көн дә күрүче урманчы Фиргать Каюмов.

    Фиргать ага гасыр яшьтәше булган имәннәр үсүче участокта эшли, шуңа да бу проблема аңа яхшы таныш.

    Бар кешене кызыктырган имәнле урманнарыбызда шактый озак хозурланганнан соң, конференциядә катнашучылар Федоровское авылында урнашкан Кайбыч урманчылыгына кайтты. Галимнәр әлеге очрашуның көткәннән дә нәтиҗәлерәк булуын, Кайбыч урманчыларының имәннәрне, урманнарны саклаудагы эшчәнлегеннән канәгать икәнлекләрен белдерде. Әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен урманчылык җитәкчесе Илгиз Хаффазовка Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

    Кайбыч районы гербында озын гомерлелек, бердәмлек, ныклык билгсе булган имән сурәтләнгән. Бу агачның республика символына әйләнүе дә бик ихтимал. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында республика символы булган үсемлекләрнең якынча исемлеге әзерләнеп, акцияне оештыру комитетына тапшырылган. Исемлек башында - төп урман формалаштыручы сабакчалы имән. Исемлектә шулай ук чыршы, каен, юкә, миләш, дүләнә, балан, артыш, сирень, тау нараты һәм башка агачлар да бар. Россиянең барлык субъектларында да тавыш бирү ысулы белән әлеге төбәкләрне символлаштыра торган үсемлекләр сайланачак. 1 июльдә http://ruspriroda.ru рәсми сайтында илкүләм тавыш бирү башланды, аның барышында, россиялеләр үз төбәкләренең яшел символларын сайлый ала. Алар сыйфатында төрле үсемлек булырга мөмкин: әлеге төбәк белән бәйләнешле һәм аның халкы өчен аеруча зур мәгънәгә ия агачлар, куаклык яисә чәчәкләр. Ә Кайбыч символы - имән. Шуңа да аңа тавыш бирик. Тавыш бирү 31 августка кадәр дәвам итәчәк, ә көзен үсемлек-символлар Россиянең беренче аллеясына утыртылачак, ул исә Кырым җирендә каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: