Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч имәнлекләренә игътибар арта

    Хәзерге вакытта Татарстанда имәнлекләрне саклау һәм яңаларын үстерүгә фәнни яктан да якын киләләр. Чөнки бу безнең барыбыз өчен дә мөһим.

    Төзелеш өчен 300 елдан артык урманнарны файдалану Татарстандагы имәнлекләрнең шактый нык кимүенә китерде. 1920, 2010 еллардагы корылык, 1940, 1978, 1979 елгы зәмһәрир салкыннар да зур мәйданнарда имән агачларын юкка чыгарды, шул сәбәпле, яфрак ашаучы төрле корткычлар һәм агачларга зур зыян китерүче авырулар барлыкка килде. Югалган имәнлекләрне яңадан торгызу, югары сыйфатлы, төрле авыруларга каршы торучанлыгы көчле һәм генетик составы яхшы булган агачлар үстерү өчен Татарстан Республикасындагы имәннәрнең генетик резерватын булдыру бурычы куелды. Бу эш 49 ел элек үк башланып китә, чөнки нәкъ менә шушы елны Кайбычта махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы оеша. 1983 елда бу урманчылыкта 23 гектар мәйданда имән үсентеләре мәйданы булдырыла, шулай ук 2147 гектар мәйданда даими орлыкчылык участогына нигез салына. Әмма, эшчәнлекнең беренче елларында көчле генетик фондны ачыклау һәм сайлауга фәнни яктан якын килмиләр һәм шул сәбәпле, башкарылган эшнең сыйфатына зыян килә.

    Орлыкчылык буенча даими урман базасы булдыру буенча эшчәнлекнең икенче этабы 1988 елда башлана дияргә тулы нигез бар. Нәкъ менә шушы елны фәнни хезмәткәр К.Краснобаева тәкъдиме белән Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгында табигать шартларына чыдам имәннәрне утырту өчен 743 гектар мәйданда генетик резерват ачыла. 1988-1997 елларда бу резерваттагы үсентеләргә генетик яктан селекция бәясе бирелә һәм имән, юкә агачларының плюслы үсентеләре билгеләнә. Урманнарны селекция ягыннан яхшыртуның бер юнәлеше итеп, яшь үсентеләр арасыннан иң яхшыларын, плюслыларын сайлап алуны билгелиләр. Агач үсешенең бөтен дәверендә дә плюслы агачлар саклана һәм аларны тиешенчә карап торалар. 1989 елдан генетик резерв территориясендәге корып килүче һәм минуслы агачларны кисә башлыйлар, нәтиҗәдә, 20 мең кубометр корыган агачны кисәләр. Кисү эшләрен башкаргада башка агачларга зыян китермиләр, кагыйдәләрне төгәл үтиләр. 1997 елда беренче этап төгәлләнгәннән соң бу үсентеләр имән һәм юкәнең генетик резерваты итеп рәсмиләштерелә.

    Сайлап алынган плюслы агачларның генетик фондын саклау максатында 2005 елда клон архивы булдыру мөһимлеге килеп баса һәм имәннең урман орлыкчылык плантациясенә беренче нигез салына. Бу имән клонын ике гектар мәйданда кушу схемасын төзегән Селекция орлыкчылык урманын саклау һәм химияләштерү үзәгенең әйдәүче инженер-орлыкчы С.Н.Яковлев катнашында уза. Әлеге мәйданга 28 плюслы агачның имән чикләвекләреннән үстерелгән 299 данә имән утыртыла. 2015 елның маена «Кайбыч урманчылыгы» белгечләре инде 25,8 гектарда плантация булдырды, 3500дән артык клон утыртылды. Хәзер имән клоныннан беренче уңыш алу вакыты якынлаша.

    Хәзерге вакытта «Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе» филиалы һәм «Кайбыч урманчылыгы» белгечләре белән берлектә имән плантацияләрендәге эшчәнлекне фәнни яктан нигезләү буенча төрле чаралар күрелә, төрле күзәтүләр, тәҗрибәләр алып барыла. Бу эш тәҗрибә станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты В.Сахнов һәм фәнни хезмәткәр, биология фәннәре кандидаты А.Прокопьев белән берлектә алып барыла. Клон агачлардагы чикләвекләрне соңыннан имәннең югары генетик кыйммәтле төрләрен булдыру өчен кулланалар.

    Урманчылар коллективының максаты «Россия урманнары» фәнни-призводство селекция-орлыкчылык предприятиесе булдыруга юнәлдерелгән. Ул түбәндәге комплексны үз эченә ала: орлыкларны озак вакыт саклау складлары, анда суыткычлар да бар, ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү өчен теплицалар, үсентеләрне үстерү өчен полигон, заманча технологик җиһазлар, машиналар, механизмнар белән җиһазландырылган субстрат әзерләү цехы. Болар Татарстан имәнлекләрен алга таба да үстерү өчен кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: