Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе - Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегаты

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды башланып китте. 6 августка кадәр дәвам итәчәк әлеге чара татар халкы тормышында мөһим роль уйный.

Дөньяның төрле илләреннән җыелган татарлар катнашында узучы әлеге корылтайга мине Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасыннан делегат итеп сайладылар. Без анда республиканың керәшен оешмаларыннан ун делегат катнашабыз. Мин үзем 2007 елдан әлеге иҗтимагый оешманың Кайбычтагы бүлеген җитәклим.
2017 елның маенда Рес­публика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә ун ел тулды. Бу вакыт аралыгында керәшеннәр тормышында зур үзгәреш­ләр булды, уңай эшләр башкарылды. Алда торган бурычларыбыз күп әле. Эшкә уңган-булган, тырыш, җор телле керәшеннәр хакына бар көчен биреп эшләгән оешмалар җитәрлек. Алар республикабызның төрле почмакларында - керәшен халкы кая яши, шунда оешкан. Безнең Кайбыч районының керәшен иҗтимагый оешмасы да үз төбәгендә бар көчен куеп эшләүчеләр рәтендә. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ярдәмен һәрдаим тоеп эшлибез. Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы ел саен үзенең эшчәнлегенә отчет бирә һәм киләсе елга план төзи. Ул безнең оешмада да шулай. Эшчәнлегебез киңкыр­лы. Район күләмендә генә түгел, республикада зурлап үткәрелүче чараларда да актив катнашабыз. Мамадыш районында илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган керәшеннәр катнашында узучы Питрау бәйрәмен ел саен көтеп алабыз. "Туым җондызы" фестивале барыбыз өчен дә кадерле фестиваль. Балаларның сәхнәгә инде онытыла баручы керәшен җырларын, биюләрен алып менүенә ничек сөенмисең ди инде!? Болай булгач, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланачак әле. Фестивальдә башка төбәкләрдә район белән район көч сынаша, ә бездә үзебезнең авыллар гына, чөнки чыгыш ясаучыларыбыз бик күп. Зона туры гел бездә уза, ә башка районнарга төрле төбәкләрдән җыелалар. "Туым җондызы"ның Казанда узучы йомгак­лау турыннан зур җиңүләр белән кайта безнең балалар! һәрбер авылда диярлек балалар ансамбльләре бар. Иске Тәрбит авылындагы "Сәүдияр" фольклор ансамбле халык ансамбле исемен алды.
Үз динебезне, гореф­-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз.Чиркәү ишекләре ачык, зур дини бәйрәмнәрдә анда яшьләр дә тартыла. Раштуа, Олы көн, чиркәүнең прес­тол бәйрәмнәрендә халык аеруча күп була. Турминский авылы кизләүләргә бай, андагы Иоа­н­н Предтечи чишмәсенә купель төзедек. Грант акчасына сафка басты ул. Качману кичендә православие динен тотучылар шунда су коена. Олы Тәрбит авылында төрле милләт вәкилләренең матди ярдәме белән керәшен чиркәве төзелә. Безнең район күпмилләтле, арадагы дуслык гасырлардан гасырларга дәвам итсен иде.
Кайбычның 13 авылында керәшеннәр яши, без район халкының биштән берен тәшкил итәбез. Керәшеннәр дигәч тә, без бит татар халкының бер өлеше.
Үзем Хуҗа Хәсән авылында туып-үстем. Чит- ят җирләргә тартылмадым, миндә үз ягымны ярату хисе көчле. Мәктәпне тәмамлагач, икътисадчы һөнәрен үзләштердем. Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач, югары уку йортын тәмамладым. Халкымны, туган ягымны, республикамны бик яратам, горурланам. Яшәсен безнең халык, бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегаты