Кайбыч китапханәчеләре табигатьне бергәләп сакларга өнди

"Табиблар- кешеләрне, ветеринарлар- кешелек дөньясын, экологлар- бөтен җир шарын дәвалый",- диде училище курсантларын сәламләү чыгышында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Иделаръягы территориаль бүлегенең икенче разрядлы баш белгече Әмир Җаббаров. Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесына ул "Табигатьне бергәләп саклыйбыз" дигән экологик КВНның жюри рәисе буларак килгән иде.
Булачак тракторчы-машинистлар һәм цифрлы мәгълүматларны эшкәртүчеләр, "Эзтабарлар" һәм "Табигать дуслары" командаларына бүленеп, әйләнә-тирә мохитны саклау буенча белемнәрен күрсәтте.
Алдына "Доброта һәм забота", ә артка "Волонтеры" дип язылган ап-ак футболкалар кигән малай-кызлар - КВНда катнашучылар, тамашачылар- курсташлары, укытучы-мастерлар.
Үзәк китапханә хезмәткәрләрен дә волонтерлардан аерып булмый, алар да яшьләр кебек волонтерлар киеменнән. Баксаң, экологик КВНны төп оештыручылар да китапханәчеләр икән.
-Узган ел китапханәбезнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлфинур Гомәрова, Казанда волонтерлар оешмаларының социаль инициативаларына грант ярдәме күрсәтү буенча уздырылган "Алга" бәйгесендә "Изгелек һәм кайгырту" проекты белән катнашып, 14 мең сум грант откан иде. Әнә шул грант акчасына без волонтерлар өчен футболка-кепкалар һәм фотоаппарат алдык. Бу безгә төрле чаралар оештыруда ярдәм итә. Экологиягә кагылышлы КВН үткәрү турындагы фикеребезне училище коллективы күтәреп алды һәм тырышып әзерләнде,- диде китапханә директоры Резидә Гыйрфанова.
КВНны китапханәчеләр Гөлия Гыйләҗева белән Эльмира Хәялиева үзләре әзерләгән кызыклы сценарий буенча алып барды.
Табигатьне саклау -барыбызның да уртак эше, дигән фикер анда кызыл җеп булып ятты. КВНда "Табигать дуслары" командасы җиңде. Ике командага да китапханәчеләр бүләкләр, диплом тапшырды, ә эколог Әмир Җаббаров училищега һәм китапханәгә Татарстан Республикасы туфрагының Кызыл китабын бүләк итте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 11:20Борындыктан Тәлига Хәйбуллина:”Тракторда эшләгән елларымны онытмыйм” Дәһшәтле сугыш авылдашым Тәлига Хәйбуллинаның балачак чорына зур йогынты ясый.9700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.14000
-
2 март 2021 - 15:27Фермерлар династияләре, сезнең өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар кабул итә.6200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.33000
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.16800
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.14900
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.24800
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.17400
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.21300
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.43400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!56600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.14700
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.10100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.42800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.14000
-
5 март 2021 - 11:20Борындыктан Тәлига Хәйбуллина:”Тракторда эшләгән елларымны онытмыйм” Дәһшәтле сугыш авылдашым Тәлига Хәйбуллинаның балачак чорына зур йогынты ясый.9700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика