Уракка старт бирелүгә, август аенда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 елның иң яхшы комбайнчысы» дигән бәйге игълан иткән иде. Республикада быелгы урак вакытында иң күп ашлык суктырган 200 комбайнчыны 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләү турында иде ул бәйге. Икмәк язмышын хәл иткән урып-җыю чорында комбайнчыларның хезмәтен...
Казандагы Игенчеләр сараена моңа кадәр 200 комбайнчыны бергә җыйганнары булмагандыр әле. Бу атнаның дүшәмбесендә анда министрлык игълан иткән бәйге җиңүчеләрен бүләкләргә чакырдылар. Министрлык сайты хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең котлау чыгышында болай дигән: «Татарстан тарихында төрле еллар булды. 2000-2009 еллар икмәкле еллар иде. Бишәр миллион тонна ашлык та җыйдык, ә аннан соң безнең хыяллар хыял гына булып калды. Быел уртак тырышлыгыбыз һәм климат шартлары аркасында барысы да үзгәрде. Мин үзем дә, хезмәттәшләрем дә эшегезнең авыр булуын аңлый. Биш миллион тонна Татарстан икмәген җыеп алу өчен күпме тузан эчелгәндер, әйтеп-аңлатып та булмый. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәхсән үз исемемнән сезне тынгысыз, авыр хезмәтегездә ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Без сезнең белән көчле һәм сезнең белән горурланабыз. Сез - Татарстан җиңүчеләре, аның фидакарь икмәк җыючылары».
Татарстанда күптән көтелгән биш миллион тонна ашлык үстерелүдә районыбыз игенчеләренең дә өлеше зур. Кайбыч тарихында да беренче тапкыр йөз мең тонна ашлык җып алынды. Шуңа да Татарстанның 200 иң яхшы комбайнчысы арасында безнең район механизаторлары да булуы бер дә гаҗәп түгел. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларны нәтиҗәле хезмәткә рухландырып торды, бу премиягә лаек булучылар арасында кайбычлылар да булырга тиеш дип гел әйтә килде. Районыбызның төрле маркалы комбайннарында эшләгән сигез комбайнчысы шушы премиягә һәм дипломнарга лаек булды. Менә алар: "Дубрава" җәмгыятенең икенче филиалыннан Николай Кузенков, Васил Сибгатуллин, Айнур Сафин, Альберт Шакиров, өченче филиалдан Илдар Шәрәфиев, «Яңа юл»дан Фәнис Бикбов, Руслан Тимершин, «Агрохимсервис» җәмгыятеннән Юрий Петров.
- Хезмәтемне республика дәрәҗәсендә бәяләүләренә мин бик шат һәм чиксез горурланам. Быел кырда комбайнда бишенче елын эшләдем. Ә төп эш урыным - подстанциядә, - диде Олы Кайбычтан Айнур Сафин. -Хезмәт шартларының яхшы булуы менә шундый матур нәтиҗәгә китерде дә инде. Кирәк чакта ярдәм иттеләр, тәмле ашаттылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәтебез белән гел кызыксынып торды. Директорыбыз Радик Миңнуллин урак барышында басуда гел безнең белән булды. Команданың бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә мул уңыш җыеп алдык. Уңыш булгач, безнең дә күрсәткечләребез яхшы булды. Шундый конкурслар булу комбайнчыларга тагын да зуррак курсәткечләргә ирешүгә этәргеч булып тора.
Табыннарыбызны икмәкле итүчеләргә, илебезне туендыручыларга рәхмәтләрне күпме генә әйтсәң дә аз кебек тоела.
Луиза Сөнгатуллина
Нет комментариев