Кайбычның алтынсу төскә кергән иген басуларында кыр кораблары - комбайннар хакимлек итә, ындыр табакларында эш кайный. Авыл хезмәтчәннәре, белгечләр иртә таңнан аяк өстендә, эшнең бик тә кызган чагы - уңыш өчен көрәш бара. Комбайннар гөрелтесе яңгыраган кырлар яныннан битараф кына узып китеп буламы соң? Без дә Федоровскоедагы басуда урак язмышын...
Иксез-чиксез кебек тоелган, бер башыннан икенче ягы күренмәүче "Дубрава" агрофирмасының беренче филиалына караган арпа басуында комбайнчылар Айрат Сафиуллин, Рәиф Гыйләҗев һәм Николай Ситнов ашлык суктыра. Рәт-рәт булып тезелеп барган комбайннарга карап, сокланмый мөмкин түгел. Сергей Сахарнов белән Денис Лещов шәхси йөк машиналарында иген ташый. Кылны кырыкка ярырдай чак булса да, яныбызга "Акрос" комбайны килеп туктады. Кабинасыннан берсе артыннан икенчесе ике яшь егет төште. Алар комбайнчы Рәиф Гыйләҗев һәм аның ярдәмчесе Илмас Фролов булып чыкты. Авыл халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Иген игү борынгыдан иң изге, иң дәрәҗәле хезмәт саналган. Игенче һөнәрен әнә шулай лаеклы дәвам итүчеләр булуына шатланып куйдым. Егетләрнең уракта беренче генә катнашулары түгел икән.
- Комбайнда унынчы сезон эшлим. Әлеге "Акрос" комбайнында - дүртенче ел. Ярдәмчем Илмас Фролов техниканың җаен белә торган тырыш егет. Ул Яшел Үзән шәһәрендәге суднолар төзү техникумында укый. Аның белән икенче ел бергә эшлибез, - диде Рәиф. - Без иртәнге биштән комбайныбыз янында инде. Чык кипкәнче аны көйлибез, төзек булмаган урыннары булса, ремонтлап җибәрәбез. Төшке һәм кичке ашларны кырда ашыйбыз. Пешекче кызлар бик тәмле пешерә, без бик канәгать.
Рәиф - Шүширмә егете, бүген гаиләсе белән Федоровскоеда яши. Аның әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да механизаторлар бар икән. Әтисе мәрхүм Рәшит абый да шактый еллар трактор иярләгән. Рәиф Гыйләҗев мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Мәктәпне тәмамлагач, техникага карата булган кызыксынуы аны Казан автотранспорт техникумына китерә. Аны тәмамлагач, өч ел урман хуҗалыгында комбайнда эшли. Бүгенге көндә Рәифнең төп эш урыны - Федоровскоедагы янгын сүндерү посты. Техниканы яратуы аны һәр җәй саен комбайнга утырырга этәрә. Моннан тыш, ул әле читтән торып югары юридик белем дә ала. Тормыш иптәше Альбина белән ике ул үстерәләр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, әнә шулай бөтен җирдә өлгерә ул. Агроном Илнур Сәлахов та комбайнчы һәм аның ярдәмчесе турында бары тик мактау сүзләрен генә ирештерде: "Бик тырыш егетләр"диде.
Игенче-механизаторлар тәмле пешерәләр дигәч, пешекчеләрдән нинди ризыклар әзерләүләре белән дә кызыксындым.
- Кыр эшләре вакытында безнең ашханәбездә дә урак өсте башлана. Без, биш пешекче - Сәлимә Насыйбуллина, Рушания Гобәева, Елена Зарницина, Роза Тимершина һәм мин көненә 160-170 кешегә кайнар ризык әзерлибез. Комбайнчыларны көненә ике тапкыр ашатабыз. Икесендә дә итле ризык пешерәбез, - диде Мөрәледәге ашханә мөдире Гүзәл Гарифуллина. - Төшкегә беренче, икенче ашлар һәм салат әзерлибез. Кичкегә шулай ук икенче аш һәм берәр төрле камыр ризыгы өлгертәбез. Чәйне дә тәмле итеп, алма турап, мәтрүшкә салып кайнатабыз. Безнең икенче филиал директоры Евгений Тутаев та игенчеләрне ашатуны даими контрольдә тота. Продукциягә кытлык кичермибез, аларны кайтартуда тоткарлык юк.
- Игенче-механизаторларыбызның кәефе яхшы. Ягулык-майлау материаллары мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителде. Быел уҗым бодае аеруча югары уңыш белән сөендерә, - диде "Дубрава" җәмгыяте директоры Юрий Осипов.
Барлык бөртекле культуралардан да әнә шундый мул уңыш алырга язсын. Игеннең бөртеге дә әрәм булмасын иде. Чөнки ул зур хезмәт һәм күпсанлы чыгымнар бәрабәренә үстерелгән. Алтынга тиң икмәкне җыеп алуда мәтрүшкәле чәйләр тәнегезгә көч өстәсен, хөрмәтле игенчеләребез!
Нет комментариев