Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч медикларын нинди проблемалар борчый?

    Олы Кайбычтагы мәдәният йортында медиклар катнашында узган җыелышта райондагы сәламәтләндерү-профилактика учреждениеләренең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2015 елга бурычлар билгеләнде. Җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты.

    Бездә сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелүен үзебез дә күреп, белеп торабыз. Үзәк сырхауханәдә капиталь ремонтны төгәлләү һәм яңа җиһазлар сатып алу өчен узган ел Президентыбыз ярдәме белән республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирелде. Райондагы фельдшер-акушерлык пунктларында да авыруларны кабул итү өчен шартлар тудырылган. Былтыр Кошман, Бәрлебашы авылларында яңа модульле пунктлар ачылды, Бортас һәм Турминскийда капиталь ремонт ясалды.

    - Үзәк сырхауханәнең заманча төсмер алуы, матди-техник базасының яхшыруы, пациентлар, медицина хезмәткәрләре өчен уңайлыклар булдырылуына Татарстан Президентына һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтлемен, - диде Альберт Рәхмәтуллин. -Үз эшен яратып башкаручы табибларыбыз да күп. Әмма эшчәнлекне тагын да яхшырту буенча файдаланылмаган мөмкинлекләрегез бар әле. Республикадагы медицина учреждениеләре рейтингыннан күренгәнчә, үсешкә урын бар.

    - Халыкка сез күрсәткән медицина ярдәме сыйфатлы булырга тиеш, - дип сүзгә кушылды Елена Шишмарева. - Гомер озынлыгы буенча район республикада лидерлар рәтендә, ә демография аксый: балалар туу күрсәткече түбән. Татарстанның 16 районында халык саны артуы күзәтелә.

    Үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов чыгышында да 2014 елда, шулай ук соңгы 11 елда район халкының кимүе турында фактлар яңгырады. 2003 елда муниципаль районда 16093 кеше яшәсә, агымдагы елның 1 гыйнварына ул - 14458.

    - Бездә килеп туган демографик хәл балаларның азрак тууы, үлем очракларының артуы, карт һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең күбәюенә бәйле, - дип билгеләп үтте баш врач. - Узган ел районда 168 бала туган (2013 елгыдан 24кә азрак), 243 кешенең гомере өзелгән. Кан әйләнеше системасы (инфаркт, инсульт) һәм яман шеш авырулары еш очрый, гомерне кыскарта.

    Спиртлы эчемлекләрне чиксез кулану да аяныч төгәлләнә, шул сәбәпле гомерләр өзелә. Тышкы сәбәпләрдән һәм яман шеш авыруларыннан үлем күрсәткече 2013 елгыдан 50 проценттан да артып киткән. Ашкайнату органнары авырулары - 52, йогышлы һәм паразитар авырулар - 50, тире авырулары 40 процентка арткан, йөклелек, бала табуга бәйле тайпылышлар - 84,4, күз авырулары 47 процентка кимегән. Туберкулез да кимүгә таба бара, былтыр биш кенә очрак ачыкланган. Шунысы куанычлы: бу чир балалар арасында күзәтелми. Әмма балалар травматизмы арткан. Эчкечелектән интегүче 134 кеше, наркотик матдәләр кулланучы дүрт кеше, ВИЧ-инфекцияле биш авыру диспансер күзәтүдә тора. Зурлар арасында вакытлыча эшкә сәләтен югалтучы кешеләр саны арткан. Былтыр медицина тикшерүенә җибәрелгән 289 кешенең 223е инвалид дип табылган.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында медицина хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең сәламәтлеген тикшерүгә җитди игътибар бирә. Халык арасында диспансерлаштыру үткәрү - өстенлекле бурычларның берсе. 2014 елда 2600 кешенең 2521е тикшерү узган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: