Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч муниципаль район Советының өченче утырышы үтте

    Кайбыч муниципаль район Советының өченче утырышының көн тәртибенә сигез мәсьәлә кертелгән иде. Утырышны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Кайбыч районының 2015 елдагы социаль-икътисади үсеше, 2016-2018 еллардагы үсешенең төп прогноз күрсәткечләре турында сөйләде. Район буенча тулаем территориаль продукция күләме якынча 3,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, үсеш - 105,6 процент. Эльвира Заһидуллина яшәешнең барлык өлкәләренә дә анализ ясады. Авыл хуҗалыгы тармагының иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуына басым ясап, быелгы корылыклы елда да игенчеләрнең 62 мең 250 тонна ашлык, 101 мең тонна шикәр чөгендере үстерүләрен билгеләп үтте. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны арткан, 10 айда 20 мең 715 тонна сөт, 1733 тонна ит җитештерелгән. "Хәзер иң мөһиме - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын саклау, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү. Бу - әлеге тармакның нәтиҗәлелеген тәэмин итәчәк", - диде ул.
    Отчет елында район икътисады һәм социаль өлкәгә кертелгән инвестицияләр күләме 960 миллион сум булыр дип көтелә. Муниципаль заказлар - район икътисадына зур ярдәм ул. Агымдагы елның 10 аенда 18 миллион 025 мең сумга 20 муниципаль контракт һәм килешүләр төзелгән һәм реестрга кертелгән. Быел эре һәм урта предприятиеләрдә гыйнвар-сентябрь айларында уртача хезмәт хакы 19454 сум (үсеш-8 процент) булды, авыл хуҗалыгы тармагында ул - 16416 сум (үсеш -12 процент). Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә зур игьтибар бирелә. Бу елның 10 аенда сөт сатудан халыкка 172 миллион 631 мең сум акча бирелгән, былтыргыдан 6 процентка күбрәк. Эльвира Заһидуллина кече эшмәкәрлекне, фермер хуҗалыкларын үстерү, лизинг-грантлар, сәнәгать мәйданчыклары турында сөйләде. Быел үзмәшгульлек программасы буенча бездә өч кеше үз эшен башлап җибәргән.Теләүчеләргә быел да юл ачык.
    Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова районда 9 айлык бюджет үтәлеше турында сөйләп, күрсәткечләрнең яхшы булуы, әмма ел ахырына кадәр оператив рәвештә хәл итәсе мәсьәләләр барлыгына тукталды. Ул шулай ук депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән 2016 елга бюджет проекты, муниципаль районның керем һәм чыгымнарының төп параметрлары белән дә таныштырды.
    Башкарма комитетның оештыру-хокукый бүлеге начальнигы Айрат Сибгатуллин районда муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр, район Уставына үзгәрешләр кертү проекты турында сөйләде.
    Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев депутатларны район Советындагы даими комиссияләр составы белән таныштырды, депутат берләшмәләре турындагы нигезләмәне раслау турында сөйләде.Утырышта бюджет, салым һәм финанслар комиссиясе, экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану, социаль сәясәт, законлылык, регламент һәм депутатлык этикасы, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча комиссияләр составы расланды. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров район Советының 2015 елга һәм 2016, 2017 еллардагы план чорына бюджеты турындагы карарына үзгәреш­ләр кертелүен хәбәр итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: