Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч почтасы начальнигы Гөлсәрия Галиәскәровага хезмәте өчен -- медаль

    Районда почта ташу, эшкәртү цехы начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрова югары бүләккә - Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының "Элемтә мастеры" медаленә лаек булды. Әлеге медальне аңа Казанда IT-паркта узган тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тапшырды.

    Бу аның беренче генә бүләге түгел, райондашыбызның "Татарстан почтасы" оешмасы, Россия Федерациясе исеменнән бирелгән бик күп Мактау кәгазьләре бар.

    Гөлсәрия Галиәскәрова почта элемтәсе хезмәтендә бөтен баскычларны узган кеше. Аның шушы системада эшли башлавына мартта 35 ел тула. Хезмәт юлын ул, мәктәпнең 10 классын тәмамлагач, 1980 елда гади хат ташучы булып башлый. Бер елдан бүлек начальнигы итеп билгелиләр, аннан Кайбычта телеграфчы, контролер, инструктор булып эшли. Соңрак, район почта элемтәсе узелы начальнигы урынбасары, 2004 елда начальник итеп куялар. 2011 елдан Гөлсәрия ханымның вазифасы почта эшкәртү, тарату цехы начальнигы дип атала.

    Бик сирәкләр генә ия була торган зур бүләккә лаек булу - озак еллар бер урында намуслы хезмәт кую нәтиҗәсе. Гөлсәрия ханымны чын күңелдән тәбрик итәбез, саулык һәм уңышлар телибез.

    Алсу Гаттарова,

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: