Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч полициясе оешуга 25 ел тулды

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районындагы бүлеге оешуга 25 ел тулды. 1991 елның 27 апрелендә, район оешу белән, Кайбыч районы башкарма комитетының эчке эшләр бүлеге дә булдырыла. Моннан соң шактый сулар акты, күп кенә вакыйгалар булды. Бу еллар эчендә хокук саклау хезмәтенә ике катлы матур бина төзелә, территориясе дә төзекләндерелә.Ул...

    Форма кигән кеше күргәч, төрлебез төрле хисләр бәйләме кичерә. Закон сагында торучыларга тирән хөрмәт белән карыйбыз, шул ук вакытта күңелне үзебезгә дә аңлаешлы булмаган сагаю хисләре дә биләп алырга мөмкин. Әмма закон таләпләрен төгәл үтәп яшәүчеләр хокук сакчыларыннан куркырга тиеш түгел. Алар безнең иминлегебезне кайгыртучылар. Авыл җирлегендә әлеге һөнәр ияләре бөтен бәлаләрдән коткаручыга әйләнә.

    Редактордан чираттагы задание алдым: укучыларыбызны Кайбыч полициясе хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән якыннанрак таныштыру, 25 еллык хезмәтләрен газетабыз битләрендә яктырту. Менә мин полиция бүлегендә. Дежур тору бүлеге каршындагы металл эзләгеч аша үтәм, мине камералар күзәтә, керү юлында автоматлы хезмәткәр каршы ала. Бинага килеп керүгә җитди атмосфера чолгап ала. Хәер, биредә башкача була да алмый.

    Кайбыч полициясе бүлеге белән 2014 елның августыннан полиция подполковнигы Рушан Хуҗин җитәкчелек итә. Ул - районның хокук саклау хезмәте постында өченче җитәкче, һөнәр баскычларының иң тәүге басмасыннан күтәрелгән, үзе хезмәт куйган оешманың тарихын тирәнтен белә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә дә, тикшерү бүлегендә дә эшләп зур тәҗрибә туплаган шәхес. Полиция начальнигы белән әңгәмәм, әлбәттә, оешуларының беренче елларына барып тоташты.

    -Кайбыч районындагы эчке эшләр бүлеге илдә һәм республикада катлаулы вәзгыять хөкем сөргән чорда оеша. Бүлеккә куелган төп бурыч-җинаятьчелекне кисәтү һәм халкыбызның иминлеген тәэмин итү,- диде ул.-Апас эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләгән милиция майоры Марат Нәҗиевны шушы яңа оешкан бүлеккә начальник итеп билгелиләр. Аның белән бергә Кайбыч җирлегендә туып үскән тагын сигез хезмәткәр күчерелә. Алар -милиция майоры Рифгать Гайнуллин, милиция капитаннары Наил Гаязетдинов, Николай Иванов, өлкән лейтенантлар Фирдүс Баһавиев, Мөдәрис Нуруллин, лейтенант Рамил Зиннуров, кече лейтенантлар Сергей Вахромов белән Илдус Ганиев. Ул чагында кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча кискен торган. Бүлек үзе элеккеге халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына урнаша. Бар байлыклары -коры стеналар һәм өч урындык. Оператив мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән, матди-техник базаны яхшырту бурычы белән дә шөгыльләнергә туры килә аларга. Район администрациясе ярдәме белән эш шартлары яхшыра башлый. Эшли башлауларының беренче елында ук машина һәм ике мотоцикл алалар.

    - Бүлек эшчәнлеге нинди мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән?

    - Хокук саклау органнары хезмәткәрләре алдында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау, аларның иминлеген тәэмин итү, җинаятьләрне, административ хокук бозуларны ачыклау һәм ачу бурычы тора.

    - Дежур тору бүлегендә күбесенчә нинди характердагы шалтыратуларны кабул итеп алалар?

    - Күп очракта шалтыратулар гаиләдәге низагларга, урлашу очракларына бәйле була, ягъни көнкүрештәге проблемаларга. Бераз эчеп алучыларның да бер сәбәпсез безгә шалтырату очраклары бар. Кем генә шалтыратса да, барысына да җавап бирәбез, чаралар күрәбез, вакыйга урынына чыгып китәбез. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый.

    - Полициядә хатын-кызлар да эшли. Югыйсә, бу һөнәр бер дә гүзәл затларга хас түгел кебек тоела.

    -Безнең коллективта тугыз хатын-кыз эшли, аларның берсе декрет ялында. Минемчә, полициядә хатын-кызлар да эшләргә тиеш. Безнең хезмәттә (мәсәлән, балигъ булмаган балалар белән эшләгәндә) йомшаклык, дипломатлык, хатын-кызларга гына хас тоемлау сыйфатларына ия булу бер дә артык түгел. Аларга төгәллек, җаваплылык хас. Хатын-кызлар - коллективыбызның бизәге, алар үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. Өлкән дознаватель Илсөяр Маланьева узган ел нәтиҗәләре буенча акчалата бүләккә лаек булды. Ул үз эшен яратып башкара, намус белән эшли. Өлкән оперуполномоченный Гөлнара Гыймадиева эшләгән участокта ир-ат хезмәттәшләренең ярдәме кирәкми, үз эшенең остасы ул. Өстәвенә, республикакүләм ярышларда да актив катнаша, спорттагы уңышларыбызда аның өлеше зур. 2012 елда суга батучы кыз­ны үлем тырнагыннан коткаран батыр хезмәттәшебез белән барыбыз да чиксез горурлана. Мәдәният чаралары да аннан башка узмый.

    - Балигъ булмаган яшьтәге балалар арасында хокук бозулар еш күзәтеләме?

    - Балалар арасында хокук тәртибен бозуларны кисәтү-иң мөһим бурычларыбызның берсе. Әмма узган ел алар катнашындагы җинаятьләр саны бераз артты. Быел судка ата-ана­ларның балаларына карата кылган җинаятенә кагылышлы ике эш тапшырылды. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы итеп Фәния Кәлимуллина билгеләнгәннән соң, үсмерләрнең тәртип бозуына бәйле хәл уңай якка үзгәрде. Бу өлкәдәге күрсәткечләр рейтингында зур сикереш булды - без соңгы баскычлардан бишенчегә күтәрелдек.

    - Рушан Галимуллович, коллективның уңышлары белән дә таныштырып узсагыз иде.

    - Гомуми эшчәнлек нәтиҗәләре буенча рейтингта безнең бүлек гыйнварда - икенче, февральдә - беренче, мартта ундүртенче урында. Шунысы куанычлы, тикшерү группасы эш нәтиҗәлелеге буенча икенче урында булды. Урлашуларга бәйле җинаятьләрне ачу, узган ел белән чагыштырганда, 26,9 процентка үсеп, 76, 9 процентны тәшкил итте. Җинаять кылынганда килгән матди зыянны каплау буенча да без алдынгы позициядә (беренче өчлектә). Җинаятьләрне профилактикалау буенча үз категориябездә 21 район арасында беренче урында. Агымдагы елның өч аенда шундый характердагы 17 җинаять ачылды (2015 елда - 9). Бу суд органнары һәм район прокуратурасы белән килешеп эшләү нәтиҗәсе дә.

    - Газетабыз битләрендә спорттагы уңышларыгыз турында еш язабыз, коридорда күпсанлы кубоклар һәм бүләкләр белән шкаф тора...

    - Бүлекнең оператив дежурные Александр Воробьев, оперуполномоченныйлар Александр Маланьев һәм Гөлнара Гыймадиевадан торган спорт командасы ел саен үткәрелүче җәйге һәм кышкы ярышларда призлы урыннар ала. Узган елның декабрендә состав яңарды: аларга яңа хезмәткәрләр Энҗе һәм Евгений Медовлар кушылды.

    - Бүлекнең кадрлар сос­тавы яңардымы?

    - Эчке эшләр бүлегендә 70, 56 хезмәткәр эшләгән вакытлар да бар иде, хәзер коллективыбызда 35 кеше исәпләнә. Узган ел сафларыбыз яңа кадрлар белән тулыланды. Моңа кадәр Апаста эшләгән Николай Петухов безгә оператив дежурный булып күчте. Казанда эчке эшләр бүлегендә тәҗрибә туплаган хезмәткәрләребез дә бар. Мәсәлән, Мәлки зонасына участок уполномоченные булып Наил Камалов кайтты. Медовлар гаиләсе дә Казаннан күченде. Энҗе шәхси состав белән эшләү төркеменең өлкән белгече, Евгений машина йөртүче. Инсаф Зарифуллин да шофер булып эшли башлады. Олы Кайбычтан Радик Фәсхетдинов Федоровское зонасына участок уполномоченные итеп билгеләнде.Урынбасарым булып Илнар Исхаков эшли башлады. Яшь, позитив хезмәткәр коллективыбызга тиз кушылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән торак мәсьәләсен дә хәл иттек. Исхаковлар гаиләсе Олы Кайбычның Спорт урамындагы капиталь ремонтланган йортка күченде. Хәзерге вакытта бүлектә кадрлар җитә диярлек. Татарстан Президенты ярдәмендә балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторына ярдәмче итеп муниципаль хезмәткәр штатын, шулай ук ЮХИДИ бүлегендә дә ирекле ялланган хезмәткәр булдырдылар. Без әлеге вазифаларга хезмәткәрләр сайлап алдык.

    Полиция начальнигы белән әңгәмәбезне телефон шалтыравы бүлә. Моннан файдаланып, кабинетны күзәтәм. Беренче чиратта игътибарны күпсанлы фуражкалар җәлеп итә. Аларны күргәч, балачак хатирәләрем яңарды. Әле кечкенә кызчык кына булган чагымда шифоньерны ачып, иң өстәге бүлегеннән әтиемнең милиция фуражкасын алып, озак кына аңа карап тора, хәтта киеп тә карый идем. Мөгаен, аның әлеге фуражканы һәм погонлы кителен ничек киеп йөргәнен күз алдына китерергә теләгәнмендер. Ә сандыкта төп артефактлар - кобура һәм атылган берничә гильза, фотоаппарат һәм күп фотографияләр саклана ...

    Телефон тынып кала һәм без участковыйлар турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Рушан Хуҗин әйтүенчә, полициянең биш участок уполномоченные районның биш административ зонасында хезмәт күрсәтә: Мәлки, Надеждино, Кайбыч, Федоровское, Колаңгы. Статистика күрсәткәнчә, иң күп җинаятьләр Олы Подберезье авыл җирлегендә кылына.

    Ел эшчәнлегенә йомгак ясау коллегиясендә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, участок уполномоченные Александр Куликов үз һөнәреннең остасы дип танылган, диплом һәм премия белән бүләкләнгән. Яхшы күрсәткечләр өчен Гөлнара Гыймадиева һәм өлкән дознаватель Илсөяр Маланьева да акчалата бүләккә лаек булган. Коллектив ветераннар белән тыгыз элемтәдә тора, аларны бәйрәмнәргә чакыра. Бүлекнең ветераннар Советы белән җитәкчелек итүче Ленар Закировка 83 яшь тулган, шунысы куанычлы, ул картлыкка бирешми. Беренче апрельдә Рифгат Гайнуллинның 80 яшьлеге булган, коллектив аның өенә барып, юбилее белән котлаган һәм бүләкләр тапшырган.

    Без эчке эшләр бүлеге ветераннары белән хаклы рәвештә горурланабыз, алар белән даими элемтәдә торабыз. Олы Кайбычта яшәүче Ленар абый Закировка 83 яшь, ул әле дә бүлекнең ветераннар Советы белән җитәкчелек итә. Рифгать Гайнуллинга 1 апрельдә 80 яшь тулды, без аны өенә барып котладык, бүләгебезне тапшырдык.

    Җинаятьләрне ачуда махсус өйрәтелгән этләр дә ярдәмгә килә. Озак еллар кинолог булып эшләп, сәламәтлеге какшау сәбәпле хезмәттән киткән хезмәттәшебез һәм аның эте Аргога алмашка Багирасы белән Сергей Комочкин килде. Шунысы игътибарга лаек, кагыйдә буенча, картаю сәбәпле Аргоны «йоклатырга» тиеш булсалар да, хуҗасы Алексей Воробьев дүрт аяклы дустын соңгы сулышына кадәр тәрбияләде. Ә Багираны сигез айлык чагында Казандагы кинологик үзәктән алып кайттылар. Ул Уфада алты айлык башлангыч әзерлек үткән.

    Бүлек начальнигы сүзләренә караганда, ирекле халык дружинасы хокук саклау органнары хезмәткәрләренә район урамнарында җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итә. Хәзер дежурга махсус расланган кешеләр генә чыга. Алар белән иң элек инструктаж үткәрелә, махсус бәйләвеч һәм жилет бирелә. Дружина составындагы кешеләр алар шул ук вакытта шаһитлар да. Өчәр кешедән торган ДНД район үзәгендә җомга, шимбә һәм якшәмбедә үтә. 2015 елда алар белән берлектә53 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. «Бәхеткә, районыбызда террорчылык һәм экстремизм күренешләре юк. Без аларны кисәтү буенча максатчан профилактик эш алып барабыз», - диде җитәкче.

    Рушан Галимуллович үзен эшкә алган Марат Нәҗиев, аннан соң җитәкчелек иткән, аның ярдәмендә күп нәрсәгә өйрәнгән Рамил Хәбибуллин турында җылы сүзләр әйтте. 2001 елда, Рамил Җәүдәтовичны бүлек начальнигы итеп билгеләгәндә, кече сержант Рушан Хуҗин Надеждинода участковый ярдәмчесе булган. Перспективалы хезмәткәр икәнлеген күреп алган начальник тәкъдиме белән ул җинаятьләрне эзләү бүлегендә эшли башлый, аннан соң тикшерү белән шөгыльләнергә туры килә. Хезмәт белән тәңгәл рәвештә ул милиция мәктәбендә укый, аннары -югары уку йортында. Әңгәмә ахырында полициядә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен нинди таләпләр куелуы белән дә кызыксындым.

    - Беренче мәҗбүри шарт -армия сафларында хезмәт итү үтү, икенчесе - югары юридик белемгә ия булу. Гипертония, яссы табанлылык, аркасында сәламәт булмаучылар кандидатлыктан төшеп калалар, психодиагностика үтә алмаучылар да бар.Эшкә урнашкан чагында җиде кат иләктән иләү кирәк дип уйлыйм, чөнки хезмәтебез бик киеренке, - диде бүлек начальнигы Рушан Хуҗин. - Барлык хезмәттәшләремә, ветераннарыбызга бәхет, сәламәтлек һәм эшебездә уңышлар телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: