Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч полициясенең эшчәнлеге яхшырган

    Яңа елның беренче эш атнасында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлегенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Районыбыз хокук сакчыларының уңышлары да бар: республиканың авыл районнары арасында алар хәзер алтынчы урында.

    - Иң кыены - ирешкән позициядә калу, - диде киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Коллективтагы кадрлар алмашы һәм үзгәртүләр эшчәнлегегезгә уңай йогынты ясады. Район халкының иминлеге һәм тынычлыгы сезгә бәйле.
    Киңәшмәдә шулай ук район прокуроры Руслан Заһретдинов һәм җәмәгать Советы рәисе, эчке эшләр бүлеге ветераны Марат Нәҗиев та катнашты. Кайбыч полициясе начальнигы Рушан Хуҗин 2016 елдагы эшчәнлекләренә анализ ясады, уңай якка үзгәреш­ләр һәм кимчелекләргә тукталды. Аның әйтүенчә, ел дәвамында бүлеккә барлыгы 1102 хәбәр кергән (2015 елга караганда 78 гә күбрәк), 147 җинаять (2015 елда - 176) очрагы теркәлгән, бу 16,5 процентка кимрәк. Шунысы куанычлы, районда аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу очраклары 4 тән 3кә, урлау -65тән 50гә, складларны, кибетләрне һәм башка сәүдә нокталарын басу 6дан 2гә, янап акча алу - 2 дән 1гә, законсыз рәвештә автомототранспортка ия булу - 7 дән 1гә, хулиганлык - 2 дән 1гә кимегән. 2015 елда милеккә аңлы рәвештә зыян салуның ике очрагы теркәлсә, былтыр юк. 2015 елда автомобиль транспортын урлау буенча бер җинаять кылынса, үткән ел ул теркәлмәгән. Үлемгә китергән сәламәтлеккә зыян салу узган елгы кебек үк - бер очрак. Шул ук вакытта кеше үтерү - бергә, йорт басу 10 нан 15кә һәм торак йортка үтеп кереп талау бергә арткан. Полициядә 131 җинаять эше тикшерелгән. Бу 2015 ел белән чагыштыр­ганда 23,6 процентка күбрәк. «Кайнар эздән» 12 җинаять ачылган. Җинаятьләрнең ачылышы 8,2 процентны тәшкил итә, бу алдагы елга караганда 3,8 процентка югарырак.
    Узган ел башында гына йомгаклау җыелышында коллектив ведомство җитәкчелеге тарафыннан тәнкыйтькә эләккән иде. Ел дәвамында кисәтүләрне исәпкә алганнар, эшне оештыруны үзгәрткәннәр. Нәтиҗәләр күз алдында. Әлбәттә, моның белән генә тукталып калмаганнар, таләпләрне тагын да югарырак куйганнар. Полиция начальнигы һәм прокурор тарафыннан яңгыраган тәнкыйть сүзләре эшләрне башкаруга җиңелрәк карау­га һәм үтәлү срогына бәйле иде. Шәхси секторда йөргән чагында халык белән эшләү җитеп бетмәве дә әйтелде. Бу авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу эшчәнлегенә һәм хәбәрсез югалганнарны эзләүгә йогынты ясаган. Җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 43 җинаять эше ачылган. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле ике, икътисади юнәлештәге җиде җинаять ачыкланган.
    Киңәшмәдә алкоголь базарына бәйле закон бозу­ларга юл куймауга зур игътибар бирелде. Узган ел тиешле документлары һәм махсус маркасы булмаган 92,75 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган, 2015 елда - 53,5 литр булган. 15 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Иминлек таләпләренә туры килмәгән спиртлы сыекча сату белән бәйле җинаять эше судка җибәрелгән. Агымдагы елда спиртлы сыекча саткан ханымга карата җинаять эше ачу планлаштырыла. Полиция­нең участок уполномоченныйлары эшчәнлегенә анализ ясап, Рушан Хуҗин исерек хәлдә килеп чыккан җинаятьләрне профилактикалау буенча эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавын әйтте. Отчет елында исерек килеш 75 җинаять кылынган (2015 елда - 48). Барлык тикшерелүче җинаятьләрнең яртысы шундый халәттә килеп чыккан. Исерек хәлдә җәмәгать урыннарында йөргән яисә спиртлы эчемлекләр эчкән өчен административ җаваплылыкка тарту күрсәткече дә кимегән. Прокурор Руслан Заһретдинов, Багай авыл җирлеге кешесенең суррогат алкоголь эчү нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашуы фактына басым ясап, участок уполномоченныйларына сорауны кабыргасы белән куйды: «Халыкның легаль булмаган алкоголь куллануын булдырмау өчен нинди чаралар күрелде?».
    Участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Альберт Шәфиев әйт­кәнчә, аларны ачыклау буенча максатчан эш алып барыла. Полиция начальнигы районга ялган спиртлы эчемлекләр кертүне кисәтүгә аерым игътибар бирү тәкъдимен кертте.
    -Эчкечелек- җәмгыятебезнең төп проблемасы, - дип ассызыклады прокурор Руслан Заһретдинов. - Сыйфатсыз аракы кулланудан кешеләрнең гомере өзелә. Районда тәртип хөкем сөрергә тиеш, аны булдыру безнең хәлебездән килә. Бүген бүлек адресына тәнкыйть сүзләре шактый яңгырады. Иң мөһиме, алар системалы характерда булмасын иде.
    Альберт Шәфиевның полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турындагы чыгышыннан соң Рушан Хуҗин аларның яхшы эшләве нәтиҗәсендә бүлекнең республикада алдынгылар рәтендә булуын ассызыклады.
    Унике ай эчендә Кайбыч районы территориясендә социаль мошенниклык факты теркәлмәгән. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә. Җәмәгать урыннарында һәм урамда кылынган җинаятьләр саны 2015 ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимегән. Балигъ булмаганннар тарафыннан җинаятьләр 2,3 тапкырга күбрәк кылынган. Полициядә 14 бала һәм балаларына тискәре йогынты ясаучы 12 тотрык­лы булмаган гаилә исәптә тора. Балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен 33 һәм аларны төнге вакытта урамда олылардан башка йөрткән өчен 14 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган. Имин булмаган гаиләләр белән эш барлык профилактика субъектлары белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.
    Узган ел районда сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алардан дүрт кеше һәлак булган, 13е тән җәрәхәтләре алган. Дүрт һәлакәт исерек хәлдә килеп чыккан, 38 аек булмаган машина йөртүче тоткарланган. Ун машина йөртүченең штрафлары 30 мең сумнан артып китә. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Тимершин юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм штрафларны түләттерү буенча максатчан эш алып баруларын әйтте.
    - Полиция бүлегенең эшчәнлеген даими күзәтеп барам, - диде Марат Нәҗиев, - Минем теләгем - халык белән тыгыз элемтәдә булыгыз. Ышанычларын яулый алсагыз, алар сезгә һичшиксез ярдәм итәчәк.
    Елга йомгак ясауны күңелле нотада тәмамладылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин отчет елында тырышып эшләгән хезмәткәрләр: дежур частьнең оператив дежурные, полиция капитаны Радик Бикчәнтәевка, ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Илфат Әхмәтовка Рәхмәт хатларын тапшырды. Аеруча катлаулы һәм мөһим эшләрне башкарган, югары күрсәткечләргә ирешкән өчен участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Альберт Шәфиевка, кинолог Сергей Комочкинга һәм беренче категорияле бухгалтер Миләүшә Җамалетдиновага Рушан Хуҗин рәхмәт белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: