Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы 2030 елда нинди булыр?

    Кайбыч районы 2021 елда нинди булыр икән? Ә 2030 елда? Соңгы елларда күзгә күренеп үскән, матурланган яңа өйләр, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары һәм башка бик күп корылмалар калкып чыккан район бу елларга, минемчә, бөтенләй танымаслык булып үзгәрер. Әле бу чорга кадәр шактый ерак булса да, Кайбычның инде 2016-2021...

    Татарстан Президентының 2015 елның 17 июнендә дөнья күргән "Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-үсеш стратегиясен раслау турында"гы законы нигезендә хәзер барлык шәһәр-районнарда да алдагы елларга үсеш стратегиясен билгелиләр. Илебездә икътисади кризис булуга да карамастан, Татарстан икътисадының тот­рыклылыгы һәм динамик рәвештә үсеше белән башка төбәкләргә үрнәк күрсәтә. Россиядә шартлар авыр булса да, Татарстан ышанычлы рәвештә Стратегия - 2030 программасында билгеләнгән бурычларны үтәү буенча ышанычлы рәвештә алга атлый. Әле май аенда гына безнең районның актив, идеяләргә бай кешеләре - башкарма комитет, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр Апаста КФУ вәкилләре, социолог­лар үткәргән тренингта катнашкан иде. Аңа кадәр Чүпрәле районы базасында стратегик сессия узды. Районның үсеш стратегия­сен билгеләү буенча фикер алышулар нәтиҗәсендә соңыннан безнекеләр аның проектын эшләде.
    Бу атнаның дүшәмбесендә узган район Советының чираттагы сигезенче утырышында депутатлар, утырышка чакырылучылар игътибарына шул проект тәкъдим ителде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, стратегиядә иң мөһиме-кеше капиталы булуын билгеләп үтте. Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров проект турында слайдлар күрсәтеп сөйләде.
    - Казан икътисади зонасы республиканың 24 районын үз эченә ала, Кайбыч та шулар арасында, - диде ул. - Ә стратегиянең төп максаты - район халкының тормыш сыйфатын тагын да яхшырту, Кайбычны инвес­тицион яктан күпләр кызыгырлык район итү, югары җитештерүчән эш урыннары булдыру, ял һәм хезмәт өчен уңайлы территория оештыру, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген күтәрү, кеше капиталын үстерүгә шартлар тудыру, районны финанс-икътисади яктан тотрыклы итү һәм башкалар. Стратегия проекты район сайтында урнаштырылган, аның белән һәр кеше танышып, безгә фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә ала. Аңа үзгәреш­ләр керткәндә сезнең фикерләр дә исәпкә алыначак.
    Чыгыштан күренгәнчә, стратегиянең иң зур блогы районның бүгенге социаль-икътисади хәленә бәйле. Хәзерге вакытта районда 215 кече эшмәкәрлек субъек­ты бар, бурыч- аларның санын 30 процентка кадәр арттыру, ә тулаем территориаль продукт күләмендә кече бизнесның өлешен 2030 елга 18 проценттан 40 процентка җиткерү. Инвестицияләр күләме былтыр 931 миллион сумга җиткән.
    Стратегия проектын тыңлаганнан соң, райондашларыбызның фикерләрен дә белештек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров болай диде:
    - Проектта икътисадны үстерүдә авыл хуҗалыгы тармагының зур көч булуы турында әйтелә. Бу чыннан да шулай. Авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлекне арттыру, яңа технологияләр кертү юлы белән 2017 елда көн саен 100 тонна сөт саву, итне өстәмә рәвештә 100 тоннага җиткерү бурычы куела. Моның өчен мөгезле эре терлекләрнең баш санын, азык базасын арттырырга кирәк.
    Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова:
    - Мәдәният учреждениеләренең стратегик юнәлешләренең берсе - районыбызның милли мәдәни хәзинәсен, гореф-гадәтләрне саклау, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, яңа талантларны барлау һәм сәләтләрен үстерүдә ярдәм итү, югары квалификацияле кадрлар табу, аларны торак һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итү. Безгә туган якны өйрәнү музее да ачарга кирәк.
    Стратегия проектында социаль өлкә, мәдәният, сәламәтлек саклау, район бюджетын, физкультура һәм спорт, авыл туризмын үстерүгә зур урын бирелә.
    -Без район үсешенең төп биш юнәлешен билгелибез,-диде Алексей Макаров. - "Кеше капиталы" блогында үсеш ноктасы - тормыш сыйфаты, һөнәри белем, җитештерүчән хезмәт, "Сәнәгать производствосы"нда - сәнәгать мәйданчыкларын, кече һәм урта бизнесны, "Кайбыч", "Экополис" сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, ә авыл хуҗалыгын модернизацияләүдә - җирдән нәтиҗәле файдалану, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына ядәм итү, "Инфраструктур үсеш"тә - инвестицяләр җәлеп итү, автомобиль юллары, йортлар төзү, "Туризм үсеше"ндә - авыл туризмы, спорт туризмы, экскурсион туризм, турист­лык комплексы объектлары төзү.
    "Кайбыч имәнлекләре" брэнды булдыру, "Россия имәнлекләре" проектын тормышка ашыру, кымыз, сөт продукциясе җитештерәчәк "Экополис" мәйданчыгы һәм төзелеш материаллары җитештерәчәк "Кайбыч" мәйданчыгы - стратегиянең өстенлекле юнәлешләре. Арендага торак төзү, күрше төбәкләрдән кече бизнесны безгә җәлеп итү дә күздә тотыла. Депутатлар стратегия проектын хуплап тавыш бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: