Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы авылларына багышланган «Авылымның тарихы» (История моего села) китабы дөнья күрде!

    Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музейда «Авылымның тарихы» (История моей деревни) китабын тәкъдим иттеләр. Идеяның авторы - Татарстан Республикасы "Аграр яшьләр оешмасы" иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлекчәсе рәисе Рушан Сайранов. Китапның төзүчесе һәм редакторы талантлы журналист Лилия Хәкимова.

    Китаптагы язмаларның авторлары - район китапханәчеләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары.

    Тәкъдим итү кичәсендә "Аграр яшьләр" оешмасы рәисе ярдәмчесе Ильмира Сабирҗанова һәм Кайбыч районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да катнашты. Алар китап авторларына уңышлар теләде һәм киләчәктә дә яңа проектларда катнашырга чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: