Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы авылларындагы мәчетләрдә Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр

    5 июльдә җир йөзендәге барлык мөселман кардәшләребез Ураза бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан районыбызның барлык мәчетләрендә дин кардәшләребез бәйрәм намазына җыелды.

    Олы Кайбыч авылы мәчете дә иртәдән үк шыгырым тулы иде. Ураза гаетенә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге олуг бәйрәм белән котлады, һәркемгә иң изге теләкләрен җиткерде.

    Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бәйрәм намазына җыелучыларга "Олы гөнаһлардан саклану" дигән темага вәгазь сөйләде. Аннан соң бергәләп бәйрәм намазы укыдылар, биргән сәдакаларга дога кылдылар.

    Бу көнне мөселман дөньясы ял итә. Һәркем әлеге олуг бәйрәм белән әти-әнисен, туганнарын, дусларын, гаиләсен котлый, бүләкләр бирә. Без дә Ураза бәйрәме котлы булсын, дигән теләктә калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: