Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы агрофирмаларга егерме көндә күпьеллык үләннәрнең беренче каткын урып бетерү бурычын куя

    - Яңгыр кирәк, яңгыр, - диештеләр уҗымнарның тишелеше белән танышырга чыккан авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре. Югыйсә, барлык хуҗалыкларда да язгы кыр эшләрен намус белән башкарып чыктылар, бер гектар мәйдан да чәчелмичә калмады. Инде атналар буе яңгыр яумавы, кояшның көннән-көн кыздыруы игенченең тынычлыгын ала шул.

    Иген басуларын карау, механизаторлар башкарган эшнең сыйфатына бәя бирү максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында райондагы барлык кырларны карап әйләндек. Игенчеләр зур эш башкарган: чүп үләннәренә, корткычларга, төрле авыруларга каршы бөртекле культураларга химик мат­дәләр дә сиптергәннәр. Хәзер бу мөһим агротехник чара шикәр чөгендере басуларында дәвам итә.

    Кырлар белән танышу "Подберезье" җәмгыятен­нән башланды. Биредә эш барышы белән дирек­торлары Александр Яшин таныштырды. Җәм­гыять­тә бөр­теклеләрне чәчү, тукландыру, химикатлар белән эшкәртү буенча барлык технология таләпләрен төгәл үтәгәннәр, чәчүлек мәйданнары да чиста. "Гөбенә" агрофирмасы директоры Юрий Осипов та шат, игеннәр тигез күтәрелеп килә бит! Басулары күзне иркәли, орлыклар яхшы тишел­гән, кырларда бернинди чүп әсәре күрмәссең. Ел саен шикәр чөгендерен күп үстерәләр. "Заволжье", "Алтын кырлар"да, "Яңа юл", Зур Колаңгы хуҗалыкларында да тырышып эшләгәннәре күренә.

    Мөрәле филиалында сенаж салу, Арысландагы күпьеллык үлән кырында печән хәзерләү барышын да карадык.

    - Барлык хуҗалыкларда да кыр эшләре намус белән башкарылуын үз күзләребез белән күрдек. Сезнең аша барлык механизаторларга тырыш, намуслы хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Булдырасыз, егет­ләр! Яңгырлар да явып китсә, мул уңышка өметләнергә була, - диде Альберт Илгизәрович йом­гаклау чыгышында.

    - Терлекчелекнең нигезе - ныклы азык базасы булуда икәнлеген барыгыз да аңлыйсыз. Бүгенге көндә, "Чекмарев"тан ка­ла, барлык хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне беренче кат чабарга керештеләр. Татарстан Рес­публикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу елда тер­лек азыгының күләме артыннан кууга түгел, сыйфатына игътибар би­рә. Хәзерләнгән печән, сенажның сыйфаты лабороториядә тикшерел­гәннән соң гына субсидия билгеләнәчәк. Бүгенге көндә "Заволжье" җәмгыяте кырларында унбиш тер­лек азыгы уру техникасы эшли, 1000 тонна сенаж салырга өлгерделәр. Агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү буенча махсус отрядлар төзелде. Район башлыгы егерме көн эчендә күпь­еллык үлән басуларын беренче катка урып бетерү бурычын куя. Белгәнегезчә, район буенча күпьеллык үлән басулары 12 мең гектарга якын, эш күләме шактый. Шулай да, бездә булган техника белән бу бурыч хәл итәрлек дип уйлыйм, - диде Рифкать Нуруллович.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: