Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз вазифасына кереште

    Бу атна башында Кайбычның сәяси-җәмгыяви тормышында тагын бер зур вакыйга булды: район Советының сайлаулардан соң уздырылган беренче оештыру утырышында депутатлар район башлыгы итеп яңадан Альберт Рәхмәтуллинны сайлады. Залда утыручыларның барысы да моңа гөрләтеп кул чапты, чөнки ул эшләгән чорда Кайбычның үсешен нәкъ менә аның исеме белән бәйлиләр һәм киләчәген дә...

    Кайбер кешеләрдән шундыйрак сорау­ны ишетергә туры килде: соң, район башлыгы булып эшләп торган җиреннән кабат сайлаулар нигә кирәк булды икән? Барысына да 13 сентябрьдә узган сайлаулар «гаепле». Бу көнне без Татарстан Президенты белән бергә авыл җирлекләренә депутатлар да сайладык. Узган атнада барлык авыл җирлекләрендә дә оештыру җыелышлары үтте, алардан 34 кеше Кайбыч район Советына депутат итеп сайланды. Авыл җирлекләре башлыклары составында үзгәрешләр юк. Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы итеп үз лидерларын - Альберт Рәхмәтуллинны сайладылар. Район Уставы кушканча, муниципаль берәмлек башлыгы әнә шул депутатлар арасыннан сайлана һәм яңа сайланган депутатлар бу кандидатурага Альберт Рәхмәтуллинны тәкъдим итте.

    Район Советының яңа составтагы беренче утырышын, иң өлкән депутат буларак, Газимагомед Магомедов башлап җибәрде. Анда, район оешмалары җитәкчеләре, дин әһелләре белән беррәттән, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Сәхибуллин һәм «Татарстанстат» җитәкчесе Валерий Кандилов та катнашты. Республиканың баш статисты үз чыгышында болай диде:

    - Районнарның үсеше аның белән кем җитәкчелек итүенә бик нык бәйле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу районга Альберт Рәхмәтуллины башлык итеп билгеләгәндә, аңа Кайбычны авыл хуҗалыгы буенча республикада беренче унлыкка кертү, районның үз йөзен булдыру бурычын куйган иде. Болар тормышка ашты! Ул үзен максатчан, булдыра торган җитәкче итеп күрсәтте. Аның белән күп аралашам һәм Кайбычны тагын да үстерү өчен яңа планнар белән яна. Ул шушы җирдә туып-үскән һәм халкын, туган ягын ярата.

    «Бердәм Россия« партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе Рәмис Хәялиев, Мөрәле, Федоровское авыл җирлекләре депутатлары Ринат Зиннәтуллин, Ольга Ивановалар да бу кандидатураны хуплап чыгыш ясады.

    Депутатларның барысы да яшерен тавыш бирү юлы белән Альберт Рәхмәтуллинны район башлыгы итеп сайлады.

    - Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, - диде ул үз чыгышында. - Килә­чәктә дә Кайбычны үстерү өчен максатчан эш алып барачагыбызга ышандырам.

    Район башлыгы урынбасары итеп, Колаңгы авыл җирлегеннән сайланган депутат Рәмис Хәялиевны ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар. Район башлыгы аның бу авыр вазифаны күп еллар дәвамында уңышлы башкаруына, кешелеклелек сыйфатларына тукталды.

    Соңыннан район Советының «Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын алыштыручыга конкурс игълан итү турында»гы карары кабул ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: