Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Медицина хезмәткәрләре көне белән котлавы

    Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

    "Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Борынгы гасырларда ук табиб һөнәре иң олуг һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып саналган. Шуңа да әлеге өлкәдә эшләүнең җаваплылыгы турында сөйләп тору артык. Сезнең эштә Гиппократ антына тугрылык саклау, тырыш һәм җаваплы булу гына җит­ми. Сезнең хезмәттә иң мөһиме ул - зур түземлелек, күңел байлыгы, сизгерлек, фидакарьлек. Һәр көн авыруларның күзләренә карап, аларга яшәү дәрте һәм өмет чаткысы бүләк итү җиңел түгел. Әмма табиб үз һөнәренә, үз эшенә һәрчак тугры калырга тиеш. Бәйрәм белән котлап, һәммәгезгә дә авыр хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: