Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы пенсионерлары компьютерда эшләргә өйрәнә

    Бүгенге көндә пенсионерларның компьютер каршында утыруы гаҗәп күренеш түгел. Әлеге замана техникасы һәм интернет өлкәннәргә кирәкме соң, дигән сорау да урынсыз, миңа калса. Чөнки аралашу, үзеңне кызыксындырган мәгълүматны туплау, күп кенә көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итү күбесенчә дөнья пәрәвезе челтәре ярдәмендә башкарыла. Шуны күз уңында тотып, район мәшгульлек үзәге быел да...

    Әлеге проект Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана. Пенсионерлар өчен ул бушлай һәм 72 сәгатькә исәпләнгән. Курслар тәмамлангач, аларга сертификат бирелә.
    - "Интернет - озын гомер" проекты гамәлгә кергәннән бирле, район буенча 65 пенсионер компьютер белеме үзләштерде һәм сертификат алды. Быел исә 30 кешене укыту каралган. Укулар Кошман һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләре базасында оештырыла. Төп максат - пенсионерларны электрон почтадан файдаланырга, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, төрле хезмәтләр өчен түләүләр башкарырга һәм скайп программасын өйрәтү, - диде район мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева.
    Йөз кат ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерле, диләрме әле? Өлкәннәрнең ничек укуларын тулырак күзаллау максатында без Кошман мәктәбенә юл тоттык. Биредә укытучы Алия Насретдинова унбиш кешелек төркемне компьютерда эшләргә өйрәтә. Дәресләр интернет челтәренә тоташтырылган компьютерлар белән җиһазландырылган кабинетта үтә.
    - Өлкәннәр бик кызыксынып шөгыльләнә, аларны укытуы кыен түгел, чөнки өйрәткән материалны тиз үзләштерәләр. Бирегә йөри башлаганчы арада компьютерны сүндереп, кабыза белмәүчеләр дә бар иде. Хәзер инде текст яза, электрон почта белән эшли беләләр, хат язышалар, - диде Алия Насретдинова. - Иң мөһиме - алар монда бер-берсе белән аралаша, өйрәнгәннәр буенча фикер алыша.
    Чыннан да, укып-белем алырга беркайчан да соң түгел. Компьютерны белү - замана таләбе. Укырга йөрүче апалар моны яхшы аңлый.
    - Өйдә компьютер булса да, аңа исем китми иде. Укырга чакыргач, кызыксынуым уянды. Замана техникасында эшләргә, текстлар язарга өйрәндем. Алга таба скайп дигән хикмәтле әйберне өйрәнеп, аның аша туганнарым белән дә аралашырмын дип уйлыйм, - диде Лира апа Шәйхетдинова.
    - Без дә компьютер белән биредә таныштык, өебездә әлегә ул юк. Кем белә, бәлки тора-бара алырбыз да әле, интернет дип аталучы хикмәтле челтәрдән бик күп мәгълүмат табып була бит. Рәхмәт безне шулай бергә җыеп укырга мөмкинлек тудыручыларга һәм укытучыбыз Алиягә, - дип әңгәмәгә кушылды Фәридә апа Шиһапова белән Гөлфания апа Әхмәтшина.
    Гүзәл апа Саттарова белән Нурания апа Мотыйгуллинаны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүләр башкару кызыксындыра. Компьютер һәм интернет алар өчен яңалык түгел. Ул икесенең дә өйләрендә бар һәм аннан даими файдаланалар икән. Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтим әле, әлеге ханымнар замана белән бергә атлый - алар Вконтакте социаль челтәрендә теркәлгән, дуслары, туганнары һәм балалары белән даими элемтәдә торалар.
    Кошманның актив һәм кызыксынучан өлкән яшьтәге апалары белән аралашкач, пенсиягә чыккач тормыш башлана гына дигән гыйбарәгә күбрәк инандым. Саубуллашканда, алган белемнәрегезнең файдасын күрергә язсын, дип теләк теләдем аларга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: