Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы терлекчеләре кышкы сессиягә әзерме

    Салкын кышларга кереп барабыз. Терлекчеләр дә "кышкы сессия"гә әзерләнә, чөнки кышлату чоры аеруча җаваплы. Фермаларда малларның баш саны арту буенча Кайбыч республикада беренче бишлектә бара. Бу кадәр терлекне, үлем-җитемнәргә юл куймыйча, тиешенчә карарга, алардан мул продукция алырга кирәк. Сыерларның чисталыгы, терлек азыгының сыйфатлы булуы, фермаларның яңартылуы, эшкә җаваплы караш -...

    Иске Тәрбит авылындагы фермада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз нәкъ шулар хакында барды. Савымчылар, иртәнге савымнан соң, өйләренә кайтып киткән. Фермага килеп керүгә күзгә ташланганы - тигез рәт булып буйдан буйга сузылган терлек азыгы. Сыерлар алларына мул итеп салынган шул азыкны күши. Улакларның әсәре дә юк монда, маллар азык өстәленнән "сыйлана". Өстәл дигәч, гадәти өстәлне күз алдына китерә күрмәгез тагын: азык таратучы трактор азыкны таш идәннән бераз гына күтәртеп ясалган буш жиргә тарата. Савымчыларның эше җиңеләйгән: скотниклар йөге белән кертеп аударган азыкны улакларга ташыйсы юк хәзер. Улакта калган азык, ашалып бетмәсә, бозылырга да мөмкин, ә азык өстәлендә - юк.

    - Сыерларны яңа гына чистарта башладыгызмы әллә? - дип сорады район башлыгы.

    - Әйе, ноябрьдән генә.

    - Күренеп тора шул, иртәрәк булса, алар тагын да чистарак булыр иде. Сыерларны бар җирдә дә юырга, моның өчен савымчыларга өстәмә түләргә кирәк. Сөт, күп булуы өстенә, сыйфатлы да булырга тиеш.

    Эш күрсәткечләре белән агрофирма директоры Юрий Осипов таныштырды.

    - Безнең терлекчеләр агымдагы елның ун аен яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләде: ит-сөт җитештерү планы үтәлде. Һәр сыердан 6380 килограмм сөт савып алдылар, узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерүне 612 тоннага арттырдылар, 1960 баш бозау алдылар, - диде ул.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбычның сөт җитештерү буенча алдынгылар сафында баруы, әмма моның, ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп, һаман да бер урында гына таптанып торырга нигез түгеллегенә аерым басым ясады:

    - Терлекчелек - кышкы чорда хуҗалыкларга акча кертүче бердәнбер тармак. Сөт - яшәү чыганагы. Шуңа да җитештерү күләмен арттыру мөһим. Һәр сыерның ничә литр сөт бирүен анализларга, савымчылар белән ешрак очрашырга кирәк. Ә фермалардагы реконструкцияләр - заман таләбе, тагын да яхшырак эшләргә омтылышыбызны күрсәтә .

    Иске Тәрбиттән соң, Чүтидәге фермаларда кышлату барышы белән таныштылар. Ә Олы Тәрбиткә баргач, күпләр мондагы фермаларны танымадылар дисәк тә һич арттыру булмас. Быел җәй анда ун миллион сумлык реконструкция ясалган. Бу хакта без сезне газетабызның алдагы саннарының берсендә таныштырырбыз әле.

    "Ак Барс Кайбыч"ның "Гөбенә" агрофирмасында көнсаен Яшел Үзәндәге комбинатка 467 мең сумлык 25 тонна сөт саталар.

    Моңа кадәр сөтнең килограммы 19 сумнан булса, 25 ноябрьдән сату бәясе - 20 сум. Хуҗалык эшчеләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Хәзер монда 541 кеше эшли. Айлык хезмәт хакы фонды - 8 миллион 200 мең сум, а бер кешегә айлык уртача хезмәт хакы - 15 мең сум. Узган ел белән чагыштырганда, хезмәткә түләү 13 процентка арткан. Агымдагы елның 10 аенда 265 миллион сумлык керем алганнар, шуның 184 миллионы - терлекчелек продукциясе сатудан, шул исәптән 146 миллион сумы - сөттән. 2013 елда бу вакытка 110 миллион сумлык сөт саткан булганнар. Моңа сөт саву күләменең һәм сату бәясенең артуы йогынты ясаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: