Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районын давыл «тузгытты». Зыян күрүчеләр дә бар

    Көтелмәгән хәл узган шимбәдә иртәнге уннар тирәсендә башлана. Иртән үк агач яфракларын йолкып, туңдырып искән көчле тагы да көчәя, давыл, гарасат куба. Чыннан да куркыныч бер мәхшәргә әйләнә бу гарасат. Түбә калайлары куба, коймалар куптарыла, тәрәзәләр ватыла... Давыл, бер сәгать тирәсендә Кайбыч районының бер ягыннан кереп, юлында очраган күп нәрсәне...

    Әлеге көчле җил, давыл нәтиҗәсендә район җирлегендә булган хәлләр турында безгә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сөйләде:

    • Өченче октябрь көнне һава торышында атмосфера басымы төшүе Кайбыч районында да күзәтелде. Ул көнне басым 731гә җитте. Шуның нәтиҗәсендә, районда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкты. Җил электр линияләрен өзде, күп кенә авыллар утсыз калды, хәтта кайбер фермаларда кичке савым да туктап торды. Шулай ук, шәхси хуҗалыкларга, мәктәпләргә, фермаларга да шактый зыян салып узды бу көчле җил. Әлбәттә, без, беренче эш итеп, халыкны электр энергиясе белән тәэмин итәргә тырыштык. Алны-ялны белмичә, биш бригада ике тәүлек буена көч куйды бу эштә. Шәхси хуҗалыклардагы иң зур җимереклекләр - шифер түбәле сарайларда булган. Күпләрнең өй түбәләренә зыян килгән. Иске Тәрбиттә, мәсәлән, шиферларның 33әр метрга кадәр очып китү очраклары күзәтелгән. Чүти авылында мәктәп, аннан ерак түгел кибет түбәсе калайлары алып ташланган. Мәлки мәктәбенә зыян килгән, Ульянково авылындагы мәктәпнең спортзал өлешенә шактый зыян килгән, Надеждино авылында механик мастерскойның түбәсен очыртып киткән, Мөрәле авылында автоүлчәү түбәсен алып ташлаган, Борындык мәктәбенең әле капиталь ремонт вакытында гына ябылган сарай башын алып ташлаган. Агачлар авып, зур ботаклар сынып төшеп, Воскресенский, Пләтәни авылларында ут бетеп торды, Яңа Пәтрәки авылында, җил, электр линиясе баганаларын аударган. Табигатьнең үз законнары, башка бәла-каза булмас дип, беркем дә әйтә алмый. Шуңа күрә мондый вакытта сабырлык күрсәтү сорала, электр энергиясе белән бәйле оешмаларга бензогенераторлар кулланыр­га киңәш итәбез. Зыян күрүчеләрнең күбесе атна башында ук иминиятләштерү компанияләренә мөрәҗәгать иткән. Аларга, бигеле, давылдан соңгы җимереклекләрне төзәтү финанс ягыннан күпкә җиңелрәк булачак.

    • Язманы әзерләгәндә, районда иң зур зыян күрүче гаилә белән дә аралашыр­га туры килде. Кушкүл авылынды яшәүче Сергей һәм Надежда Губеевларның фронтон җимерелеп төшеп, ике матчаны сындыра, йокы бүлмәсенә түбәдән кирпечләр ишелеп, йорт эчендәге көнкүреш техникасына да зыян сала. Өч балалы гаиләгә шактый зыян килә. - Әле ярый бу вакытта өйдә беркем дә юк иде, балалар кайсы мәктәптә, кайсы дәү әниләрендә калды, үзебез эштә. Әлегә йортыбызда яшәмибез, әниләргә күчендек. Йортта төзәтү эшләре бара. Йорт-җирне вакытында иминиятләштергән булуыбызга да куанабыз, - ди Надежда ханым.

    Җил, давыл, яңгыр, буран... Ни генә дисәк тә табигать бездән көчлерәк шул. Аның үз кагыйдәләре, үз кануннары. Алдагы көннәрдә безне нинди һава торышы көтә, мондый гадәттән тыш хәлләрне никадәр иртәрәк белеп була дип, без Кайбыч районы метеостанциясенә мөрәҗәгать иттек. Техник-метеоролог Александр Пашанин менә ниләр сөйләде:

    - 7-11 октябрь көннәрендә һава торышы үзгәрә дигән хәбәр килде безгә. Сигезеннән карлы-яңгыр, урыны белән секундына 20-22 метр тизлектә көчле җил булуы көтелә. (Гарасат булган көнне җилнең тизлеге 25 метр булган. - Р.Х.) Температура +2 градустан 3 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Күз күреме начар, юлларны боз каплаган булуы бар, машина йөртүчеләрне сак булырга чакырабыз!

    Кешелекнең нинди генә мөмкинлекләре булса да, табигатьнең бездән өстен икәнлеген танырга тиешлебез. Җил-давыллар, табигать гарасатлары бездән ерак йөрсә иде! Сакланганны сак­лармын, дигән гыйбәрәне дә истән чыгармыйк!

    Районның МЧС бүлеге дә мондый табигать шартларында халыкны игътибарлы булырга өнди һәм менә шундый саклык чаралары тәкъдим итә:

    Көчле җил вакытында ябык бина эчендә калсагыз, тәрәзә яныннан ераккарак китеп, бүлмәдә куркынычсыз урын табып, шунда тыныч кына утырып тору кирәк. Өйдә булганда, электр энергиясен өзеп куярга, мичтәге утны сүндерергә, газ кранын ябарга да онытмагыз. Караңгыда калсагыз, фонарь, лампа, шәм кулланырга була.

    Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, күпер, җимерелеп төшәргә мөмкин булган корылмалар, электр энергиясе уза торган линияләр тирәсендә, агачлар янында, елга ярында калмаска, мондый урыннарга ышыкланмаска, инде ишелә башлаган биналарга кереп качмаска тырышыгыз. Ныклы ышыкланыр урын табып, давыл узганны тыныч кына шунда көтегез.

    Коткаручылар яки янгын сүндерүчеләр ярдәме кирәк булганда 112, 101 (кесә телефоннары өчен) яки 01 телефонына шалтыратыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: