Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында башкарма комитет җитәкчесен сайладылар

    Узган атнаның җомгасында Кайбыч район Советының икенче утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Валерий Власов, Татарстан Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Сәхибуллин, районның оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашында үтте.

    Утырыш башында Кайбыч район Советының өченче чакырылыш депутатларына тантаналы рәвештә танык­лыклар тапшырылды. «Районыбыз халкына хезмәт итәчәкбез», - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык муниципалитет депутатлары исеменнән.

    Утырышның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән иде. Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә буенча конкурс комиссиясе рәисе Сергей Лазарев чыгыш ясады. Ул әлеге вазифага Алексей Макаров һәм Игорь Канашов кандидатурасы тәкъдим ителүен хәбәр итте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Алексей Макаров кандидатурасын хуплады, аңа уңай бәя бирде һәм болай диде: «Алексей Макаров - безнең районда үскән кеше. Әлеге вазифаны башкарган чорда ул үзен яхшы җитәкче итеп күрсәтте». Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән башкарма комитет җитәкчесе итеп Алексей Макаровны сайладылар.

    Башкарма комитетның оештыру-хокук бүлеге начальнигы Айрат Сибгатуллин Кайбыч районында бюджет төзелеше турындагы нигезләмәнең аерым нормаларының гамәлдән чыгарылуы һәм Кайбыч район Советының 2012 елның 3 ноябрендә кабул ителгән «Кайбыч районы территориясендә эшчәнлекнең аерым төрләре өчен берләштерелгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу турында»гы 138 нче карарына төзәтмәләр кертү турында чыгыш ясады.

    Депутатлар Татарстан Икътисад министрлыгы тәкъдиме белән район бюджетын бер елга кабул итү һәм район территориясендә берләштерелгән салым коэффициенты турындагы мәсьәләләрнең чишелеш проектын раслады. Алга таба депутатлар район Советының муниципаль хезмәткәрләр турындагы кайбер нигезләмәләренә кагылышлы карарының гамәлдән чыгуы, район бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр кертү, территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен кандидатлар тәкъдим итү мәсьәләләренә тукталды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: