Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында генераль җыештыру башланды

    Табигатьтә яз хакимлек итә башлауга, тирә-юньне чистарту буенча өмәләр башланып китә. Гадәттә, 1 апрельдән Татарстанда санитар икеайлык игълан ителә. Аның максаты - республикабызны экологик яктан чиста төбәк итү, җирлегебезне чүп-чардан арындыру, без яшәгән тирәлекне гөлбакчага әйләндерү. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкын әлеге өмәләрдә актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итте һәм...

    Апрель безнең өчен аеруча кадерле ай. 25 ел элек Кайбычның мөстәкыйльлеген яулап алган ай булган өчен кадерле ул безгә. Чирек гасырлык юбилеебыз белән котларга Татарстан Президентының да, гомумән, кунакларның күп килүе көтелә. Ә кунак килгәндә, үзебез беләбез, зурдан кубып, өебезне, ишегалдын җыештырабыз, ягъни генераль җыештыру үткәрәбез. Бу юлы да зур кунаклар килгәндә битне кызартырга ярамый, шуңа да юбилейга кадәр Кайбычта, авылларда көчәйтелгән режимда өмәләр үткәрергә кирәк. Юк, өмәләр кунаклар килгән өчен генә узмый бездә, уртак йортыбызның чис­талыгы үзебез өчен кирәк. Без яшәгән тирәлек матур, башкаларга үрнәк булсын! Сәламәтлегебез дә без сулаган һаваның, тирә-юньнең чисталыгына бәйле бит. Кайбычны Татарстандагы экологик яктан иң чиста район исеменә лаек булырлык итеп җыештырырга кирәк.
    Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсенең көн тәртибенә дә районда санитар икеайлык үткәрү мәсьәләсе кертелгән иде.
    - Экологик икайлыкны тиешле дәрәҗәдә үткәрү буенча бу елның 23 мартында карар кабул иттек. Эшчәнлекне контрольдә тотучы оператив төркем төзелде, эш планы билгеләнде, - диде башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров үз чыгышында. - Әлеге план нигезендә авыллар, социаль-мәдәни объектлар, кибетләр, фермалар, халык күп йөри торган урыннар, парклар, оешма-предприятиеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, балалар мәйданчыклары, контейнерлар, һәйкәлләр, юллар, зират тирәләрен, елга-күлләр, чишмә буйларын чистарту бурычы тора. Шулай ук чәчәкләр, агачлар да утыртачакбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: