Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында кече һәм урта бизнес ничек үсә?

    Республика лидерының стратегиясе Татарстанда бизнесны үстерүгә ныклы гарантия тәэмин итә. Илдә кризис булуга да карамастан, республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итү туктатылмаячак. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны актив рәвештә үстерү бурычын куя.

    Бүгенгедәй авыр икътисади шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек район экономикасының тотрыклы рәвештә үсүенең гарантына әйләнергә тиеш. Әнә шуңа күрә дә җирле эшмәкәрләргә һәръяклап ярдәм итәргә кирәк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашында узган җыелышларның берсендә шулай дип белдерде. Кече эшмәкәрлекнең район үсешенә керткән өлеше елдан-ел үсә бара. Салым керемнәренең арта баруы исә саф авыл хуҗалыгы районы өчен уңай күренеш.

    - Эшмәкәрлек авыл кешеләрен эш белән тәэмин итәргә, яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итә. Бу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Ә иң шатландырганы - хөкүмәтнең үз эшен башлап җибәрүчеләргә, инде эшен җайга салган товар җитештерүчеләргә һәрдаим ярдәм итеп торуы, - диде муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин. - 2014 елда Татарстанда "Татарстан Республикасының дүрт муниципаль берәмлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү динамикасы" проекты әзерләнде. Ул Кайбыч, Норлат, Аксубай һәм Кама Тамагы районнарында эшләүче предприятиеләрне үстерү һәм яңа компанияләр ачуга юнәлдерелгән. Районда эшмәкәрләрнең попечительләр Советы оештырылды. Шушы Советның рәисе буларак, кече бизнестагыларның активлыгын арттыру юнәлешендә яңа бурычлар билгеләдек. Бу безгә булган резервларны барларга мөмкинлек бирә. Аның составында башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, агрофирмалар җитәкчеләре, эшмәкәрләр үзләре бар.

    Кече һәм урта бизнесны алга таба үстерү өчен әлеге Совет утырышында берничә проект турында сүз алып барылган. Болар: сөт җитештерү производствосы ачу (шәхси эшмәкәр Сафиуллин Р.Р.), ит һәм ит продуктлары эшкәртү, җитештерү ("КайбицыАгро"), җиләк-җимеш үстерү һәм эшкәртү ("Муклуков" фермер-крестьян хуҗалыгы), яшелчәләр үстерү бизнесын алга таба үстерү (шәхси эшмәкәр Батрасова Т.М.), кымыз җитештерү һәм туристлык комплексы булдыру ("Фәсәхов Р.К. крестьян-фермерлык хуҗалыгы), катнаш азык һәм витаминлы үлән оны җитештерү ("СЛ-Агро" җәмгыяте) проектлары. Шулай итеп, Кайбыч районындагы шәхси эшмәкәрләр бизнесның яңа төрләрен үзләштерә.

    - Мин Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашуы турында интернеттан игътибар белән укып чыктым. Анда Россия төбәкләре арасында Татарстанның бизнес алып баруда лидерлар рәтендә булуын билгеләп үтүләре миңа бик ошады. Бу, чыннан да, шулай, - диде безгә Афанасьевкадан КФХ башлыгы Павел Муклуков. - Мин үзем хөкүмәттән бер миллион ике йөз мең сум күләмендә субсидия алдым. Илле гектар мәйданда җирем бар, шуңа да җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнә башладым. Узган ел Голландиядән җиләк үсентеләре кайтардылар, су сибү комплексы, башка җиһазлар да аннан кайтты. Акчаның зур өлеше шуңа тотылды. Былтыр бер гектарда җиләк, яртышар гектар мәйданда карлыган һәм кура җиләге, авыл халкына сату өчен 25 мең төп җиләк үсентесе утырттык. Быел зур уңышка һәм табышка өметләнәм. Продукцияне ничек сатармын, әрәм-шәрәм булмасмы икән, дип бер дә борчылмыйм. Чөнки Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында безгә республикадагы супермаркетларны тәэмин итү бурычын куйдылар бит. Үзебезнең район кешеләре генә түгел, күрше-тирә районнарда яшәүчеләр дә безнең җиләкләрне яратып алырлар дип ышанам.

    2012 елда тулаем территориаль продукт күләмендә эшмәкәрлекнең өлеше 16, 4 процент булса, 2013 елда ул - 18,1, 2014 елда 19 процентка җитте. 2012 елда кече һәм урта бизнес предприятиеләренең акча әйләнеше 355 771, 4 мең сум, 2013тә - 656 044, 5 мең, ә узган ел 758 900 мең сум булды. Күргәнегезчә, елдан-ел үсеш күзәтелә. Районда ваклап сатуның 83 проценты эшмәкәрләр өлешенә туры килә. 2015 елның 1 гыйнварына бездә эшмәкәрлекнең 214 субъекты теркәлгән, шуларның 159ы - шәхси эшмәкәрләр. Бездә 55 кече предприятие исәпләнә. Алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, сәүдә, транспорт хезмәте күрсәтүчеләр, эшкәртү, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, төзелеш белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар бар. Хуҗалыкларында сыер асраучыларга былтыр 46 савым аппараты тапшырылды. 2014 елда үзмәшгульлек программасын тормышка ашыру өчен республикадан 1 миллион 053 мең сум акча бирелде һәм аңа тугыз кеше үз эшен ачты. Хөкүмәтнең "Гаилә фермеры", "Эш башлаучы фермер", "Лизинг-грант" программалары үз эшен булдырырга теләгән кайбычлыларга бик нык ярдәм итә. Былтыр бездән дүрт кеше "Лизинг-грант" программасында катнашты, алар конкурстан узды һәм җиде миллион 346 мең сум күләмендә субсидия алды. Ә 2013 елда тугыз эшмәкәр, конкурста катнашып, 8 миллион 83 мең сум күләмендә субсидия алган иде. Әмма эшмәкәрләрнең бары сигез проценты гына производство белән шөгыльләнә. "Безгә киләчәктә шушы юнәлештә грант алучылар санын арттыру өстендә эшләргә кирәк. Аларга дәүләт ярдәменең барлык төрләреннән дә файдаланырга, ярдәм итәргә тиешбез", - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин попечительләр Советының киңәйтелгән утырышында. Анда, агымдагы елның маенда Казаннан һәм башка шәһәрләрдән инвесторлар чакырып, конференция үткәрү турында да сөйләштеләр. Ә 2015-2017 елларга куелган төп бурычларның берсе - җирле товар җитештерүчеләр санын тагын да арттыру, эшмәкәрләргә уңай шартлар тудыру.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: